|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2015 Җәмгыять
“Башымны кисәргә бирәм...”Ике ел элек Италия хирургы, танылган трансплантолог Серджио Канаверо кеше башын күчереп утырту буенча дөньяда беренче операция ясарга әзер булуын белдергән иде. Һәм тиздән шундый операция ясалачак. Хирургның беренче пациенты Русия кешесе – Владимир шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Валерий Спиридонов булачак. Валерий – тумыштан гарип, аның аяк-куллары йөрми, ул бары тик башын һәм кул бармакларын гына бераз селкетә ала. Табиблар аның әти-әнисенә балагыз ике яшькә җиткәч үләчәк дигән булганнар. Ләкин ул һаман яши. Алай гына да түгел, Валерий мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, университетның көндезге бүлегендә укып чыккан. Бүген ул өеннән чыкмыйча гына Мәскәүнең бер компаниясендә программачы булып эшли һәм үз шәһәрләре өчен шактый югары хезмәт хакы ала. Моннан тыш егет Владимир өлкәсе думасы депутаты ярдәмчесе дә. “Профессор Канаверо турында ишеткәч, мин интернеттан аны эзләп таптым һәм хат яздым. Бәхеткә, инглизчә яхшы беләм. Ул нәкъ минеке кебек диагнозлы кеше эзләгәнлеге турында әйтте. Шуннан бирле без аның белән аралашып торабыз. Хирург бу операциянең куркыныч булуы турында кисәтте, үлеп китүең бар диде. Ләкин мин ризалаштым, чөнки болай да үлемгә таба барам бит, сәламәтлегем һаман начарлана”, – ди Валерий. Операция 36 сәгатькә сузылачак икән һәм аны барлыгы 150ләп кеше берничә сменада башкарачаклар. Аннары егет бер ай комада ятачак, тагын бер ел тернәкләнүгә китәчәк. Валерийның башын гәүдәсеннән өзеп алачаклар да, башы имгәнүдән үлгән кешенең яки асып үтерелгән берәр җинаятьченең гәүдәсенә ялгап куячаклар. Операциянең уңышлы чыгу ихтималы бик кечкенә: 17 мең очракка 1 генә. Әлеге уникаль тәҗрибә 12 миллион долларга төшәчәк икән (әлбәттә, спонсорларны җәлеп итәчәкләр). Быелның җәендә профессор үзенең бу проектын АКШта узачак нейрохирурглар конгрессында тәкъдир итмәкче. Анда ул Валерийны да чакырган. Операция көне шуннан соң билгеләнәчәк.
Сүз уңаеннан. 1926 елда профессор С.Брюхоненко этнең башын гәүдәсеннән аеру тәҗрибәсе уздырган. Ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә әлеге баш гәүдәдән башка 1 сәгать 40 минут яшәгән. Ул хәтта ризык кисәге дә ашаган. 1954 елда икенче бер хирург Владимир Демихов этнең башын сау-сәламәт икенче эткә күчереп утырту эшенә керешкән. Шул рәвешле ул берничә ел эчендә ике башлы 20ләп эт ясаган. Иң уңышлы дигәне – ике башлы бер эте бер ай яшәгән.
|
Иң күп укылган
|