поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.04.2015 Бәйрәм

Казанда Хәлим Җәләловның юбилей кичәсе узачак

27 апрельдә 19.00 сәгатьтә – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләловның юбилей кичәсе. Бу көнне артист 75 яшьлеген билгеләп үтә. Кичәнең режиссеры һәм сценарий авторы – драматург, Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев. Юбилей программасында – дуслар, хезмәттәшләр котлавы, Татарстанның иҗат коллективлары һәм танылган җырчылары башкаруында вокал һәм хореографик номерлар.

Артист хакында:

Хәлим Җәләлов 1940 елның 27 апрелендә туа. 1965 елны Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә. Режиссерлар Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Рәфкать Бикчәнтәев һәм, бигрәк тә, Марсель Сәлимҗанов белән эшләү яшь артистка яңа иҗади киңлекләр ача. Бүгенге көндә Хәлим Җәләлов үз эшенең остасы, күп санлы тамашачыларының яраткан артисты.
 
Ул татар, рус, чит ил драматурглары әсәрләре буенча куелган төрле жанрдагы спектакльләрдә бик күп рольләр башкара. Музыкаль персонажлар – Шәкүр (Т.Миңнуллин “Диләфрүзгә дүрт кияү”), Нури, Салих (К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”),  Габдулла Батталов (Т.Миңнуллин “Моңлы бер җыр”),  Гыймади карт (Г.Исхакый “Зөләйха”), Гаделша (А.Гыйләҗев “Өч аршын җир”). Лопе де Веганың “Биюче” спектаклендәге Альбериго, Т.Миңнуллинның “Сез китәсез, без калабыз” спектаклендә Кыяметдин Кадыйри, Ч.Айтматовның “Ахырзаман” спектаклендә Корсамат рольләре тамашачы тарафыннан аеруча да яратып кабул ителә. Бер үк вакытта артист зур уңыш белән тискәре персонажлар да тудыра: Гермес (М.Кәрим “Ташлама утны, Прометей”), Ахун (Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”), Гата (З.Хәким “Кишер басуы”, “Күрәзәче”), Тамада (Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера”) һ.б.
 
Соңгы вакытта тудырган персонажлары Хәлим Җәләловны характерлы рольләр тудыручы артист буларак ачты. Аның иҗади почергын һәм шәхси үзенчәлеген ассызыклый торган рольләре арысында: Казыйхан Булгарский (Ю.Сафиуллин “Идегәй”), Хәмзә Һадиевич (М.Гыйләҗев “Баскетболист”), Кларин (П.Кальдерона “Тәкъдир”), Хәзрәт (Ф.Бурнаш “Яшь йөрәкләр”).
 
Артист бүгенге көндә дә актив иҗат тормышы белән яши. Ул тудырган З.Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” спектаклендә Камәр бабай, К.Гоцциның “Хан кызы Турандык” спектаклендә Тарталья, У.Шекспирның “Ричар III” спектаклендә Беренче үтерүче, Г.Камалның “Банкрот” спектаклендә Доверенный рольләре Камал театры репертуарының бизәге булып тора. Кечкенә генә рольләрдә дә артистның чиксез таланты, иҗади үзенчәлеге тоемлана.
 
Хәлим Җәләловның юбилей кичәсе 27 апрельдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә. Билетлар – театр кассасында һәм Камал театры сайтында: http://go.kamalteatr.ru/tat

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»