|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2015 Мәгариф
Татарстанга балалар бакчалары өчен 686 миллион сум акча биреләТатарстан мәктәпкәчә белем бирү системасын яңарту, үстерү өчен федераль бюджеттан 686 миллион сум акча бүлеп бирелә. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шундый карарга кул куйды. Шул рәвешле 3-7 яшьлек сабыйларның балалар бакчасына булган чиратын тулысынча бетерергә өметләнәләр. Әлеге субсидия өлкәләргә 2013-2020 елларда "Мәгариф үсеше" дәүләт программасына нигезләнеп бирелә. Россиянең 85 төбәгенә бирелгән 2015 ел өчен субсидия күләме 30 млрд. сум тәшкил итә. Идел буе төбәкләре арасында бирелгән субсидия күләме буенча татарстан Башкортстаннан гына калыша. Күршеләргә каралган субсидия күләме – 900 млн. сум.
|
Иң күп укылган
|