30.04.2015 Авыл
Прәннек ашаган үгезнең ите тәмле
Авыл хуҗалыгында беркайчан да тотрыклылык булмаган. Халык күпләп сыер тота башласа, сөт бәясе төшә, итчелек белән шөгыльләнсә, итне кая куярга белми аптырыйлар. Ярый ла, сөтне арзан бәягә булса да алып китәләр, ит җыю турында инде кайчаннан бирле шауласалар да, әлегәчә хәл итә алганнары юк. Әмма авыл халкы кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән, барыбер терлек асрый. Урнаштыру ягын да үзе кайгырта.
Питрәч районының Тау Иле авылы Казанга якын урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров белдергәнчә, күпләр читкә китеп эшли. Колхоз гөрләп торган заманнарда терлекне күпләп асраганнар. Хуҗалык таралгач, терлек тә кимегән, халык та эшсез калган. “Авылдан читтә 200ләп кеше эшли, – ди Геннадий Николаевич. – “Ак барс”та, кошчылык фабрикасында эшләүчеләр дә шактый. Пановка колониясендә 20ләп кешебез хезмәт куя. Казанга баручылар да күп. Дөрес, авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, почта эшләп тора. Әмма бу социаль объектлар гына бар кешене дә эшле итә алмый шул”. Шунысы гаҗәп: башка авылларда үз көннәрен күрүче гаиләләр шактый булса, биредә андыйлар бер кул бармакларына сыеп бетә. “Читтә эшләгәч, үз хуҗалыгында терлек асрарга вакытлары юк”, – дип аңлата җирлек башлыгы.
Шундый хуҗалыкларның берсендә безгә дә булырга туры килде. Рөстәм Булатовның авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүе “теш чыкканнан” бирле. Аңа бу тармак чит түгел. Заманында сыер да асрап караган, тавык та тоткан. Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып, ит җитештерү күпкә уңайлырак, дигән фикергә килгән. “Сөтне көн саен урнаштырып торырга кирәк, җәйге чорда ул бик тиз әчи, әрәм дә булырга мөмкин. Итне исә сезонлап кына сатарга, клиентлар булгач кына чалырга була. Ә менә көндәлек сөтеңне урнаштыра алмасаң, кесәгә нык сугарга мөмкин”, – ди фермер. Сөтне әрәм итмәс өчен күпме җәфалануларын искә төшереп, шулай әйтүе аның.
– Менә бу урыннарда кыш көне юл булмый, – ди Рөстәм әфәнде, ферма урнашкан территорияне күрсәтеп. – Сөт белән тулган фляганы ничек кирәк шулай күтәреп, күтәреп булмаса, өстерәп, юлга кадәр ташыган вакытлар булды. Шул вакытта күпмесен түгеп әрәм иттек. Уйлаштык та, ит тармагына өстенлек бирергә булдык. Дөрес, итне урнаштыру да җиңел түгел, клиентлар кирәк. Ә эшләмичә тик яту да дөрес булмас иде. Район үзәгендә ит сату өчен урыныбыз бар. Даими клиентларыбыз барлыкка килде, кайсы көннәрдә сату итәсебезне беләләр. Алдан белешеп, өйгә килеп алучылар да шактый. Булганына шөкер итәбез. Аена 5 баш терлек суеп сатабыз.
70 баш терлек тәрбияләнүче ферма берничә өлешкә бүленгән. Бер почмакта – кечкенә бозаулар, алар янәшәсендә үсеп килүчеләр бәйләнгән. Чалынасы терлекләр аерым җирдә. Бозауларны Оренбург, Башкортстан якларыннан алып кайталар икән. Фермада 3 кеше эшли. Үзләренең 600 гектарлап җирләре, техникалары бар. Авыл халкын да терлек азыгы белән тәэмин итеп торалар. “Бодаен да, арпасын да сатабыз. Кемгә нинди терлек азыгы кирәк, сатып бирәбез”, – ди Рөстәм әфәнде.
– Мин бит – “чит ил” кешесе. Монда “Мишәрстан”нан күчеп килдем, – дип шаярта фермер. – Бездә малларга шикәр чөгендере ашаталар иде. Чөгендер ашаган терлекнең ите тәмле була. Шикәр – терлек организмы өчен бик кирәк. Сезнең ит бигрәк тә тәмле, диләр. Сәбәбе бик гади, без тиешенчә шикәр ашатабыз.
Үзләренең кырларында үскән игеннәрдән тыш, терлекләргә икмәк заводыннан кайткан кипкән ипиләр, прәннек-печеньелар да бирәләр икән. Бер терлекккә бер килограмм исәбеннән ашаталар. Ипи, кондитер ризыклар белән сыйлау терлекләрнең тиз артуына китерә дә. Сугым терлекләренең 2 килограммга кадәр, үстерү һәм симертү бүлегендәге малларның 1,5 килограмм тирәсе артым бирүенең сере дә шунда, ди фермер.