|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2015 Мәдәният
Казанда Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы бара (ФОТО)Быел Рәшит Ваһапов фестивале үзенчәлекле рекорд куйды. Аның яшь башкаручылар конкурсында катнашучылар саны 97гә җитеп, 2013 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга артты (ул вакытта конкурста 33 кеше катнашкан иде). Бу көннәрдә, 23 һәм 25 апрельдә, Казанда конкурсның йомгаклау турлары бара. Яшь җырчылар “халыкчан башкару”, “академик җырлау”, “эстрада”, “вокаль ансамбль” юнәлешләрендә талантларын күрсәтә. Абруйлы жюрины исә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, бөек җырчыбыз Илһам Шакиров җитәкли. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 18 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Ваһапов фестиваленең гала-концертында игълан ителәчәк. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауретлары арасында Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Рулан Сәйфетдинов, Ришат Төхвәтуллин кебек талантлы яшь җырчылар бар. Быел 11нче тапкыр үтүче фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды. Чарадан фоторепортаж карагыз: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
--- |
Иң күп укылган
|