поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.04.2015 Криминал

Татарстанда биш кешене үтерүдә гаепләнүче яшьләрнең берсе гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Казанның Юдино битәсендә яшәүче Уваровлар гаиләсен һәм 2 таксистны үтерүдә шикләнелүчеләр гаепле дип табылды

Татарстанның Югары суды Казанның Юдино битәсендә яшәүче Уваровлар гаиләсен һәм 2 таксистны үтерүдә гаепләнүче 4 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Әлеге җинаять эше буенча төп гаеләнүче 21 яшьлек Николай Мокосеев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Рәхимсез үтерүнең икенче катнашучысы 23 яшьлек Руслан Мәмәтов 22 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аларның тагын 2 үсмер кулдашын Васильев һәм Сафиуллинны суд 9,8 һәм 7 елга ирекләреннән мәхрүм итте.

2014 елның 8 мартында Казанның Юдино бистәсе Тимер юлчылар урамында урнашкан йорт фатирында 40 яшьлек аңсыз хатын-кыз табыла. Аның башы тишелгән була. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла, әмма биредә ул, аңына да килмичә, җан бирә.
 
Җинаять урыныннан талаучылар фото һәм видеоаппаратура, плазмалы телевизор һәм ноутбук алып китә. Шулай ук хуҗаларның “Лада Калина” машинасы юкка чыга.
 
Җинаять эшен тикшерү барышында полицейскийлар 8 мартка каршы төндә ханымның 40 яшьлек ире һәм 16 яшьлек улының юкка чыгуын ачыклый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре яшүсмернең мәетен икенче көнне Юдино бистәсендәге Иске татар зиратыннан ерак түгел урында табып ала. Үтерүчеләр аның йөзенә һәм кулларына берничә дистә яра салган була. 10 март көнне исә бу урыннан ерак түгел урнашкан урман посадкасында малайның әтисенең үле тәне табыла. Кар астына күмеп куелган ирнең баш мие җәрәхәтләнгән булуы ачыклана.
 
Җинаятьчеләрне эзләү төнлә дә туктатылмый. Нәтиҗәдә, шикләнелүчеләр, коточкыч җинаятьтән соң 4 көн узгач, тоткарлана. Аларның 16 яшьтән 23 яшькәчә 4 татарстанлы булуы ачыклана. Алар үтерүнең төп сәбәбе дип акчаны атый.
 
2014 елның 7 мартында җинаятьчеләр 16 яшьлек үсмерне ирексезләп Юдино бистәсендәге агачлыкка алып чыга. Биредә алар аны кыйный һәм үзләренә 250 мең сум акча тиеш булуы турында расписка яздыра. Шуннан соң үсмер егет урлаучылар кушуы буенча ярдәм сорап әтисенә шалтырата. Бу теләкләрен үтәү белән, җинаятьчеләр аны отвертка белән суккалап үтерә.
 
Үсмернең әтисе килгәч, алар аңа ташлана, бита һәм отверткалар белән җәрәхәтләр сала. Аннан соң җинаятьчеләр ир-атның фатирына юнәлә. Биредә алар үтерелүченең йоклап ятучы хатынына тап була. Хатын-кыз да шундый ук җәзага дучар ителә. Фатирдагы кыйммәтле әйберләрне үзләштереп, хөкем ителгәннәр качып китә.
 
Полицейскийлар аларның 2 таксистны үтерүдә катнашы барлыгын ачыклый. 2013 елның 16 декабрендә Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәге янында җинаять эше фигурантлары такси туктатып, йөртүчедән үзләрен Юдино бистәсенә алып баруын сорый.
 
Залесный бистәсенә барганда, җинаятьчеләрнең берсе аның йөзенә отвертка белән җәрәхәт ясый һәм үзе рульга утырып, зыян күрүчене Беляев зираты янына алып китә. Ул вакытта әле исән булган ирне урман эченә алып кереп, кар белән күмеп куялар. Автомобильне исә Аракчино бистәсенә, җинаятьчеләрнең берсенең әнисе яши торган йорт ишегалдына илтеп куялар.
 
Икенче таксистны исә җинаятьчеләр 2014 елның февралендә үтерә. Алар шулай ук Казанның Пушкин урамында такси туктатып, йөртүчедән үзләрен Юдино бистәсенә алып баруын сорый. Залесный бистәсе чатында пассажирлар йөртүченең муенына элмәк сала, бер үк вакытта отвертка белән җәрәхәтләр ясый.
 
Такси йөртүчесе үзен үтермәүләрен сорый, пин-кодлары белән бергә банк карталарын бирергә тәкъдим итә. Шуңа да карамастан, җинаятьчеләр аны рәхимсез рәвештә үтерә. Шуннан соң алар аның машинасын урламакчы була, әмма ул карда батып кала һәм хөкем ителгәннәр аны яндыра.
 
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Татар-информ
№ | 20.04.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»