поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.04.2009 Матбугат

ИНТЕРНЕТТА - РАДИОЛАР

Baltasi.ru интернет-порталы “Яшьләр” радиосы белән берлектә “Шәрык” клубында “Яңа гасыр” радиосы ди-джейлары белән очрашу уздырды. Балтач сайтыннан – аның “атасы”, интернетта шактый танылган шәхес – Ранил Шәрифҗанов, “Яңа гасырдан” – пиар-менеджер Алсу Исмәгыйлова, алып баручылар Гөлназ Фәйзрахманова һәм Айгөл Хәйруллина, “Яшьләр радиосыннан” Илнар Нургалиев (DJ Бармак) килгәннәр иде. Очрашуда “Татарстан”, “Азатлык” һәм “Кукмара таңнары” радиоларыннан да вәкилләр, “Сәйяр -Инсаф”, “Иттифак” төркемнәре һәм яшь башкаручылар да катнашты.

Әңгәмә, беренче чиратта, интернетта татар радиосы мохитен булдыру турында барды. Челтәр аша хәзерге көндә “Яшләр радиосын”, “Курайны” һәм “Татар радиосын” тыңлап була. Ә менә “Яңа гасыр” әлегә тыңлаучыларына бу мөмкинлекне тәкъдим итми. Радионың пиар-менеджеры Алсу Исмәгыйлова: “Бу турыда уйлар бар инде, интернет аша эфир булдыруның матди яктан файдасы да күзгә ташланып тора.  Озакламый бәлки без дә бу юнәлештә эшли башларбыз”, -  дип белдерде.

 

“Иттифак”ның солисты Ильяс Гаффаров та интернет өчен тапшырулар әзерләп ята икән. Озакламый аларны “Үзәк пати” подкастында тыңлап булачак.

 

Бу уңайдан интернетта шактый эшләп килүче “Яшьләр радиосы” үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште. Алар фикеренчә, интернетта нәтиҗәле эшләү өчен радио сервисына күпсандагы сайтлар аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә каралырга тиеш. Болай эшләү аз чыгымнар белән яңа тыңлаучылар җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

 

Безне, мәсәлән, Bulmas.ru, Baltasi.ru, TatarCity.ru, Shariq.ru сайтлары аша тыңлау мөмкинлеге бар, - дип асcызыклады Илнар Нургалиев.

 

Белгәнебезчә, 22нче апрельдә “Яна гаcырны” тыңласаң үзенне ишетерсең” конкурсы кабат старт алды. Радио берьюлы ике куянны тотырга исәпли: музыкаль составын да яңарта һәм яшь йолдызларга да танылу мөмкинлеген тудыра. Ике ел элек үткән бәйге конкурсантлары Фидаил Зарипов, Гөлназ Хәлимова, Миләүшә Сафинаналарның эстрадада үз урыннарын табуы шуңа ачык мисал булып тора.

 

Ә “Азатлык” радиосы “Жди меня”ның татарча аналогы – “Көт син мине” тапшыруын булдырган. Нәтиҗәдә тыңлаучылар күптән аралашмаган якыннарын, туганнарын, дусларын таба. Бер үк вакытта яхшы пиар адым да, чөнки тапшыруда катнашучылар үзләре үк реклама ясый.

 

Тыңлаучылар санын арттыру ысулы буларак Балтаси.ру порталы май аеннан башлап дискотекалар оештырырга планлаштыра икән. Ә “Яңа гасырның” “Яна хәрәкәтенә” күптән ияләндек. Тик 7 май - радио көне уңаеннан уздырылучы фестиваль бөтенләй башка форматта узачак, монда бер үк вакытта популяр юнәлеш башкаручылары да, альтернатива да катнашачак.

 

Ранил Шәрифҗанов: “Кәрәзле телефоннардагы интернет-сервисларның артуы белән бәйле рәвештә 4-5 елдан интернет-радио тыңлаучылар саны буенча гадине куып җитәчәк, - дип белдерде. Димәк, татар радиоларының да интеретта тулы куәткә эшли башлар чагы җитте.


Ришат ГАЗИЗ
Матбугат.ру
№ --- | 27.04.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»