|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2015 Әдәбият
Роберт Миңнуллин Гали авылында кунакта булып киттеТатарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары белән халкыбызның күңелен яулап алган шагыйрь Роберт МИҢНУЛЛИН Похвистнево районының Гали авылында әдәби кичә уздырды. Танылган шагыйрьне Гали авылының Мәдәният йорты матур итеп яран гөлләр белән бизәлеп, фойеда авыл тарихына багышланган күргәзмәсен куеп каршы алды. Роберт әфәнде күргәзмәне карап туйгач, китапханәгә узды. Китапханәче Фәһимә Зарипова аңа экскурсия оештырып, китапханәнең милли әдәбиятка бай булуы, халыкның үз телебездә язылган китап укырга яратуы турында сөйләде. Утыз ел гомерен китапханәгә багышлаган Фәһимә ханым Роберт Миңнуллинның биографиясен дә, иҗатын да яхшы белүе белән шагыйрьнең күңелен күтәрде һәм мактау сүзләре ишетте. Тамаша залына килеп кергән кунакны сәхнәдәге "түгәрәк өстәл" артына утырткач, мәктәп укучылары аның шигырьләрен укый башладылар. Татар теле укытучысы Зөлфия Асылгәрәева бу кичәгә бик яхшы әзерләнгән. Сәхнәдәге экраннан Роберт Миңнуллинның тормыш юлы күрсәтелеп барды: кайда укыган, ничек шагыйрь булып киткән, нинди иҗтимагый эшләр белән танылган... “Миңа сөйләргә сүз дә калдырмадыгыз инде”, - дип шаяртты ахырда Роберт әфәнде һәм үзе дә берничә шигырен укыды.
Ул үзе турында түгел, татар халкының бөек шагыйрьләре, сугыш кырларында һәлак булган танылган шәхесләребез, сугыш вакытында Мәскәүдән 30 - 40 шагыйрь Татарстанга килеп, иҗади - патриотик эш алып барулары турында сөйләде.
Роберт Миңнуллин милли телебезне саклап калуга мисал итеп, үзенең булачак хатыны Клара белән танышуы турында сөйләп үтте. Кыз рус мәктәбендә укыганлыктан, татар телен начар белгән, ә кияүгә чыгып Казанга килгәч, аның рус һәм татар телендә чыга торган журналга корректор итеп урнашуы һәм тиз арада татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, 40 ел буе шунда эшләве, хәзер “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булуы турында сөйләде. “Минем өчен хатыным гомер буе илһам чишмәсе булып тора”, - дип тәмамлады ул сүзен.
Шагыйрь җирле һәвәскәр шагыйрьләрнең шигырьләрен яратып тыңлады. Балыклыдан - Рәшит Фәрдиев, Галидән Нәсимә Кәлимуллина, Гүзәл Гозәерова һәм мин, Саимә Морзаханова, үзебез язган шигырьләрне укыдык, ә Балыклы, Гали, Мәчәләй үзешчәннәре Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек”, “Каеннар арасында”, “Җырлыйм туган якта”, “Килен төшә”, “Яратыгыз”, “Әнкәмнең догалары” җырларын башкардылар.
Үземнең шигырь җыентыкларымны, чиккән кулъяулыкларымны, пешереп килгән бавырсакларымны тапшырганда:
Шигырьләрегез бик
мәгънәле,
Аңлашыла, һичшиксез.
Эчке халәтегез бай,
Күңел дәрьягыз төпсез, - дип
кулын кыстым.
Роберт Миңнуллин безгә гади, кешелекле, мәрхәмәтле һәм игелекле кеше булып күренде. Ул үзен горур тотмады, мәктәп укучылары биргән бөтен сорауларга да тәфсилләп җавап кайтарды. “Җырлап күрсәтмәссезме?” - дигән тәкъдимгә мыек астыннан гына елмаеп: “Җырчыларны рәнҗетермен дип куркам. Аннары биергә дә кушарсыз әле. Ә мин тик хатыным кубызына гына биергә яратам бит”, - дип көлдерде.
Роберт Миңнуллинны Казанда табып, кунакка чакырган авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев аңа авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре әйтте, ә Роберт ага үзенең күчтәнәчләрен - һәр авыл китапханәсенә һәм Гали авылы мәктәбенә 7шәр томлы шигырь җыентыкларын, ә шигырь сөйләүчеләргә бер томлы китапларын өләште: “Гали авылын, мәктәбен, мәдәният йортын һәм уңган халкын мин бик ошаттым. Бәлки, Аллаһы Тәгалә тагын күрешергә насыйп итәр әле, исән булыйк”, - дип кичәне тәмамлады.
Тик без аны тиз генә җибәрмәдек, берәм-берәм дә, төркем-төркем дә фотога төштек, клуб мөдире Равил Манашев, сәнгать җитәкчесе Наилә Юнысова һәм китапханәче Фәһимә Зарипова әзерләгән табын артында чәй эчкәндә дә дөнья хәлләре, татарның киләчәге, мәдәнияте турында сөйләшеп утырдык. Очрашуны оештырган авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, кичәне әзерләгән Зөлфия Асылгәрәевага, Кәүсәр Шәйхетдиновага һәм барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне әйтеп аерылышканда: “Юлны беләсез, Роберт әфәнде! Килегез, көтәбез”, - дип кул болгап калдык.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|