|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2015 Шоу-бизнес
Җырчы Илнур Баязитов 92 яшьлек ветеран әбисен карыйБөек Җиңүнең 70 еллыгы да якынлаша. Татар эстрадасы вәкилләре бәйрәмгә төрлечә әзерләнә. Кайберләренең ветеран әби-бабайлары исән. Мәсәлән, җырчы Илнур Баязитовның әбисе - Хөмәйрә Мостафа кызы Мостафина. Хәзер ул 92 яше белән бара. 1942 елда сугышка китеп, разведчик, телефонист булган. 1945 елда Берлинга җитеп, Бөек Җиңүне яулап кайтуга өлеш керткән кеше. - Моннан 5 ел элек әниемнең әнисе, әбиебез Хөмәйрәгә сугыш ветераны буларак, Азнакай шәһәрендә ике бүлмәле фатир бирделәр. Аңарчы ул Азнакай районының Балтач авылында яшәде. Баштагы мәлләрдә авылдан шәһәргә күченеп киләсе килмәде. Авылда балалары үз гаиләләре белән яши. Әнием дә шушы авылда гомер кичерә. Хәзер әбиебез шәһәр мохитенә ияләште. Шәһәрдә рәхәт, ди. Безнең күршедә шулай ук сугыш ветераннары яши. Алар белән аралаша, кунакка йөрешә. Инде хәзер авылга кайту теләге сүрелде (елмая). Безнең бабабыз, ягъни әбиебезнең тормыш иптәше Малик сугышта конный разведчик булган кеше. Әмма урманда агач кискәндә башына агач төшеп, 53 яшендә арабыздан китеп барды. Ул вакытта мин тумаган да булганмын. Әбием белән бабам үз гомерләрендә 3 малай, 3 кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның берсе вафат. Бишәү генә калдылар. Алар барысы да диярлек авылда яшиләр. Без тормыш иптәшем Лилия белән уйлый торгач, аңа ярдәм булыр дип, Казаннан Азнакайга күченеп кайттык. Хәзер бергәләп яшибез. Янында гел караучылары булгач, сөенеп туя алмый. Табиблар да һәрдаим карап торырга кушалар. Вакытында даруын бирәсе, ашарына пешереп торасы. Шәхсән үзем күптән инде туган ягым Азнакайга күченеп кайтырга теләдем. Күченеп кайтсак та, Казанга чыгышлар ясарга йөрим. Бөтенләйгә күченеп кайттык дип тә әйтә алмыйм. Әбиебезне карарга кайттык. Аягында йөри инде ул. Хәтере генә бераз начар. Кан басымы да уйнап торып, башы әйләнә. Күбрәк Лилия карый. Мин эшләрем буенча йөрим. Лилия үзе дә эшкә урнашты. Төшке вакытка өйгә кайтып, әбиебезне карап, ашатып китә. Аннары кичкә янында бергә булабыз, - диде Илнур Баязитов Intertat.ru хәбәрчесенә.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|