|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2015 Җәмгыять
Ленин белән сөйләшүКүптән түгел клубта өмә үткәргәндә, дистә еллар кеше кулы тимәгән почмактан, чүп-чар арасыннан Ленин портреты килеп чыкты. Кыршылып, ямьсезләнеп бетсә, кыяфәте юкка чыкса да, күренеп тора: заманында төсле, матур кәгазьгә эшләнгән, ярыйсы гына рамга куелган. “Теге” чорда дәүләт биналарының һәркайсында түрдә кукраеп торган Ленинга да мондый көн җитте шул, минәйтәм. Жәлке булып китте... Тартып чыгардык, тузан-пәрәвезләрен каккаладык та, өлкәнрәкләр үткәнне сагынып, балачакка, яшьлеккә кайтып алдык. Ташламыйк инде, ни дисәң дә, тарих бит диештек, кемдер мәктәп музеена бирергә кирәк диде... Азактан кыяфәте әллә кем түгел, беркайда да кирәксенмәсләр диештек. Ә мин портретны каршыма “бастырдым” да күптәннән әйтәсе килгән сүзләремне, зар-моңнарымны бушаттым. – Алдадың бит син безне, Ленин бабай, – минәйтәм. – Без сиңа ышанып, үзебезнең бабайларның биографиясен, үткәнен димим, туган көнен белмәсәк тә, синең биографияңне ятлап, синең бөеклегеңә табынып, һәр әйткән сүзеңнең чынга ашасына өметләнеп яшәдек. Алда көтеп торучы коммунизмың гына да ни тора иде шул! Тик кая соң ул?! Әллә без күрми калганбыз, әллә ул безне читләтеп үткән шунда (хәер, кемнәрдер бүген дә коммунизм түрендә рәхәт чигә ләбаса – моннан да шәбрәк коммунизм була да алмый торгандыр инде...). Әмма барыбер синең хыяллар, киләчәккә ышаныч белән яшәгән ул еллар, гомернең иң татлы еллары булып искә төшә, сагындыра шул... Ни дисәң дә, безнең кебек бабай күрми үскәннәргә дә бабай булдың, синең исем белән октябрят булдык, синең исем белән сөенә-сөенә пионерга, комсомолга кердек... Кыскасы, без синең белән, синең кәгазьдәге идеалларың белән яшәдек. Шулай яшәргә күнектек. Һәм бу заманга яраклаша белмәгән чит бер катлау булып калдык. Йә, ничек үзгәрергә инде хәзер безгә?! Бәлки менә шуңадыр да күңелдә әллә сиңа, әллә син төзегәннәрне җимергәннәргә шунда үпкә бар шул, бар. Карале, ничә еллар син язган әсәрләрне тикмәгә өйрәндек, һәр фәннән калын-калын дәфтәрләр тутырып, конспектладык, ятлый-ятлый зачет-имтиханнар бирдекмени?!
...Сүзем шунда бүленде. Кемдер ватык шкафтан татарча Ленин томнарын тартып чыгарды. “Боларны нишләтик?” – дип әллә ни баш ватучы булмады, кирәге чыкмасына ышандырдылар шул инде. Уптым-илаһи чүплеккә озатылачак әйберләр арасына ташыдык.
Әйтер сүзләрем шактый күп калса да, башкалар эшләгәндә Ленин белән сөйләшеп басып тору ярамас дип, мин дә портретны сайланма томнары янына “юлладым”.
Ә икенче көнне чүпләрне трактор әрҗәсенә төяргә дип тагын клубка килдек. Бераз соңарганмын, алдан килүчеләр шактыен төяп өлгергән иде инде. Ленин томнары, портреты да әрҗәгә “кунаклаган”.
– Ленин портретын ташларга кулым бармады, – ди сыйныфташым Фәнзәлия. – Яшьләргә бирдем, сез аны белмисез, сезгә авыр булмас дидем...
Әйтәм бит, без – аны яратып, кадерләп, олылап үскән буын. Мин дә аны алдагы көнне яратып, үз итеп кенә орыштым шул... Алтыдагы – алтмышка диләр бит. Балачакта сеңдерелгән мәхәббәтне еллар саен үзгәреп торган сәясәт кенә юып атарга сәләтле түгел. Бәлки кемдер (безнең чор кешесе) аны күреп, чүплектән алып та кайткандыр...
...Туган көнең белән, Ленин бабабыз!
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|