|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2015 Җәмгыять
80 яшьлек Наилә апа көненә 20 чакрым җәяү йөриРедакция белән районга командировкага барабыз. Олы юлдан бер кечкенә генә әби атлый. Бертуктамый машиналар йөргән трасса буйлап кая юл тота икән бу карчык? Кызыксынып туктадык. Бакчага барышы икән. Яңа танышыбыз Наилә апа Диярованы аз булса да утыртып бардык. Ул Дәрвишләр бистәсеннән бакчасына кадәр ун чакрым җәяү бара, җәяү кайта икән. Сумкасына кипкән ипиләр тутырган, култык астына куртка кыстырган. – Наилә апа, болары нәрсәгә? – дим, кулындагы әйберләренә ишарәләп. – Куртканы оныгым кияр әле дип алдым, әй, кими лә инде ул аны, модный түгел ди, ә ипие виктория җиләгенә кирәк, әмма дә яхшы була инде җиләк үсентеләре төбен җебетелгән ипи белән ашласаң. – Бакчагыз имин торганмы соң?
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|