|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2015 Мәдәният
«Камал BACKSTAGE» яңадан “Диван” коворкингында24 апрельдә “Диван” коворкингында “Камал BACKSTAGE” проекты кысаларында Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова белән очрашу узачак. Камал театры йолдызлары бию серләре, яңа рольләр һәм биюләр турында гына сөйләп калмыйча, бию буенча мастер-класс да күрсәтәчәк. Камал театры артистлары белән очрашулар һәр җомга кичендә үтә. Очрашуларның форматын артист үзе сайлый. Ул яшьләр белән очрашу иҗади яки шигъри кичә, җанлы сөйләшү, моноспектакль рәвешендә уза. «Камал BACKSTAGE» - “Прогресс” яшьләр үзәге белән Г.Камал театрының “Диван” коворкингында (Каюм Насыйри урамы, 5) оештырыла торган уртак проекты. Backstage сүзе инглиз теленнән “сәхнә арты” дигәнне аңлата.
Очрашу 24 апрельдә 19.00 сәгатьтә узачак.
--- |
Иң күп укылган
|