поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
28.04.2009 Җәмгыять

ДУҢГЫЗ ГРИППЫ ЭПИДЕМИЯГӘ ТАБА АВЫША

Сишәмбедә дөнья сәләмәтлек оешмасы дуңгыз гриппының таралу куркынычы 6 дәрәҗәле үлчәмнең 4-нче дәрәҗәсенә җитте дип белдерде. Әлегә эпидемия булмаса да, бу чирнең дөньяга таралу куркынычы шактый югары бәяләнә.

"Дәрәҗәнең 3-тән 4-кә үзгәрүе эпидемиягә таба бер адым, - ди оешма җиткчеләренең берсе Кейҗо Фукуда. – Башка сүзләр белән әйткәндә, без шул таба барабыз. Берүк вакытта бу эпидемия мохаккак булачак дигән сүз түгел."

 

Ул арада, вирус теркәлгән илләр саны артканнан арта бара. Дөнья сәләмәтлек оешмасы 5 илдә – Мексика, АКШ, Канада, Британия, Испаниядә – 73 очрак теркәлүен хәбәр итте.

 

Зарарланучыланың бер өлеше Мексикадан кайтучылар. Чир шунда тарала башлаган санала.

 

Сәләмәтлек оешмасы Мексикада бу чирдән 7 кеше үлгән дип белдерә. Мексика рәсмиләре исә корбаннар саны инде 152 җитте, 1600-дән артык кеше зарарланган дип хәбәр итә.

 

Вирус теркәлү очракларын шулай ук Шотландия, Израил, Яңа Зеландия, Кытай, Көньяк Корея хөкүмәтләре дә хәбәр итте. Франция белән Австралия дә дә андый шикләр бар.

 

Дуңгыз гриппы моңарчы һайваннарда пәйда була, кешеләргә күчми дип санала иде. Ләкин бу яңа вирус дуңгыз, кош һәм кеше вируслары элементларын берләштергән мутант булып тора.

 

Дөнья сәләмәтлек оешмасы белдерүенчә, әлегә бу чирнең дуңгызлардан, я исә дуңгыз итен ашаудан таралуына дәлилләр юк. Вирус кешедән кешегә, ютәл, төчкерү юлы белән күчә.

 

Вирус шактый тиз тарала, чөнки ул әле яңа, кешеләрдә аңа каршы тору сәләте – иммунитет юк.

 

"Бу вирусны өйрәнү әле башланды гына, - ди Дөнья сәләмәтлек оешмасы вәкиле Грегори Һартл. – Аның ничек таралуы турында җитәрлек мәгълүмат юк. Әлегә үлүчеләр Мексикада гына. Ни өчен бер илдә вирус үлемгә китерә, икенчесендә юк. Без шуны ачыкларга тырышабыз."

 

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, вирусология инстититы мөдире Дмитрий Львов бу вирусның килеп чыгасын 2004 елда ук фарзлаган булган. Галим фикеренчә, аңа каршы вакцина ясап чыгару өчен кимендә ярты ел кирәк булачак. Әлегә ул Тамифлу, Арбидол кебек дарулар кулланырга тәкъдим итә, кеше күп җыелган урыннарга бармаска, һичьюгы битлек кияргә, һавада күбрәк булырга киңәш итә.


Али ГЫЙЛЬМИ
Азатлык
№ --- | 28.04.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (17673) / 29.04.2009 19:57:23

Бәлкем ислам диненә күчүчеләр саны ишәер?

№5 (17630) / 29.04.2009 08:42:13

Һәм дуңгыз итләреннән, колбасаларыннан күптән баш тартырга кирәк. Менә монда дөрес язылган
http://beznen.ru/news/?id=788

№4 (17622) / 28.04.2009 23:42:55

Кош гриппы кешеләрдә билгесез иде, шунлыктан булды паника.
Монысы берничә пандемия булдырган билгеле штамм, шуңа паника. Вируслар бик тиз мутировать итәләр, шуңа ничек буласын белеп булмый. Калган кара карлыганнарыгызны, шиповникларыгызны эчә торсагыз берничектә мишәйт итмәс, файдасы в любом случае тияр.

№3 (17620) / 28.04.2009 23:01:47

шул таба барабыз - шуңа таба барабыз...

№2 (17607) / 28.04.2009 22:05:32

чын микэн сон ул? эллэ кош гриппы кебек буш урында суз уйнату,без анламаган берэр пиар-акция гынамы?

№1 (17606) / 28.04.2009 22:04:33

мохаккак - һичшиксез,

һайваннарда - хайваннарда,

фарзлаган - фаразлаган,

зарарланучыланың - зарарланучыларның,

Израил - Израиль,

Австралия дә дә - Австралиядә дә,

я исә - яисә...

Ә болай авыру үзе дә, язылган мәкалә дә - коточкыч!



▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar