поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2015 Әдәбият

«Язмышыңның бирче яртысын» (АХЫРЫ)

"Күземнән яшьләр килеп, бер тында укып чыктым. Бик йөрәкне кузгата торган әсәр", - дип яза укучыбыз Зөлфирә Гафиуллина Зиннур Тимергалиевнең иҗат җимеше турында. Бүген, ниһаять, әсәрнең ахырын эләбез.

«Язмышыңның бирче яртысын» әсәренең

башы: http://matbugat.ru/news/?id=11544 

дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=11562

Ахыры:

 * * *

Хәйдәр ишек төймәсенә баскан тавышка уянып китте. Кабат башы авырта, кичә хатын кайтмады, ул шуңа иркенләп тузан суырткычын бер литр аракыга алыштырып, акчасына эчеп егылган иде. Уф, кем инде ул туктамый шалтырата, башка гына бәрә.
 
- Кем ул анда?
 
Җавап бирүче юк, һаман шалтырата бирәләр. Ул барып фатир ишеген ачты.
 
- Нәрсә кирәк сезгә?
 
Ишектән, аны кырыйга этеп, ике таза гәүдәле егет килеп керде, алар артыннан бер абзый үтте.
 
- Хәйдәр синме инде ул?
 
- Әйе, мин булам.
 
- Фу, икенче якка карап сөйләш әле.
 
- Сиңа ни кирәк?
 
- Сиңа түгел, сезгә ни кирәк, дияргә кирәк, энем, анаң бер дә өйрәтмәдемени сине?
 
- Юк, туктагыз әле, сез шулай кеше фатирына бәреп кереп, нишләмәкче буласыз?
 
- Миңа Сиринә белән малаең Рамилнең документлары кирәк, паспорт, туу турында таныклык, дигәндәй. Ә, загс кәгазен дә бир, кирәге чыгар.
 
- Нәрсә, нинди документ, ди сиңа, чыгып ычкын моннан!
 
Гомәр янында торган егетләргә ым каты. Нишләргә белми торган Хәйдәрнең колак артына яхшы гына итеп тамыздылар. Ул идәнгә барып төште. Нәрсә бу, аны кыйныйлар түгелме соң? Юк, алай булырга тиеш түгел, ул гына бит кыйнап килде барын да. Каушап китте Хәйдәр, эченә курку йөгерде.
 
- Сез нишлисез ә, кеше фатирына кереп, кеше кыйныйсыз.
 
Аны якасыннан тартып торгыздылар да, касыгына китереп суктылар. Хәйдәр бөгелеп төште.
 
Абзый кеше аның өстенә иелде:
 
- Менә шул, энем, мин ике кабатларга яратмыйм, кайда документлар?
 
- Әнә стенкада, өске тартмада,– дип Хәйдәр башы белән төртеп күрсәтте.
 
Дөрес аңлады ул, абзый ике сөйләшми, боларга каршы килмәү яхшырак.
 
Бер егет документларны алып, Гомәр абый каршысына куйды.
 
- Менә бит, булды бу, монда икән барысы да,–диде Гомәр, кирәкле документларны табып алгач, һәм Хәйдәр каршына килеп басты,–энем, син полиция чакыртма инде, аңладыңмы?
 
- Аңладым.
 
- Бик авыртмадымы, энем?
 
- Колак арты сызлый.
 
- Ну, ярар инде, ачуланма, егетләр кайнар холыклы минем, катырак тамызганнар. Мә, дәваланып алырсың,–дип идәнгә бер мең сум акча ташлады. 
 
- Сиринә кайда?
 
- Сиңа, энем, иң яхшысы, Сиринәне эзләү түгел, хәтта кайда икәне турында да уйламаска кирәк, аңладыңмы?
 
- Аңладым.
 
- Бик яхшы, әйдәгез, егетләр.
 
Алар чыгып киткәч, Хәйдәр идәннән акчаны алды да кибеткә чапты, бүген яшәп була, болай булгач.
 
Кич белән документлар Сиринә кулында иде инде. Аның сораулы карашына Гомәр:
 
- Участковый алып бирде, таныш егет ул,–дип җавап бирде.
 
- Рәхмәт, Гомәр абый, сезнең изгелекне мәңге онытмам,–дип аны чәй эчәргә дәште Сиринә.
 
Бу фатирны алуын алды Гомәр, тик анда беркайчан да кунмады, инде сатармын, дип уйлап йөри иде. Тик менә эшләр үзгәреп китте бит әле. Аның бер көе генә барган тормышына, кечкенә Рамил белән Сиринә килеп керде. Язмыш кочагына ташлыйсы килмәде аларны. Аннары, нигәдер бу яшь хатын үзенә тарта аны. Ул, билгеле, тол ир, кызлар белән дә чуалып карады, үзе кебек ялгыз хатыннар белән дә. Барысы да начар булды, дип тә әйтә алмый. Алар менә шулай Сиринә кебек җайлы һәм тәмле итеп чәй агыза белмәделәр микән? Үзендәге үзгәрешне аңлый ул, билгеле, тормышның бар сукмагын үткән кеше. Саубуллашып кайтып та китәргә кирәк инде. Тик аның нигәдер кузгаласы килми, ә кирәк, әдәп саклап, бу яшь хатынны кимсетмәс өчен ул китәргә тиеш.
 
- Ярар, мин кайтырмын инде,-дип теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды Гомәр.
 
Яшь хатын аңа күтәрелеп карады, тик кал, димәде.
 
- Сау булыгыз, Гомәр абый.
 
- Сау булыгыз, мин иртәгә Илдарны күреп сөйләшермен,–дип чыгып китте ир. 
 
* * *
 
Илдар район үзәгенә иртүк үк килеп җитте. Атасының “Москвич”ында түгел инде, кыйбатлы джипта. Эшләре тауга таба Илдарның. Үстергән малларын урнаштырып кайткач, аңа авылдышлары: 
 
- Илдар, үгез бар иде урнаштырып бир әле, яки казлар, үрдәкләр,–дип мөрәҗәгать итә башладылар.
 
Башта шикләнеп куйса да, тотынып карамаган эш бит. Шулай да базарда үзенә бер урын алды да, сатучы табып эшкә тотынды. Авыл халкы хайван асрап кына алга бара ала хәзер. Шуңа аңа чиратка язылды халык, авылдашлар гына түгел, күрше авыллар да аны эзләп килә башлады. Ит сатасы иде, дип тә, эш тә сорап килделәр. Илдар эшчеләренә чын акча түли шул, шуңа аңа килеп эшләргә теләүче күп. Тик менә күп эшче кирәк түгел аңа. Ул аларны кире бора килде. Ә иткә килгәндә, аңа районда танылган эшмәкәр Гомәр Гәрәевич киңәш бирде.
 
- Тагын базарда бер-ике нокта алам, дип йөрмә инде син, энем. Әйдә, үзеңнең яшелчәңне дә, итеңне дә сатарга бер зуррак кибет ачып җибәр.
 
- Булыр микән, Гомәр Гәрәевич? Эше күптер аның?
 
- Җиңел түгел инде, берәр нәрсә барып чыкмаса, миңа шалтырат,- дип аңа визит карточкасын калдырып китте.
 
Тырыша торгач, Гомәр абый ярдәме белән барып чыкты үзе. Сатучылар табуы читен булмады, тик менә директор ягыннан тукталып калды. Үзе ышанган кеше куясы килде аның. Кичә төш вакытында аңа район башлыгы шалтыратты, иртәгә иртүк минем янга сугыла алмассың, микән дигән иде. Билгеле инде, аңа каршы килеп булмый, ул шуңа машинасын район хакимияте каршында туктатты да ашыгып бина эченә атлады. Аның район башлыгы белән берничә тапкыр очрашканы бар инде, кибет мәсьәләсен чишкәндә, кабинетына кереп сөйләште. Болай яхшылап эш планын аңлата белсәң, җайлы кеше ул үзе Раян Надирович. 
 
Илдарның ишектән килеп кергәнен күреп алган сәркатиб кыз, кабинет ишегенә ишәрәләп, кулын селкеде.
 
- Барыгыз, Илдар абый, керегез, сезне көтә ул.
 
Илдар, ишекне ачып, кабинетка үтте.
- Исәнмесез, Раян Надирович!
 
- Ә, Сабиров,–дип елмайды район башлыгы,–уз әйдә, молодец, бик тиз килеп җиткәнсең.
 
- Ара ерак түгел бит.
 
- Шулай дисеңме, ярар, алайса, анда кибет ничек, буламы инде?
 
- Булды, дисәң дә ярый, Раян Надирович, бүген-иртәгә ачармын, дип торам. Менә директор таба алмыйм әле.
 
- Директор дигәннән, Гомәр Гәрәевич шалтыратты, сине килмәдеме, дип сорады, директор тапкан бугай ул сиңа.
 
- Начар булмас иде, Гомәр абый һаман булышып тора.
 
- Сезнең кебек егетләргә ярдәм итсәң дә ярый. Әнә район үзәге үсеп килә, халык арта, ит тә, яшелчә дә күп кирәк. Синең кибет менә дигән инде халыкка. Тик бәяләр белән артык уйнама, яме. Халык та бизәр, үзең дә читен хәлгә калырсың.
 
- Бәяләрне шул базар бәясеннән арттырмаска исәп инде.
 
- Ярар, минем сине монда чакыруым кибет турында түгел.
 
- Берәр нәрсә булмагандыр ич, Раян Надирович?
 
- Булган, күптән булган, үз хуҗалыгыгыз хәлен беләсеңдер инде?
 
* * *
 
Әйе, хуҗалыкның исеме генә калды, әллә ничә рәис алышынып карады, файдасы гына тимәде. Таралып бетте хуҗалык. Бар булган байлыгы ишелергә торган ике сыер фермасы. Ике трактор эшләп йөргән була. Шул тракторчылар тырышлыгы белән генә инде. Аларның авылы зур түгел, барлы-юклы илле хуҗалык. Тик шул хуҗалык кешеләренә дә эш юк анда. Илдарга килеп үтенәләр. Җәй кеше җыйса да, кышын ул тарата эшчеләрне. Кыш айларында күп эшче кирәк түгел. Аңа да риза инде халык.
 
- Җимерелеп бетте инде ул, Раян Надирович.
 
- Бетте шул, шул сезнең кебек авыллар районда бишәү. Синең инвесторлар турында ишеткәнең бар инде, шулаймы, менә шул бай инвесторлар таза хуҗалыкларны алып бетерделәр, яхшы гына эшләп киләләр, зарланмыйм. Тик менә сезнеке кебек җимерелеп беткән хуҗалыкка кызыгучы юк. Гомәр Гәрәевич киңәш итте миңа сезне. “Эшли белер ул Сабиров”,- диде, аннары үзең дә шул авылныкы булгач, халык белән дә аралашу да җиңелрәк. Шул авылың хуҗалыгын үз кулыңа алмассың микән, дип чакырган идем. Белемең бар, зоотехник. Аннары авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәнсең, белештем.
 
- Үз кулыма дип, авылны күтәрәсем килә дә инде, Раян Надирович.
 
- Дөрес әйткән икән Гомәр Гәрәевич, эшләргә теләгең бар дип.
 
-Тик бит аңа акча кирәк, күп акча. Мин кулдагысын тотып бетердем, дисәм дә була, өч мең башлык кошчылык фермасы салып куйдым бит. Инкубаторы да бар. Бәбкәләрне үзебездә чыгарырга иде исәп.
 
-Фермаң әзер булгач, яхшы инде ул, акчага килгәндә, булышырбыз. Син эш планын китер миңа, аннары районнан ташламалы кредит алырсың. Тик җавап хәзер кирәк. Авыл хуҗалыгы, үзең беләсең, озак уйлаганны түгел, ә эшләгәнне ярата.
 
- Риза мин, Раян Надирович.
 
Район башлыгы җиңел сулап куйды.
 
- Эш кешесе җавабы, тик мактар, дип көтмә. Аякка бастыр башта хуҗалыкны, аннан мактармын.
 
- Килештек, Раян Надирович.
 
- Ширкәтнең исемен ничек диярсең икән?
 
Илдар авыз ерды:
 
- “Морза” ширкәте диярмен.
 
- Морза, нигә морза?–район башлыгына кызык булып китте,–шулай да нигә алай дип кушасың, энем?
 
- Миңа авыл халкы “Морза Илдар” дигән кушамат такты.
 
Район башлыгы, креслога утырып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
 
- Алай, ярар алайса, морза Илдар Рәйханович, башлыйк эшне,–дип Илдарга кулын сузды.
 
-Башлыйк, Раян Надирович! – дип Илдар аның кулын кысты.
 
Глава кабинетыннан Илдар авылга баш булып чыгып китте.
 
* * *
Үзенең кибетенә килеп кергәндә аны Гомәр Гәрәевич көтеп тора иде инде. Кибеттә сату башланган. Яңа кибетне карарга кергән берсе буш чыгып китми. Сәүдә яхшы гына башланып киткән икән.
 
- Ой, малай, район башлыгы янында озак булдың, әй, - дип каршы алды аны Гомәр.
 
- Әйе, озаграк булдым шул, Гомәр абый.
 
- Ну, ничек соң, риза булдыңмы?–Гомәр район башлыгы белән сүз ни турыда барганын белә иде.
 
- Булдым, тотынам мин ул эшкә. Рәхмәт Гомәр абый, сез киңәш биргәнсез икән.
 
- Ярар сана, минемчә, авылны бары тик шул авыл кешесе генә аякка бастыра ала.
 
- Әйе, кем анда килеп эшләсен инде.
 
- Менә мин сиңа директор таптым, авыл хуҗалыгы эшенә кереп киткәч, кибетне карап торырга кеше кирәк инде сиңа.
 
- Тик ышанычлы кеше кирәк, Гомәр абый.
 
- Ышанычлы, чынлап әйтәм, син риза булырсың. Мин аңа кайбер документларны күрсәтеп бирдем, кабинетыңда инде өйрәнеп утыра.
 
Алар шулай кибет директоры кабинетына таба атладылар. Ишек ачуга, Илдар имәнеп китте. Өстәлдәге кәгазьләргә иелеп, Сиринә утыра.
 
- Сиринә?!
 
Хатын күтәрелеп карады. Илдарны күргәч, ярамаган эш өстендә тотылган кебек кызарып китте.
 
- Исәнме, Илдар, менә документларны өйрәнеп утыра идем.
 
- Син ничек монда, район үзәгендәмени хәзер, ә гаилә? Хәйдәр кайда?
 
- Улым минем белән, Гомәр абый бакчаны сөйләшәм, диде, калганын соңыннан инде, яме, Илдар.
 
Кайчандыр шушы кызга гашыйк булып йөрде бит. Йөрәген ачып салган өчен, урынынан тормаслык булып гарипләнеп калган иде. Чибәр, горур Сиринә бик ябыккан. Күз төпләрендә шешләр. Язмыш аны да кыйнаган, димәк. Менә кайчандыр аерылышкан юллар кабат кисеште. Кабат мәхәббәт уяныр, дип уйламады Илдар. Юктыр инде, яшь, кайнар мәхәббәт тиз кабына да, тиз суына. Вакытлыча шашып гашыйк булу кемнең башыннан үтмәгән. Ачу да саклый алмый, гарип калуында Сиринәнең бер гөнаһы да юк. Юк, кабынмас инде мәхәббәт. Бала-чага түгел икесе дә. Аннары узган көз Рәсимә егет йөрәгендә очкын калдырып китте. Һаман күрешеп сөйләшә алганнары юк. Илдар хуҗалык, дип чаба. Кыз кич чыкмый, өйдә утыра, Илдарны көтә. Тик менә көтә-көтә армас микән? Юк, озакка сузмый, кыз белән ничек тә булса сөйләшергә кирәк, дип уйлап куйды Илдар, Сиринәне күргәч.
 
- Я, ничек сиңа директор, энекәш? – Гомәр абый уйга баткан егетне уятып җибәрде,–аласыңмы эшкә?
 
- Бер сүзсез, Гомәр Гәрәевич, нәкъ миңа кирәкле, ышанычлы кеше тапкансыз.
 
-Тәк, менә бик яшы булды бу, алайса. Сиринә, әнә Илдар - синең нәчәлнигың. Мин бакчаны әйләнәм әле. Кечкенә кешене урнаштырасы бар,–дип чыгып китте Гомәр.
 
Шулай итеп, ике сыйныфташ кибет эшенә төшенә калды. Илдар Сиринә язмышы турында да белергә өлгерде. Тик авылга кайтып сөйләп йөрмәде. Хәер, гайбәт сатарлык җай юк әле монда. Илдар ишелергә торган ике ферманы төзекләндерү эшен башлап җибәрде. Аннан бер генә булса да яңа трактор, яңа агрегатлар алырга кирәк. Яз килеп тә җитәр. Менә шулай Рәсимә белән сөйләшергә һаман җай чыкмады. Тик аларны тормыш үзе очраштырды. 
 
* * *
 
Алсу белән Сиринәнең энесе Марат арасындагы мәхәббәт өйдәгеләргә дә, авыл халкына да күптән сер түгел. Марат институтны кызыл дипломга тәмамлады. Егетне нефтьчеләр шәһәренә эшкә чакырганнар, фатиры да буласы икән. Белмим, әллә Маратның кызны калдырып китәсе килмәде, әллә егетнең үзе генә чыгып китүенә кыз каршы төштеме, ничек кенә булмасын, яшьләр сөйләшеп, вәгъдәләр бирешкәннәр инде. Сабантуй аллары иде. Илдар төшке ашка кайткан. Ирләр тыныч кына өстәл артында чәй эчә. Алсу белән Фәридә апа гына ара-тирә тәрәзә аша капкага күз төшереп ала. Кыз әнисенә серен чишкән, Фәридә апа борчулы күренә. Аларның кыяфәтләренә Рәйхан абзый да игътибар итте:
 
- Сез нәрсә монда аналы–кызлы тәрәзә саклыйсыз әле?–дип сорады.
 
Фәридә апа белән Алсу бер-берсенә карап куйдылар да урыннарына утырдылар.
 
Тик тынлык озак бармады: капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. Аннан башта Сиринәнең әнисе күренде, аның артыннан башын иеп, Марат килеп керде. Иярсең дә башыңны. Бервакыт капка төбендә Алсуны көтеп утырган егет янына Рәйхан абый килеп чыкты. Чыга чыгышка Маратның борын төбенә бала башы кадәр йодрыгын китереп куйды:
 
- Менә моны күрдеңме?
 
Марат башын иде.
 
- Күрдем,–дип җавап бирде.
 
- Күрсәң шул, әгәр матур гына йөрмисез икән, икегезнең дә башын сугып ярам.
 
- Аңладым, Рәйхан абый. 
 
Аңламассың, Рәйхан абыйның характерын бөтен авыл белә. Шуңа Марат Рәйхан абзый йортына шикләнеп кенә килеп керде.
 
- Исәнмесез, ни хәлләрдә яшәп ятасыз?–дип бик матур гына исәнләште Маратның әнисе.
 
-Ярый-ярый, Гөлсинә, бер килеш кенә менә яшәп ятабыз әле, - дип ашыгып җавап бирде Фәридә апа, - әйдә, түрдән узыгыз, бусагада басып тормагыз инде.
 
-Узмыйча да булмас, менә бик зур йомыш белән килгән идек әле сезгә, -дип Гөлсинә күзе белән улына Алсуга ишәрәләде.
 
Аңлады егет, шыпырт кына Алсу янына барып утырды. Ике яшь йөрәк аска карап тынып калды. Рәйхан абзый да чамалап алды инде нинди йомыш икәнен. Илдар авызын ерды, Мартка карап күзен кысты.
 
- Алай икән,–дип куйды Рәйхан абзый,- ярар, йомыш белән килгәнсез икән, әйдә, утырыгыз. Гөлсинә, әйт йомышыңны.
 
- Менә шул, Фәридә, Рәйхан, без бер авылда яшибез, бар тормышыбыз кеше күз алдында. Улым да менә яхшы гына укып бетерде. Аннары сез дә бик гадел кешеләр. Әнә, Илдар улыгыз бар авылга баш, халык гадел булганы өчен бик ярата аны. Алсуны да бик тәртипле, уңган кыз итеп тәрбияләдегез. Улым белән кызыгызның очрашып йөрүенә каршы килмәдегез, рәхмәт. Яшьләрне вакытында, үзебез исән вакытта, башлы-күзле итеп калдыру ата-ана өстендә инде. Шуңа менә сезнең кызыгыз Алсуны улыма килен итеп бирүегезне сорап, башым иеп килдем.
 
Рәйхан абзый тыныч кына, бүлдерми гына тыңлап бетерде аны. Аннары тын гына утырган яшьләргә күз ташлап алды. Әйе, бу көн кайчан да булса килеп җитәсен белде инде ул. Яшьләр кайчан да булса кавышырга тиешләр. Бу турыда Фәридә белән балалар югында аз сөйләшмәде алар.
 
- Олы башыңны кече итеп безгә шундый йомыш белән килгәнең өчен рәхмәт, Гөлсинә. Әйе, бар да халык күз алдында. Сез бик тәртипле нәсел, анысын да беләбез. Шуңа балалар очрашып йөрүенә каршы булмадык. Марат та синең бик булган егет, акыллы, тыйнак. Тапкан – баккан баланы бирү, билгеле, җиңел түгел, тик инде яшьләр шулай килешкәннәр икән, ни кылмак кирәк? Алар бит сабыйлар түгел, каршы килеп нишлисең. Менә бит, әтине әти итеп, әнине әни итеп, хәер-фатыйха көтеп утыралар. Яшьләр бәхетенә каршы килмибез, аларга тигез тормыш теләп, шулай ук әти–әниләрне, ике якны да тигез итеп яшәсеннәр, дип, хәер-фатихабызны бирәбез.
 
Өйдәгеләр җиңел сулап куйды, кырыс холыклы булса да, бала бәхетенә нигә каршы төшсен инде ата кеше? Фәридә апа, килеп, Алсуның башыннан кочып алды. Менә бит бердәнбер кадерләп үстергән кызының да, ата-ана йортын калдырып, очып китәр вакыты җиткән. Аннары икенче кулы белән булачак киявенең аркасыннан кагып алды.
 
- Сез барыгыз инде, балалар, калганын үзебез сөйләшеп бетербез,–дип ишеккә таба этәрде аларны.
 
Яшьләргә шул гына кирәк, җитәкләшкән килеш урамга чыгып йөгерделәр.
 
- Эх, яшьлек,–дип куйды Рәйхан абзый алар артыннан.
 
Олылыр туй мәшәкатьләренә күчте. Туйны озакка сузмаска кирәк икән. Маратны инде булачак эшендә көтәләр, ди. Шуңа Сабантуйлардан соң озак сузмый уздырырга кирәк, дип таптылар. Илдар, аларны калдырып, басуга чыгып чапты. Ә картлар чынаяк артыннан чынаяк бушатып, озак сөйләшеп утырды. Сиринә турында сүз булып алды. Суфия малаеннан аерылган икән. Тагын шундый тормыш-көнкүреш хәлләре турында фикер алышкан булдылар. Менә шул, ике гаилә дә туйга әзерләнә башлады.
 
* * *
 
Башта теплицаларда эш башланып китте, Сабантуйга кадәр яшелчә өлгертергә кирәк. Аннары язгы чәчүгә тотындылар. Күп басуларны чүп үләне басып алган, яхшылап эшкәртергә туры килде. Техникага кошчылык фермасында меңләгән каз-үрдәк бәбкәләре тавышы кушылды. Фермаларда нәселле сыерлар мөгерәде. Әйләнә-тирә авыл халкы, һәр иртәне әтәчләр белән бергә торып, “Морза” ширкәтенә эшкә агылды. Алсуның туен әзерләүдә акчадан башка берничек ярдәм итә алмады Илдар. Иртүк чыгып китте, кич кайтып егылды. Өстәвенә, электән эшләп килгән баш хисапчы инде олы яшьтә, моның кадәр зур күләмле эшне алап бара алмый. Алар белән дә Илдарның үзенә утырырга туры килә. Хисапчыны да язгы эшләр беткәнче генә китми торырга күндерде. Ул бары тик туй көнне генә, туй башланыр алдыннан гына килеп җитәргә өлгерде. 
 
Туй матур гына башланып китте. Кияү дә, кәләш тә бик матурлар. Өстәл түрендә табын күрке булып утыралар. Алсу сеңлесе аккош кебек. Матур да була соң туй киеменнән кызлар. Шаһидә итеп үзенә күрше кызы Рәсимәне алган, ул да табын түрендә. Тамадага акча кызганмаган кияү, бик матур алып бара, истәлеккә видеога да төшерәләр. Бар да булды инде, иң изге теләкләр дә, матур җырлар да, уен көлке. 
 
Соңгы тәнәфестә барысы да җыелып урамга чыкты. Җәйге төн, шундый җылы, рәхәт. Барысы да күкрәкләрен тутырып сулыш алды. Тамада да инде үзенең соңгы вазифасын үтәп:
 
- Талгын бию,–дип белдерде, аның артыннан музыка агылды.
 
Илдар Рәсимә каршысына килеп басты.
 
- Биибезме, Рәсимә?
 
Кыз елмаеп куйды да:
 
- Ничә еллар танцевать итәбез, дип алдалап йөргәч, тәки йөрәгең җитеп, биергә чакырасыңмы, Илдар абый? Бии беләсеңме соң?
 
Илдар аны кочагына алды да:
 
- Бәлки, бии белмимдәдер, тик менә сине, Рәсимә, башка кочагымнан ычкындырмам...
 
Кыз башын егет күкрәгенә салды:
 
- Аның өчен башта кызның синең кочактан чыгып качу теләге булырга тиеш. Минем бер дә чыгып качасым килми бит.
 
- Теләсәң дә кача алмаячаксың, мин сине беркая да җибәрмим.
 
- Нишләтмәкче буласың инде син мине?
 
- Рәсимә, ничек уйлыйсың, туйда безнең булу мәҗбүриме хәзер?
 
- И-и-и, кем-кемне күрсен, барысы да арып бетте инде, әллә без бар монда, әллә юк.
 
- Әйдә, алайса, шыпырт кына чишмә янына сыпыртабыз.
 
- Чишмә янына мин риза, артык кызган булсаң, сине улакка төртеп төшереп, суытып булыр,–дип көлде кыз.
 
- Ай, шушы үчекләшүең,–Илдар кочагыннан чыгармый гына аны чишмә янына алып китте.
 
Яшьләрнең бер-берсенә әйтәсе сүзләре бик күп җыелган булган икән. Таң атканчы, бер-берсенә сыенып, чишмә янында утырдылар. Кем-кемгә кайчан гашыйк булган, ничек бер-берсен сагынганнар... Юк, тукта, мин әйтәм, юк, мин, мин, дип, матур гына сүзгә килеп алулар, күңелләрендәге иң изге серләрен бүлешүләр, беренче тапкыр сарылып үбешү-барысы да булды. Гашыйклар өчен вакыт туктады.
 
Туйлар үтте, Алсу иренә ияреп еракка чыгып китте. Фәридә апа елап калды, Рәйхан абый түзде, сиздермәде. Тик кызы өчен аның җаны тыныч. Ышанычлы кеше кулына тапшырды Гөлсинә апа йортында берүзе утырып калды. Билгеле, кызы Сиринә улы белән шимбә саен кайтып тора. Ә менә “Морза” ширкәтенә хисапчы итеп яшь кыз эшкә алынды. Кем ул дисезме? Кем була алсын инде тагын, күрше кызы Рәсимә инде. Яшьләргә аралашу өчен менә дигән сәбәп. 
 
* * *
 
Сиринәнең дә тормышы җайлашып китте. Яңа эшенә тиз төшенде, иреннән күптән инде законлы аерылышты. Судка Хәйдәр килеп йөрмәде, фатир өчен түләмәгәнгә, суд приставлары өендәге бар җиһазны алып чыгып киткәннәр икән. Сиринә һаман да шул Гомәр фатирында торды, акча бирәм дисә дә, хуҗа аннан бер тиен дә алмады. Кич саен ул Сиринә янына килеп чыга торган булды, китә алмый азапланды. Аның килгәненә кечкенә Рамил дә бик шат. Хәзер алдына менеп утыра. Сиринә дә шушы ирне күрми торса, сагына башлаганын тоя. Әйе, Гомәр төпле ир, яшь аермасы да куркытмый яшь хатынны. Аннары Гомәрнең кызлары белән бер-ике очрашып сөйләшкәне бар, кызлар әтиләренең яңабаштан башлы-күзле булырга исәбе булса, каршы түгеллекләрен белдерделәр. Әтиләренә иптәш кирәк, акыллы кызлар, аңлыйлар.
 
Беркөн кич Гомәр яңадан Сиринә яшәгән фатирга килеп керде. Яшь хатын аны шатланып каршы алды, чәй өстәленә чакырды. Эх, шушы Сиринә ясаган чәйне теләсә кайчан, күп итеп эчә ала ул. Сиринә кулыннан агуны да шулай тәмләп эчәр иде. Шимбә көн, Рамил бакчага бармаган, шуңа көндез йокы күрмәгән бала, бераз көйсезләнеп йөрде дә, олылар янында йоклап та китте.
 
- Сиринә!.. - дип эндәште Гомәр,–ул нәкъ яшь малайлар кебек каушаган.
 
- Нәрсә, Гомәр абый?
 
- Сиринә, мин, билгеле, яшь кеше түгел, тик шулай да ярата беләм, яраткан кешемне кадер-хөрмәткә күмә беләм. Минем бертөрле генә барган ялгыз тормышыма язгы чәчәкләр булып килеп кердең син. Мин сине күргәннән бирле һәр көнемнең кадерен белеп яшим. Сиринә, син миңа һава кебек, су кебек көн дә кирәк. Мин ялгыз ир, син дә ялгыз. Ике ялгыз җан бергә кушылып, бер бөтен булып, бергә атлап китсәк иде, Сиринә, Сиринәм... Язмышыңнын яртысын бирче, мин яратам сине. Әгәр минем тормышымнан китеп барсаң, белмим, мин синсез бер көн дә яши алмам. Чык миңа кияүгә!..
 
Сиринә бүлдерми генә тыңлап торды Гомәрне. Ул кыз чагында, аның алдында мәхәббәт аңлатып күп егетләр егылыр, дип уйлаган иде. Менә еллар үтте. Бары икенче ир мәхәббәт турында сөйли аңа. Бу яшь егетнеке кебек ялкынлы, каушаган сүзләр түгел. Бу инде тормышның бар сукмагын үткән, ачысын да, төчесен дә татыган ир сүзләре. Юк, уен сүзләр түгел, төптән уйланып, чын йөрәктән чыкканнар. Ир белән ирне аера белә хатын. Бу акыл аңа күз яшьләре аркылы керде. Инде бетте, барысы да бетте, дигәндә, язмыш аның каршысына шушы ирне чыгарып бастырды. Бәлки, бу Ходайның Сиринә өчен бүләгедер? Әйе, көтте ул бу сүзләрне Гомәр абыйсыннан. Каршы килә алмаячагын да белде. Тик...
 
- Гомәр абый, минем улым бар бит, ул нишләр?
 
- Сиринә, Рамилне авылга әниең янына кайтару турында уйлама да, ул бала кулымнан ипиемне тартып алып ашамас. Ашаса да, каршы килмәм. Ике баланы аякка бастырдым. Рамилгә дә әти була алам мин.
 
Сиринә акрын гына килде дә, Гомәрнең күкрәгенә башын салып, бераз тын торды, аннары яшьле күзләрен күтәреп, иргә эндәште, беренче тапкыр үз итеп, исеме белән:
 
- Гомәр, авылга кайтып әнинең фатихасын алып килик.
 
Бу минутларда Гомәрдән дә бәхетле кеше бар иде микән бу дөньяда? Аннан гына эш тормас, билгеле. Ул сөюгә сусаган иреннәре белән, сөйгәненең иреннәрен эзләп тапты.
 
Кайдадыр җир ярылып, туфан калкадыр, кайдадыр диңгезләрдә таудай дулкыннар корабларны йомычка урынына чөеп йөртәдер. Кайдадыр бөек кешеләр, трибуналарга басып, озын-озын нотыклар сөйлиләрдер. Ике гашыйк өчен болар берсе дә кирәк түгел бу минутларда. Алар хәтта тәрәзә яныннан узып киткән машиналарны да ишетмәделәр. Алар бүген җир шарында тик икесе генә, бары тик икесе...Сөю, назга сусаган яшь тән, тәҗрибәле ир назыннан камыр кебек язылып китте. Ир аның муеннарын рәхәт кытыклады. Иң башларын үбеп үтте, тыгыз күкрәкләрне , аннары ак мәрмәрдәй төз аякларын назлады. Аның һәр хәрәкәтенә, хатын ыңгырашып җавап бирде. Үзе дә назга бирелеп, ирне иркәләде, аның һәр хәрәкәте ул бары шушы ир өчен генә яралган икәнен раслап торды. Бар хатын-кыз назын шушы иргә бирде. Шушы ир кочагында, “яраткан ярың кочагында балдай эрерсең“ дигән сүзләрнең хак икәнен аңлады хатын. Шуңа күрә кабат-кабат аның кочагына ташланды. Алар таңга кадәр бер-берсен яраттылар, ахырга ике җан, ике тән бер–берсен кочагыннан ычкындырмый йокыга талдылар. 
Алар өчен күкләрдә никах укылды бүген, аларның алдагы тормышлары, сөю, наз белән үтәчәк.
 
Шулай итеп, Сиринә белән Гомәрнең дөньялары түгәрәкләнде дә куйды. Сиринә инде Гомәрнең ике катлы йортына күченде. Хезмәтчеләр булса да, өйне үз тәртибе буенча җыештырды, кулына чүпрәк тә алды, тузан суырткычны да кабызды. Йортта пешекче булуга карамастан, Гомәрне тәмле ашлары беләш каршы алырга да онытмады. И, рәхәт хәзер Гомәргә! Эштән кайтып керсә, иң беренче Рамил йөгереп килә, өстенә матур күлмәген киеп, яшь хатын каршы ала. Аннары кичке ашны бергәләп ашыйлар. Өенә кайтырга ашыкмый йөргән Гомәр хәзер ничек булса да иртәрәк эштән бушарга тырыша. Авылга кайтып, Гөлсем апаның фатихасын да алып килделәр. Каршы килмәде әби, кияүнең яше олы булуга сүз әйтмәде. Эш яшьтәмени, йөрәктә бит. Туй мәсәләсенә килгәндә, Гомәр дә, Сиринә дә язылышып кына кайтырбыз да шуның белән шул булыр, дип уйлаганнар иде. Тик туган-тумача, район эшмәкәрләре, хәтта район башлыгы да каршы төште.
 
- Нинди кача-поса килен төшерү ди ул?-диде Раян Надирович,–берничек кабул итмим. Гомәр Гәрәевичның туе бар район халкы шаккатарлык булырга тиеш, - диде.
 
Туй район үзәгенең иң яхшы ресторанында үтте. Районның бар зыялылары чакырылды. Илдар да килде дусты туена, билгеле, үзе генә түгел, Рәсимә белән. Туй–туй инде ул, күңелле була, ә Гомәр Гәрәевичныкы барысына да баш. Кәләш өстендәге туй күлмәге генә ни тора, бәясен белеп алганнар, телләрен шартлатты:
 
- Кара, нинди чибәр, яшь кәләш тапкан, ә?
 
Әйе, Сиринә тулы бәхеттән чибәрләнеп китте, күпләр сокланырлык шул. Бу Гомәрнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Туй бик соңга калып кына тәмамланды. Кунакларны озаткач, Гомәр Илдар янына килде.
 
- Я, ничек, сезгә ошадымы?
 
- У-у-у, Гомәр абый, мондый туйларны күргән юк иде әле, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп утырдык,-дип җавап бирделәр Илдар белән Рәсимә.
 
- Нәрсә әйтергә телим,- диде Гомәр аларга,- менә сезгә ачкыч, минем бер бүлмәле фатир ачкычы. Элек Сиринә яшәгән иде, Илдар, син беләсең аның кайда икәнен, бүген соң, караңгыда юлга чыкмагыз инде, шунда куныгыз. Баш селкемә, Илдар, бер көндә генә синең ширкәтеңә әллә ни булмас. Барыгыз әйдә. Минем монда эшләрем бар әле.
 
Шулай итеп, Илдар белән Рәсимә, бер бүлмәле фатирга килеп керделәр. Чәй эчеп алгач, туй турында сөйләшкән булдылар. Бу каушау ике арада ут сүндергәнче генә барды. Ә менә ут сүнгәч, егет белән кызны бүлеп торучы стена юкка чыкты, алар бер–берсенең кочагына ташландылар, тәҗрибәсезлектән каушап туктап та калдылар, киемнәренә буталып беттеләр. Тик меңәр ел буе килгән табигать инстинкты һәм мәхәббәт барсын да җайлады.
 
Гашыйкларга күкләр никах укый торган булып чыкты әле бу Гомәр фатиры. Гомәр Гәрәевич, димче фатирны беркайчан сатмаячакмын, дип үзенә сүз бирде. 
 
Икенче көнне Илдарның кәрәзле телефоны шалтырады, Гомәр икән.
 
- Әй, ничек анда сез,тавышсыз гына ятасыз.
 
- Йоклый идек әле,–дип җавап бирде Илдар.
 
- Ник, төнлә йоклап булмадымыни?- диде кеткелдәгән тавыш.
 
- Юк, туй озак барды бит.
 
- Шулайдыр, шулайдыр, туйга сылта, көндезге унике инде.
 
- О, мин будильникны ишетмәгәнмен икән.
 
- Ай, Аллам, эшем кешесе, башында будильник моның. Әйдә, Рәсимәне куеныңа кыстыр да, марш минем өйгә. Чәй эчеп китәрсез.
 
- Сез йокламыйсызмыни?
 
- Хе, син ул йоклап ятасың шундый вакытта, тиле. Без ятмадык әле. Әйдәгез, көтәбез сезне.
 
Гомәрнең йортында төшке ашны ашап алдылар. Сиринә Рәсимә йөзендә бары тик хатын-кыз гына күрә ала торган нур балкуын күрде. Бары тик сөйгәне кочагында, бар назны ала алган хатын-кызда гына була андый нур. Ахирәте өчен, Илдар өчен куанып куйды Сиринә. Әйдә, күптән вакыт инде аларга, йөриләр шунда вакыт сузып. Кызлар ирләргә табын әзерләде. Үзара ниләр турындадыр серләшеп, көлешеп алалар. Ирләр сөйләшүе һаман бизнес турында инде. Әтисенең алдына менеп утырып, кечкенә Рамил дә ирләр янында акыллы кыяфәт ясаган.
 
- Әйдәгез, утырыгыз инде,- дип энәште аларга Сиринә,- нинди бетмәгән эштер боларда.
 
- Менә Рамил улым уенчык кибете ачарга исәп, ди, шуны сөйләшеп алдык әле,–диде Гомәр баланы кулына алып.
 
Шулай уен-көлке белән утыра торгач, кабат кич җитте. Илдарлар юлга чыгарга җыенды.
 
- Эш, дип дөньягызны онытмагыз, куна килегез,–дип әйтеп калды Гомәр яшь кәләшен бер кулы белән кочаклап.
 
* * *
 
Юлда кайтканда Илдар белән Рәсимәнең сүзләре бергә башланып китәчәк тормыш турында барды. Илдар иске мунчаны сүтеп, Рәйхан абый йорты каршына күптән инде зур итеп ике этажлы йорт күтәргән иде. Мунчасы да, гаражы да шунда бергә. Газы да, суы да кертелгән. Илдар ялгыз булганлыктан, анда яшәүче генә юк иде. Шунда күченик дигәнгә, Рәйхан абый белән Фәридә апа, торган йортлары болай да таза, өйләнгәч, үзең торырсың, дип баш тарттылар.
 
Менә Илдар белән Рәсимә инде авылга якынлашып килә. Рәйхан абзый йортында кабат туй мәшәкатьләре чыгарга тора. Абзый күптән көтә инде. Рәсимә күз алдында үсте бит аның, күршедә генә. Бик акыллы, булган гаиләдән. Ни тырышты ул улын кабат аякка бастыру өчен. Улы түшәмгә генә карап ятканда, җаны сызламады, дисезме аның. Сызланды, билгеле. Тик ул аны кешегә күрсәтмәде. Бар көчен улын кабат аякка бастыруга юнәлдерде. Табиб Фәтих Кәримовичка мең рәхмәтле булып яшәде. Менә хәзер шул бала бар авылга баш булды. Инде менә тагын олы мәшәкать, туй хәбәре якынлашып килә. Юк, каршы килмәс Рәйхан абзый, буразнадан аягы чыгып бара инде абзыйның, картлык ишек шакый.
 
Шунда алар кинәт фаралар яктысында юл кырыенда берәү ятканын күрделәр. Илдар тормозга басты.
 
- И, Аллам, кемне бәреп киткәннәр инде?- диде Рәсимә.
 
Машинадан төшеп, әлеге кеше янына чүгәләделәр. Юл кырыенда яткан карачкы Хәйдәр булып чыкты. Ләх исерек. Хәйдәр үзе генә яши белми. Шуңа шәһәрдә озак тора алмады. Исерек улын Суфия үзе барып алды. Килененә дә рәҗемәде, нишлисең, малай үзе гаепле. Билгеле, ана сөте белән керә алмаган, тана сөте белән керми. Хәйдәр үзе белгән “рәхәт” тормышын дәвам итте. Аңа берәү дә кирәк түгел: киткән хатын да, бала да, хәтта әнисе дә. Әнисе аның өчен бары акча табучы вазифасын үтәүче генә. Менә шулай өрмәгән җиргә дә утыртмый үстергән бала белән гомер буе изаланып яшәргә калды Суфиягә. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип юкка әйтмиләрдер шул.
 
- Хәйдәр, исерек,–диде Илдар.
 
- Әйдә, ташла шуны, киттек.
 
Рәсимә егетнең җиңеннән тартты. Хәйдәр күзләрен ачып, өстенә иелгән кешеләргә карап торды да, аннары танып алып:
 
- О-о-о, Илдар, брат.
 
- Синең белән туган булырга язмасын.
 
- Их, малай, яшьти,- исерек лыгырдавын белде,–шәп яшәдек синең белән, әйеме?
 
- Син шәп яшәдең, мин түгел, барысы да истә.
 
- Кара әле, брат, мине өйгә генә кайтарып куйчы, пожалуйста.
 
- Син мине урыннан тора алмаслык иттең, Хәйдәр, хәзер миңа брат, дисең. Юк инде, яшьти, әнә шул мүкәләгән килеш яшә инде син.
 
Алар кузгалып китте, йөзләренә бернинди кызгану хисе чыкмады. Хәйдәр юл буенда мүкәләп калды.
 
* * *
 
Бүген Рәйхан абый йортында кабат халык мәш килә. Иске йорт белән яңа салынганы арасында яулыкларын артка чөеп бәйләгән, алъяпкыч кигән хатын-кызлар чабыша. Бүген яшь килен булып күрше кызы төшә. Кәләш ерак тормый, керәсе дә кулыннан җитәкләп кенә алып чыгасы. Юк инде, “Морза” ширкәте хуҗасы Илдар Рәйханович Сабиров бик зурдан купкан. Әнә, күршедәге кәләшен кереп алу өчен зур ак машинаны да бизәп яталар. Шулай булмый ни, район үзәгенә барып язылышасы, аннан су буена күңел ачарга китәсе бар. Илдар ике арада ярылырга тора, әледән-әле телефоны шалтырый, хуҗалык ансыз бер нишли алмый, диярсең.
 
Кыз ягында да хатын-кызлар чабыша. Анда да әзерлек бара. Рәсимәне бер көтү кызлар сарып алган, киендерәләр, чәчен ясыйлар, ахирәтләре авылның бер дигән егетенә кияүгә чыга бит. Их, мондый бәхеткә авылның теләсә кайсы кызы риза булыр иде. Ә ул менә берсенә дә карамады. Рәсимәдән башка бер кыз да кирәк түгел аңа. Ике як күрше хатын-кызлары тәрәзә аркылы бер–берсенә карашып ала, янәсе аларда ничек. Капка төбенә чыгып бассалар, уен көлке китә.
 
- Әй, кияүгә әйтегез, акчасын күп итеп алсын! Бездә бушка бирә торган кыз юк.
 
- Әйтербез, әйтербез, акчага аптырый торган егет түгел безнең Илдар. Сез әнә яшь киленне кер юарга өйрәтә торыгыз.
 
- Ай, белмибез шул, бездә керне күптән машина белән генә юалар. Карагыз әле бу ялганчыларны, кияүнең акчасы күп, дигән булалар, кер юа торган машина да алмаган икән бит.
 
Шулай уен-көлке белән туйга әзерлек бара. Бер Рәйхан абый гына үзенә урын таба алмый йөри. Ул иртүк инде яңа чалбарын, итәкләрен чыгарып яңа күлмәген, башына чиккән түбәтәен киеп куйды. Иртәдән кичкә кадәр гомерен эш белән үткәргән Рәйхан абзый үзен бик уңайсыз тотты. Беркая барып булышыр җай юк, яшьләр үзләре барын да эшли. Ул, өйгә кереп, бишектә уйнап яткан оныгы - Алсуның улы Алмаз янына барып утырды. Ичмасам, еламый да бит, бер эш булыр иде. Бабай гомер иткән әбисенә аз гына көнләшеп карый бүген.  Әби иң кирәкле кеше бүген йортта. Дөрес, Фәридә апа табын әзерләми. Тик яшьләр менә аның тирәсендә бөтерелә. Барысына да Фәридә апа кирәк.
 
- Фәридә апа, суганнарың кайда,бәрәңге, кишер кирәк иде. Тәлинкәләр кая икән? Фәридә апа, аш салырга зур аш чүмече кирәк,- дигән сүзләр явып кына тора.
 
Юк, Фәридә апасыз барыбер эш бармый. Юкка үпкәләп утыра бабай. Әле аңа килене берсе артыннан, берсе таза, матур оныклар табып бирәчәк, алар янына менә Алмаз җәйгә кайтачак. Сиринәнең улы Рамил, әнисе кебек кечкенә, чибәр Самира исемле сеңелесен җитәкләп килеп җитәр. Юкка бала-чага кебек үпкәләп утырасың, Рәйхан абзый, көне буе балалар белән кайнашасы көннәрең алда әле. Әлегә җае чыкканда, ял итеп кал.
 
Табын да әзерләнеп бетте, кунаклар да җыелды. Бар урам яхшы машиналар белән тулды. Килен белән кияүне дә алып кайттылар. Аларны йомшак мендәр салып каршы алды әби белән бабай. Догалар укып, изге теләкләр белән табынның иң түренә утырттылар. Туй башланды. Туй авылда тиз генә бетми. Таң атканчы авыл халкы йокы күрмәде, туйны күзәтте. Бары тик беренче әтәчләр тавышы ишетелә башлагач кына, таралды кунаклар. Менә шулай Рәйхан абзый белән Фәридә апа балаларны башлы-күзле итеп, картлыкка таба атлады. Ә картлыкның иң зур бәхете балалар бәхете була да инде. Аларга да мондый көннәрне күрергә насыйп булды.
 
Иртәнге сигез инде, төп йорттагылар әллә кайчан уянды. Ара-тирә каршыдагы ике катлы, кияү белән кәләш кунган йорткка күз салгалап алалар. Анда шылт иткән тавыш та юк. Авылда барысыннан да алда торып эшкә керешкән Илдар Рәйханович баскычка да чыгып карамады әле, тынлык. Нишлиләр соң алар анда, дисезме? Йоклыйлар, кияү белән кәләш бер-берсенең кочагына чумганнар да йоклый бирәләр. Әйдә йокласыннар. Бер көндә генә хуҗалыкка әллә ни булмас. Аларның әле алда эшләре муеннан. Шуңа күрә кавышкан көннәрендә аз гына артыграк йоклап алу гаеп түгел инде.
 
Ишек алдында өрергә итенгән әнчек алдына Рәйхан бабай ярты чиләк сөяк китереп салды.
 
- Өрмә, йокласыннар!
 
Без дә дусларым, аларга шушы урында,тыныч тормыш теләп калыйк инде.
 
- Тссс! Тавышланмагыз, йокласыннар!
 
01.2015 ел.
 
 

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»