поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.04.2015 Ир белән хатын

Балабыз тугач, ирем белән мөнәсәбәтләр әллә нишләде...

Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады.

Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым килә иде. Ирем белән үзебезчә генә яшәр­гә теләсәк тә, Зөфәр әнкәсен ташлап китә алмады. Арабызга әнкәй җитәрлек тыкшынды. Ирем эчүен дәвам итте. Анысына да ияләнеп беткән идем инде. Ә бер көнне күгемне кара болыт каплады. Зөфәр билгесез кеше­ләр белән сүзгә килгән дә, алар аны кыйнап ташлаганнар. Бу хакта безгә хәбәр ишетелгәндә, Зөфәрнең тәне суынган иде инде.

 
Ирем  үлгәч, кая барырга да белмәдем. Каенанам да бергә яши алмаячагыбызны әйтте. Авылга үз әти-әнием янына китәр идем дә, анда гаиләсе белән абый яши. Шулай итеп, урам чатында калдым. Баламны җитәк­ләп автобус көтеп торганда, бер машина килеп туктады. “Яңгыр бит. Әйдә, утырыгыз”, – диде руль артындагы ир-ат. Без дәшми генә кереп утырдык. “Кая барасыз?” – ди бу. “Барыр җирем юк. Ирем үлде. Әткәй белән әнкәй янына кайтып карыйм инде”, – дим. Шофер күрше генә авылныкы булып чыкты. “Мин синең апаңны беләм”, – ди бу. Фаяз безне туган авылыма озатып куйды да  кире кайтып китте.
 
Ә кичкә таба әнисен ияртеп өебезгә килеп керде ул. Шулай итеп, мин күрше авылдагы Фаязның хатынына әйләнеп куйдым. Матур гына яшәп киттек. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Олы улым Айзат та бу йортта кимсетү күрмәде. Тормыш үз көенчә  барганда ишегебезне тагын кайгы җиле шакыды. Айзат суга батып үлгән. Бу хәсрәтне бик авыр кичердем. Бар юанычым булып кече улым белән кызым калды.
 
Гел елап утырмас өчен, кеше арасында булыйм дип, эшкә чыктым. Гөнаһ шомлыгына, беренче көннән үк бер ир-атның миңа күзе төшкәнен сизеп алдым. Аның белән бик тиз дусларга әйләндек. Бер елдан соң мин Ринатсыз яшәүне күз алдына да китерергә курка башладым. Бу хәлләр иремә ишетелгән икән. Ул аны-моны әйтеп тормады, каядыр чыгып югалды. Ике көннән бакча башында асылынган гәүдәсен табып алдык. Иремнең минем аркада үз-үзенә кул салганын белгәнгә, бу хәсрәтне кичерү бик тә авыр булды. Менә шулчакта миңа бернинди Ринат та кирәк түгеллеген аңладым. Мин бит авыр чагымда ярдәм кулы сузып, мине гаиләсенә алган, баламны яратып, тәрбияләп үстергән, ике сабыемның әтисен генә яратам икән. Иремнең ашлары узгач, Ринат белән араларны өзәргә булдым. Аның гаиләсе, балалары бар. Ул бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Ә өенә кайтканда Ринат машинасы белән каршы як полосага чыгып, “КамАЗ” астына кергән. Фаҗига булганмы бу, әллә ул да үзен үземе... 
 
Ә мин үземнең кайгы-хәсрәт алып килүче хатын икәнемне аңладым. Бу хәлләрдән соң сәламәтлегем начараеп, урын өстенә калдым. Башымда бер генә агармаган чәчем дә калмады. Кулларым калтырый торганга әйләнде. Хастаханәдә ятканда күршем Наҗия апа мине аякка бастырды. “Син бик күп гөнаһ кылгансың. Яшисең килсә,  изгелек кыл”, – ди бу. Аның сүзләре миңа көч бирде. Хастаханәдән чыгуга Ринатның хатыны янына барып гафу үтендем. Күңелгә бераз җиңел булып китте. Шуннан соң мәдрәсәгә укырга кердем. Догалар өйрәнә башлагач, дөньяга бөтенләй башкача карый башладым. Узган ел авылда ятим калган 10 һәм 12 яшьлек баланы үземә тәрбиягә алдым. Хәзер шулар белән мәш килеп яшим.
 
Ял саен үземнең балаларым да кайтып йөри. Олыгаеп барган мәлдә, күңелемә бераз тынычлык таптым. Элек белми һәм белеп кылган гөнаһларым өчен бик үкенәм. Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын иде. Янәшәмдәге ирләрнең гомере аянычлы тәмамлануына әле дә үземне гаеплим. Беренче иремә бераз игътибарлы булып яшә­сәм, бәлки без гомер көзләренә бергә керер идек. Ялгыз калган чакта әллә ниләр уйлыйм. Әмма башымдагы кирәк­мәгән уйларны янымда бөтерелеп йөрүче чәчәк кебек ике кызым, “әбием” дип торган оныкларым куып тарата. Тик...
 
Рәмзия.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»