поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2009 Җәмгыять

ФАТЫЙХ КОТЛЫ: «АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ МИНЕМ ӨЧЕН – КОЯШ»

Татарстан язучылар берлегенә беренче төрек кешесен кабул иттеләр. Ул - тәрҗемәче Фатыйх Котлы. Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә туып-үскән егетне татар телен, әдәбиятын ярату Татарстан җиренә җәлеп итә. Җөмһүриятебезгә ул 1993 елларда студентлар алмашу проекты буенча килеп, Алабуга педагогика университетында татар филологиясе факультетында белем ала. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фатыйх Котлы белән әңгәмәне Intertat.ru укучыларына да тәкъдим итәбез.

- Фатых әфәнде, татарлар белән ничегрәк кызыксына башладыгыз?

 

- Университетта уку дәверендә татарларның теле һәм фольклор үзенчәлекләре буенча диплом эше яздым. Эскишеһиргә барып, татар авылларында йөреп мәгълүмат тупладым. Бу уңайдан «Идел» журналында минем кызыклы язмаларым да чыкты. Татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәтне Алабугадагы укытучыларыбыз — Мөнир Нигъмәт, Әлфинә Сибгатуллина, Рәзинә Мөхиярова, Хәлил Сәлимовлар тәрбияләде. Телен, әдәбиятын яраткач, милләтен дә яратасың бит.

 

- Татар кызына өйләнеп куюыгыз да шул хисләр кызулыгында булдымы әллә?

 

- Сезнең милләт белән туганлашу максатыннандыр. Инде менә хатыным Гөлшат белән ике бала үстерәбез - кызым Рауза, улым Ихсан. Без балаларыбызга уртак исемнәр бирергә тырышабыз.

 

- Фатыйх әфәнде, сез төрек теле буенча университетларда да укыткансыз, ә тәрҗемә эшенә ничек алындыгыз?

 

- Төрки әдәбияттан татар язучыларының да хикәяләрен бастырып чыгарырга уйлыйбыз дип миңа 2004 елда мөрәҗәгать иткәннәр иде. Профессор Хатыйп Миңнеголов белән киңәшләшеп, без ун хикәяне тикшереп, барлап куйдык. Алар татар классикларыныкы инде. Тәрҗемә эшенә алынганда телләр уртак, якын булгач, бик тиз һәм җиңел булыр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Татар телен камил дәрәҗәдә беләм дип йөргән идем. Әсәрләр эченә кереп чумгач, ялгышканлыгымны аңладым. Әдәби әсәрне тәрҗемә итү авыр. Ләкин бу эшне без җиңеп чыктык. «Васыять» дип аталган китап Төркиядә басылып чыкты. Төрек халкы аны яратып кабул итте. Китапны төрмәдә утыручы тоткыннарга да таратканнар, аларның психологик яктан хәлен җиңеләйтү максатыннан. Төрмәдә аны елый-елый укыганнар, шушы китапны укыгач, тормышка карашым үзгәрде диючеләре дә табылган. Аннары Төркиядән шагыйрь, милләтпәрвәр шәхес Разил Вәлиевнең шигырьләрен тәрҗемә итүемне сорадылар. Беренче мәртәбә татар җырын төрекчәгә тәрҗемә итеп аңа көй язучылар да булды. Ул әсәр Разил абыйның 60 еллыгында яңгырады.

 

- Олпат язучыбыз Аяз Гыйләҗев иҗаты сезне ничегрәк җәлеп итте?

 

- Аяз Гыйләҗев - олпат язучы. 2000 елның башында «Заман» гәҗитендә «Төркиянең түренә кадәр үттек» дигән хикәяләрен укып таныштым. Шуннан ул минем күңелемә бик якын булды. Һәм беркөнне Казанда китап киштәләрен караштыргалап йөргәндә бер китапка күзем төште. Бу «Йәгез бер дога» иде. Карасам, авторы - Аяз Гыйләҗев. Аяз Гыйләҗев булгач, бу китап әйбәт булырга тиеш дип сатып алдым. Хисләнеп укып чыктым. Анда сүрәтләнгән елларны күз алдына китердем. Ул төнне Аяз абый төшләремә үк керде. Гәрчә тормышта үзен күрмәгән булсам да. Мин аңа мәхәббәтемне, олы ихтирамымны белдереп, газет аша ачык хат яздым. Язучы белән танышуымны белдереп, редакциягә килдем. Тормышта нинди кеше икән ул Аяз абый, дип очрашу көнен көтеп йөрдем. 2003 елның 26 февралендә шалтыраттылар. Кулыма китап алып, язучы белән очрашуга киттем. Ишекне Нәкыя апа ачты. «Татарча беләсеңме», - ди. “Беләм, беләм”, - дим. Аяз абый янына килеп кулларыннан үптем (бездә олы кешегә шулай ихтирам күрсәтәләр), утырдык. Мин үзем белән таныштырдым. Китапта асларына сызган җирләрен күрсәттем. Бездәге язучылар белән уртаклыкларын сөйләдем. Ул да бик яратып тыңлады. Авторграф язмассызмы дип, үтенеп сорадым. Аның олылыгына, шул ук вакытта гадилегенә сокландым. Ә ул миңа болай дип язды: «Фатыйх бәй, сез минем йортыма кояшның бер кисәген алып килдегез». Шундый җылы сүзләрне укыгач, мин эреп киттем. Әле ул мине икенче көнне дә чакырды. Уллары Мансур, Искәндәр белән таныштырды. Ул көнне Аяз ага миңа дүрт томлык әсәрләрен әзерләп куйган иде.

 

- Ә ул вакытта сез Аяз Гыйләҗев әсәрләрен тәрҗемә итәрмен дип уйлаган идегезме соң?

 

- Ул вакытта мондый фикер уема да килеп карамаган иде. Сүзне-сүзгә ялгар өчен әдипкә сорау бирдем. «Аяз абый, кайсы әсәрегезнең төрек теленә тәрҗемә ителүен теләр идегез?» дип. Ул алдан ук җавабын әзерләп куйган кебек, «Өч аршин җирне» дип җавап бирде. Шул минем исемдә калды. Ә кайсы татар язучыларын укырга киңәш итәр идегез дигән сорауга, дымланган күзләрен миңа төбәп, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев диде. Аяз абый белән без аралашып яшәдек. Вафатын бик авыр кичердем. «Өч аршин җир» әсәрен тәрҗемә итүне үземә изге бурыч, язучының миңа васыяте итеп кабул иттем. Әле ул вакытта мин аның ул әсәрен укымаган да идем. Нәрсә турында барганлыгын да белми идем.

 

- Бу эшкә алынганда сезнең тәрҗемә өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәгез дә булган бит инде...

 

- Әйе, беренче тәрҗемәләрем Төркиядә дөнья күргән иде инде. Аерыла алмыйча Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укый башладым. Андагы тел, фразеологик әйләнмәләр, психологик алымнарны үз итеп укый башладым. «Өч аршин җирне» анализлап, дүрт мәртәбә укып чыктым. Ләкин әсәрне тәрҗемә итәргә тотынганчы. Ул бүләк иткән 4 томлыкны да укып чыгарга булдым. Аның әсәрләре аша әдәби телемне баетырга уйладым. Аның әсәрләрен үземә дәреслек дип кабул иттем.

 

- Фатыйх әфәнде, тәрҗемә процессы ничегрәк барды соң?

 

- Беренче тәрҗемәм булмаса да авыр барды, яшермим. Нәкыя ападан да шалтыратып сорадым, моңда автор нәрсә әйтергә теләгән икән дип. Сүзлекләрне актарам, кайбер сүзләрне таба алмыйм. Интегеп беткән чакларым да булды. Их, ахмак, мәйтәм, ник сүз бирдең, дип үз-үземне сүгәм. Ләкин әйткән сүз, аткан ук, дигәндәй ике ел дигәндә бу эшне башкарып чыктым. Ике ел дәвамында мин Мирвәли образлары белән яшәдем инде.

 

- Сәхнәдән «Өч аршин җир» спектаклен карамаган идегезме?

 

- Юк. Ләкин ике ел буена минем башымда аның киносы барды. 2007 елда, Аллага шөкер, әсәр тәрҗемә ителеп бетте. Шатлыгымны уртаклашып, Нәкыя апага шалтыратам. Ә ул исә: «О, бүген минем Аязымның туган көне бит», диде. Менә бит Ходайның рәхмәте ничек килеп чыкты.

 

- Ә бит тәрҗемә итү бер нәрсә, әле бит әсәрне китап итеп бастырып чыгарырга, халыкка ирештерергә кирәк.

 

- Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына диләрме әле? Берәү миңа Төркиядәге бер нәшриятнең электрон почта адресын биргән иде. Шул нәшриятка хат юлладым. Әсәрне электрон почта аша җибәрдем. Төркиянең «Сөтүн» нәшрияты безгә мондый әдәби әсәрләр бик кирәк дигән җавап кайтарды. 2008 елга китапны басабыз дигән язу иреште миңа. Ә 2008 ел - ул Аяз абыйның 80 еллыгы. Сентябрь аена планлаштырсалар да, юбилей елы булгач, эшне кызулатып, ел башына күчерделәр, ә февраль аенда әсәр басылып та чыкты. Басма Татарстанга да кайтып иреште.

 

- Ә төрекләр бу әсәрне ничек кабул иттеләр?

 

- О-о! Төркиядә бик җылы, яратып кабул иттеләр. Хәттә Сөтүн нәшриятенең баш мөхәррире үз фикерләрен язып та чыкты. Ул татар язучысының әсәрен Чыңгыз Айтматовның «Гасырга тиң көн» романы белән чагыштырган. Әсәрләр арасында уртаклыклар да барлыгын әйтә. Алар бер-берсе тәэсире ндә язылган дими, шулай да, баксаң «Өч аршин җир» унсигез елга алданрак язылган булып чыкты. Чыңгыз Айтматовны Төркиядә яхшы беләләр, яраталар. Ә шулайда бу, ике әсәрдән мөхәриррне күбрәк тетерәндергәне «Өч аршин җир» була. Аяз Гыйләҗевне Төркиядә татарның Стендале дип атаучылар да булды. Татарстан язучыларын Төркиядә танытырга, алар белән киңрәк таныштырырга кирәк дигән фикер тагын да куәтләнде. Бу зур байлык бит.

 

- Ә башка әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә уйламыйсызмы?

 

- «Җомга көн кич белән» әсәрен тәрҗемә кылам. Тиздән тәмамлыйм инде.

 

- Фатыйх әфәнде, ә төрек язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсе ничегрәк тора?

 

- Ике халык арасында дуслык күперен тагын да ныгыту җәһәтеннән, төрек әсәрләре дә татар журналларында басылды. Асия Рәхимованы да әйтеп китәргә кирәктер. Ул да төрек телен ярата. Төрек әдәбиятыннан безнең бик мәшһүр шагыйрь, язучы, драматург, публицист, оратор, җәмәгать эшлеклесе һәм искиткеч шәхес Нәҗип Фазыл Кысакүрәкнең Төркиядә бик танылган пьеса әсәре бар иде. Ул әсәр «Рәис бәй» дип атала. (Судья әфәнде була инде татарча) Тәрҗемәсен «Мәрхәммәт» дип бирдек. Асия ханым аны бик теләп тәрҗемә итте. Хәтта елый-елый. Төркия мәдәният министрлыгының иганәчелегендә Казанда быел «Тамга» нәшриятында басылды. Разил Вәлиев аңа кереш сүз язды. Без аны соңгы җитмеш елда төрек әдәбиятыннан тәрҗемә ителеп бастырылган беренче пьеса әсәре дип беләбез. Бу инде Төркиядән татар милләтенә тәүге бүләк.

 

- Кем белә, бәлкем, «Мәрхәмәт» әсәрен киләчәктә театр сәхнәләреннән дә күрергә насыйп булыр.

 

- Амин, шулай булсын.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.04.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»