поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.04.2009 Икътисад

ХӘЗЕР ҖЫРЧЫ ҮЗЕ КИЛӘ...

Икътисадый киеренкелек чорында "чиста" базар мөнәсәбәтләре үсеш ала, ә ришвәтчелеккә, әшнәлеккә корылган "ясалма" эшмәкәрлек авырлыклар кичерә башлый. Кризисның әнә шундый фильтр роле уйнавын күп белгечләр әйтеп килде. Бүген исә без, көндәлек тормышның аерым бер күренешләрен күзәтеп тә, моның чыннан да шулай икәнлегенә инанабыз.

Сүзем шоу-бизнес турында. Берәүләр татарда – 400, икенчеләр 700 җырчы барлыгын санап чыгарган. Бу "йолдызлар", "йолдызчыклар" һәм "йолдыз" кыйпылчыклары тамаша күрсәтү эшендә моңарчы армый-талмый тир түкте. Элек биргән интервьюларында шундыйрак җавапларына тап була идек: "Кызга фатир алдык әле менә", "Узган елгы машинамны яңага алыштырдым", "Әле генә диңгез буеннан кайтып кердек" һ.б... Әмма кризис үзенекен итте. Гади кешенең хезмәт хакын "сөннәткә утырткач", ул үзенең бюджетында, беренче чиратта, ипиен түгел, ә күңел ачуга сарыф иткән чыгымнарын киметүгә бара. Кризиска кадәр Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә көн дә концерт, көн дә туй иде. Кайбер концерт залларын арендалау өчен хәтта ярты ел алдан заказ бирделәр. Хәер, хәзер дә тамашалар дәвам итә. Тик концертлар саны көннән-көн кими бара. Гастрольдән кайтып кергән бер продюсер белән сөйләшеп торам: "Концертлар ничек?" "Өчесен үткәрдек", – ди. "Ә җидесен һәм кырыгын?" – мин әйтәм. Тупас шаяруымнан үзем дә уңайсызланып куйдым. Шулай да әңгәмәдәшем каршы дәшмәде. Бу шаяруның бик тә урынлы икәнен аңлый иде ул...

 

Кризис шоу-бизнес өлкәсендә көтелмәгән нәтиҗәләр дә бирде. 100-500 хуҗалыклы ерак авылларның күбесендә инде Совет заманнарыннан ук тере концерт караганнары юк иде. Соңгы күргәннәре – Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров. Хәзер исә, ниһаять, авыл урамына да бәйрәм килде: кризис исен тоя башлаган күп кенә "йолдызлар" төенчекләрен төйнәп, авылга гастрольгә чыгып китте. Үзләрен "йолдыз"га санаучы җырчылар моңарчы авылда ник концерт куймый иде соң? Сәбәп икътисадый яссылыкта түгел. Бөтен шоу-бизнес – зур бер уен, пиар һәм имидж булдыруга корылган ясалма дөнья бит ул. Ничек инде үзен "йолдыз"га санап йөргән җырчы авылга кайтып концерт куйсын?

 

Белүемчә, бу арада Илсур Мортаза, Закир Шаһбан, Альбина Апанаева, Зөһрә Шәрифуллина, Фәридә-Алсу, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Резеда Төхфәтуллина, Бәширә Насыйрова, Хәмдүнә Тимергалиева, Лилия Муллагалиева, Нурзадә, Илназ Минвәлиев, Алсу Хәбибуллина, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар авылларда концерт куеп йөри. Язмамдагы ирония аларга карата түгел. Киресенчә, бу җырчылар авылдан борын җыерган "йолдызларга" беренче үрнәк күрсәтте. Алар, бер яктан, акча эшләсә, икенче яктан, (пафослы сүз дип кабул итмәгез) авылны торгызырга ярдәм итә. Бүген бушап калган авыл урамнарына җыр аша җан өрүне психологик ярдәм дип тә бәяләргә була.

 

Инде сүзебезне икътисадтан башлаганбыз икән – билет сату мәсьәләсенә дә тукталыйк. Кризиска кадәр билетлар бик кызык сатылды. Администратор яки җырчы үзе, олы башын кече итеп, берәр район башлыгы яки оешма җитәкчесе янына керә. Майлап-җайлап, билетларны "уптым илаһи" сатып чыгып китә. Оешма исә үз эшчеләрен бушка яки ярты бәягә тамашага җибәрә. Нәтиҗәдә, тамашачы концертка җырчыны тыңлар өчен түгел, ә бушлай булганы өчен яки билет әрәм булмасын дип килә. Җырчы кешегә мондый битараф зал каршында нинди күңел белән җырламак кирәктер – моны аек акыл белән аңлап булмый. Хәер, җырчы әлеге концертның чиста кәсеп икәнен үзе дә яхшы аңлый. "Иҗатымны яратып килгәнегез өчен рәхмәт!", "Мин сезне яратам!", "Сез булганда гына минем җырларым яшәячәк", – дигән сүзләрне әйткәндә ул: "Ярый әле җитәкчегез белән дуслыгым бар", – дип уйлыйдыр. Тамашачы исә: "Килдек инде, бушлай булгач", – дип мыгырдана. Кыскасы, элек зал җырчының сәләте түгел, ә администраторының чаялыгы аркасында тула иде. Тамашаңның сыйфаты әһәмиятле түгел, иң мөһиме – яхшы администратор һәм аның куен дәфтәрендәге ялтыравыклы визиткалар.

 

...Аллага шөкер, кризис килде! Элек дус булып йөргән түрәләр хәзер кулны йөрәк турысына куеп: "Кризис, дустым! Майкл Джексонны алып кайтсаң да, барып чыкмас. Фәлән кешене кыскарттык, фәлән сумны кистек, акча юк", – дип әйтә ала. Инде нишләргә? Авыр булса да, билетны касса аша сатарга туры киләчәк. Ә тамашачы юләр түгел. Үзенең хәләл 100-300 сумын ул яраткан җырчысына гына түләячәк. Шул рәвешле кризис аркасында шоу-бизнеста чиста көндәшлек һәм ахыр чиктә сыйфат ягын кайгырту ихтыяҗы барлыкка килде.

 

Журналист һәм җырлар авторы Илфак Шиһапов элек "Ватаным Татарстан"да эшли иде. Хәзер концертлар оештыру белән мәшгуль. Шул исәптән кечкенә авылларда да. Илфак үзенең бухгалтериясен безгә дә ачып күрсәтте. Авылда билетның стандарт бәясе 100 сум икән. Клубта уртача 300 урын дип исәпләсәк, 30 мең сум "выручка" килеп чыга. Шуның 10 проценты, ягъни 3 мең сумы – аренда хакы. Барысы да икътисадый һәм юридик яктан законлы эшләнә. Бернинди таныш-белеш тә, әшнә-кода да кирәкми. Бу – "чиста" базар мөнәсәбәтләре, "чиста" икътисад үрнәге.

 

Әлеге язмада кризисның шоу-бизнеска кагылышлы ягы гына каралды. Ә мондый мисалларны башка өлкәләрдә дә күзалларга була. Яңа гына ачылган кафе хуҗасына әйтәм: "Бөтен дөнья зар елый, ә сез кризисның иң котырынган чагында кафе ачкансыз". "Кризис бит ул яхшы эшләүчеләр белән начар эшләүчеләрне аера гына. Көчлеләргә һәм лаеклыларга үсеш өчен менә дигән чор бу", – диде абзый. Дөрес сүзгә җавап юк. "Рәхмәт сиңа, кризис!" – дип тә әйтергә туры килмәгәе әле.

 

Д.Бунтуков фотосы.

 


Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 78 | 29.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»