|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2015 Мәгариф
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада Канада кызы җиңде (ФОТО)
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде. Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов олимпиадада катнашучыларга татар телен саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Бу аеруча игътибарга лаек, бигрәк тә хәзерге масштаблы глобальләшү заманында. Әлбәттә, безнең республикада татар телен өйрәнү һәм популярлаштыру буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “Ана теле” программасы һәм башкалар”, - дип билгеләде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, туган тел саклауда гаилә бик мөһим роль уйный. Шулай ук ул чит ил вәкилләренә әлеге олимпиадада катнашулары өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында “Гран-при” номинациясендә җиңүчеләргә Монреаль шәһәренең (Канада) Джон Аббот колледжында укучы студент Камилә Хамадияровага һәм Актаныш гуманитар гимназия-интернат укучысы Айдар Шәйхинга (Татарстан Республикасы) бүләкләр тапшырды.
Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|