|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2009 Җәмгыять
БЕРНИ БУЛМАГАН!Бу көннәрдә АКШтагы Техас штаты язмышы өчен ут йотып йөрүем. Эш шунда: узган атнада аның башкаласы Остин шәһәрендә салымнар артуга каршылык белдерү акциясендә губернатор Рик Перри, кызып китеп, халык алдында шундый сүзләр әйтеп ташлады: "Вакыйгаларның дәвамы төрле булырга мөмкин. Безнең искиткеч штатлар берлеге бар, һәм аның таркалуына бернинди дә сәбәп юк. Ләкин әгәр дә Вашингтон Америка халкы эшләренә борын тыгу гадәтеннән ваз кичмәсә, моның нәтиҗәсе нинди булачагын кем белә? Техас – үзенчәлекле төбәк бит ул. Халкыбыз да бәйсезлекне һәм ирекне ярата". Менә шулай әйтте дә куйды! Федераль үзәккә каршы! Өстәвенә, аның ялкынлы нотыгын тыңлаучылар арасында "Secede!", ягъни "Аерылабыз!" дип кычкыручылар да булган ди. Дуамал губернатор башка штатларга да Вашингтонның артык йогынтысыннан сакланырга киңәш итте. "Безнең федераль хөкүмәт деспот була башлады. Аның деспотлыгы хөкүмәт аппараты зурлыгында, гражданнар тормышына катышуында һәм безнең штат эшләренә кысылуында чагыла", – диде. Рик Перри, синең йөрәгең икәүдер?! Хаклык синең якта булса да, федераль хакимиятне ачыктан-ачык тәнкыйтьләргә ярый димени?!
Дуамал губернатор өчен борчылып, ашавым – ашау, йокым йокы булмады. Әллә нинди төшләр күреп саташып беттем: имеш, АКШ Президенты Барак Обама Рик Перрины сепаратизмда гаепли һәм, йодрыкларын төйнәп, телевизордан: "Бәдрәфтә манчырга!" – дип җикеренә. Янәсе, Перрины кулга алу өчен Остин шәһәренә вице-премьерлар да җибәрелә, ә ФБР һәм ЦРУ хезмәткәрләре Техаста "Әл-Кагыйдә"нең тарафдарларын эзләү белән мәшгуль. Имеш, Ак йортта АКШта "хакимият вертикале"н ничек ныгытырга дип баш ваталар. "Болай булмый әле. Штат губернаторларын сайлауны бетерергә һәм аларны билгеләү хокукын Обама администрациясенә генә калдырырга. Чөнки вәзгыять шулай таләп итә", – дип план коралар икән. "Баш күтәргән" штатка исә Вашингтонга каршы сүз әйтергә кыймый торган губернатор кандидатураларын барлау бара, ә Техаста җыелган салымнарның күпчелек өлешен Вашингтонга җибәрә башлаганнар, имеш... Бу төш кенә, әлбәттә. Чынлыкта вакыйгаларның дәвамы ничек булды икән дип, яңалыкларны атна дәвамында карап бардым.
Техас турында башка шактый кызыклы мәгълүмат та таптым. Баксаң, бу – АКШта икътисадый яктан иң нык үскән штатларның берсе. Ул Американың нефть һәм химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф үзәкләренең берсе булып санала. Әмма Рик Перриның әледән-әле штатның тулы бәйсезлеге турында сүз кузгатуына икътисадтан бигрәк тарихи сәбәпләр дә бар. Техас АКШ составына алынганчы, халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан бәйсез дәүләт буларак танылган булган икән инде. Хәер, аның чын мөстәкыйльлек чоры нибары тугыз елны гына үз эченә ала. Мексикадан аерылып чыкканда, төгәлрәк әйтсәк, 1836 елның 2 мартында Техас вәкилләре Мексика Президенты белән бәйсезлек турындагы килешүне имзалаган. Шуннан соң үз Конституциясенә ия, халыкара хокук субъекты Техас Республикасы, яки, татарчалап әйтсәк, "Техасстан" барлыкка килгән. Тик мөстәкыйль булып ун ел да яшәми ул: 1845 елда Америка составына кертелә, ә җирләренең бер өлеше күрше штатларга бирелә. Шуңа да карамастан, 2 мартны техаслылар әле һаман да бәйсезлек көне буларак бәйрәм итә. Шунысы игътибарга лаек: бәйсез тарихка ия булуы аркасында, бөтен Америкада фәкать шушы штатның әләме генә федераль байрак белән бер биеклеккә күтәрелә һәм шушы штат кына бәйсезлек турында бөтенхалык референдумы үткәрергә хокуклы икән. (Бу хокуктан ул 1861 елның 23 февралендә бер файдаланган инде: халыкның 76 проценты АКШтан аерылып чыгу теләген белдергән. Әмма Гражданнар сугышында җиңелүе аркасында, АКШ Конгрессы 1870 елда Техасны кабат бер штат итеп теркәп куя.) Бүген дә әле һаман социологик сораштыруларда халыкның өчтән бер өлеше бәйсез булырга теләк белдерә, дип яза Lenta.ru. Кыскасы, бәйсез "Техасстан" барлыкка килүнең тарихи һәм икътисадый алшартлары бар да кебек.
Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, ләкин минем төшләремнең берсе генә дә рас килмәгән. Губернатор башы белән Рик Перри федераль хакимиятне деспотлыкта гаепләсә дә, Вашингтонны "Безне яшәргә өйрәтмәгез!" дип ачуланса да, бәйсезлек игълан итү белән янаса да – аңа шуның өчен ... берни дә булмаган!.. Губернатор һаман үз урынында. Обама да тыныч. Бары тик Техасның аз санлы демократлары гына ризасызлык белдерде һәм Перридан үз сүзләреннән баш тартуын таләп итте. Әмма губернатор үз сүзендә нык тора. "Тарихи һәм башка үзенчәлекләргә ия булуы аркасында Техас бәйсезлек мәсьәләсен күтәрергә хокуклы", – диде ул. Һәм шулай дип әйткән өчен аңа берни дә булмады!
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|