|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2015 Әдәбият
Тукай каберендә дә хата булгач инде... (ФОТО)Күптән түгел бер төркем татар язучылары һәм зыялыларының Тукай каберенә чәчәкләр салуыннан фоторепортаж элгән идек. Роза Мифтахова исемле укучыбыз бер детальгә игътибар иткән. "Татарча хатасыз" акциясенә мисал җыючыларга Тукай каберенең фотосын да аласы иде. Башка очракта тыныш билгеләренә күз йомарга да була, тик бу бит Тукай кабере!" - дип яза ул.
"Тукай үзе ул өтерләрне куймаган, дип акланырлар иде, ләкин бит алар русча текстта да куелмаган!" - дип аптырый Роза ханым.
Чыннан да, Габдулла Тукай кабер ташында язылган шигъри юлларда тыныш билгеләрен куеп тормаганнар. Татар вариантында да, рус вариантында да. Әллә бу хәзер хатага саналмыймы? Ничек уйлыйсыз?
Казанда Габдулла Тукайны искә алу чарасыннан ФОТОрепортаж: matbugat.ru/news/?id=11560 Шамил АБДЮШЕВ фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|