поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.04.2015 Җәмгыять

Уенчык мылтык җинаятьче тәрбиялиме?

Уенчык мылтыкларның тышкы кыяфәте чын утлы коралга охшамаска тиеш. Бу көннәрдә Россия Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча комиссия башлыгы Владимир Слепак балалар уенчыклары җитештерү һәм сату турындагы законга шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итте.

Проект авторы фикеренчә, хәзерге уенчык мылтыкларның күбесен чын коралдан аеруы кыен. Шуңа күрә алардан караклар да оста файдалана. Слепак фикеренчә, мондый уенчык мылтыклар бала психологиясенә дә начар тәэсир итә: агрессия уята, җинаятьче сыйфатларын тудыра. Ничек уйлыйсыз, уенчык мылтык җинаятьче тәрбияли аламы?

Наилә БӘШИРОВА, “Жасмин” психология үзәге белгече:
 
– Өч яшендә әле бала үзенең нинди уенчык белән уйнавын тиешенчә аңлап бетерми. Мылтыкмы ул, әллә инде машинамы – бала аны фәкать уенчык итеп кенә кабул итә. Бу чорда әле ба­ла­ның дөньяны кабул итү дә­рәҗәсе тиешенчә формалашып бетмәгән була. Уенчык мылтыктан атканда да ул аны кемгәдер начарлык эшлим, авырлык китерәм дигән уй белән эшләми – кулына уенчыгын ала да ата. 14 яшьлек бала турында сүз барганда, ул моны ниндидер явыз ният белән эшләгәндер дип шик­ләнергә була әле. Компьютердагы атышлы уенна­р­ның зыяны бик зур. Сәгать­ләр буе компьютер каршында кем­гәдер атып, кемнедер яралап утырган баланың психикасында тайпылышлар булмый калмый. Ә менә гади генә уенчык мылтыкның бер­нинди зыяны да юк.
 
Алия ИСРАФИЛОВА, җырчы:
 
– Минем улым машиналар белән уйнарга ярата. Машина моделе чын прототибына күбрәк охшаган саен, ул аны ярата төшә. Ин­глиз­ләрдә, бала тәрбияләп, вакытыгызны бушка уздырмагыз, алар барыбер сезгә охшаячак, шуңа иң элек үзегезне тәрбияләгез, дигән әйтем бар. Уенчыкларга карата күп­тән ниндидер үзгәреш­ләр кирәк иде. Кибет киш­тәләрен әллә нинди куркыныч хә­шәрәт геройлар бас­кан. Мыл­тыкларны үзгәртеп кенә яхшы нәтиҗә булыр дип уйламыйм. Әмма балалар тәр­бияләүне медиа-тирә­лектән алып кибет киштә­ләренә кадәр җыештырудан башларга кирәк.
 
Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, ике малай әтисе:
 
– Мылтык белән уйнаудан гына җинаятьче булып үсәләрме икән?! Бәлки, ки­ресенчә, балачагында уенчыклардан мәхрүм ителгән­нәрнең психикасы дөрес формалашмыйдыр? Аннан мылтык, пистолетны җина­ять­челәр генә түгел, полиция, солдат, хәрбиләр дә куллана. Үзебез дә – мылтык тотып уйнап үскән малайлар! Бер дә җинаять кылу теләге туганы юк. Малаймы, яшүс­мерме ул, ир-егетме – барысына да корал җене кагылгандыр инде. Улларыма килгәндә, алар, әлбәттә, пистолет, мылтык белән уйнарга ярата. Полиция хезмәт­кә­ре булып, бер-берсен куып йөриләр йә миңа килеп, документ тикшергән булалар. Тик бер кагыйдә бар. Коралны кешегә төзәргә ярамый! Бу хакта гел аңлатулар үт­кәрәм. Компьютерда атыш­лы, канлы уеннар уйнауны тыям, бездә моңа рөхсәт юк. Мылтык белән уйнаудан тыш улларым лего җыярга да ярата.
 
Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, тәрбияче (Нурлат районы):
 
– Уенчык мылтык бала психологиясенә тискәре йогынты ясый дип кистереп кенә әйтеп булмый. Бу мәсьәләнең ике ягы бар. Мылтык белән атып та, сакланып та уйнап була бит. Кечкенә чагында улымның уенчык мылтыклары бик күп иде. Аларның берсен дә үзебез алмадык, бүләк итеп бирделәр. Тик баланың аларга электән үк исе китмәде. Бер яшеннән бирле конструкторлар җыеп уйный иде ул. Эре детальле легодан башлаган идек, соңрак вак детальлесенә күчтек. Бу мавыгуы мәктәпкә кергәч тә дәвам итте. Бүген ул мәк­тәптәге лего җыю түгә­рәгенә йөри.


Ватаным Татарстан
№ 56 | 18.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»