поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.04.2009 Мәдәният

ГЫЙБРӘТЛӘР АЛАСЫ БАР...


Бер тапкыр да күрмәгән, иҗатын юньле-башлы белмәгән көе, танылган рус язучысы Роман Солнцев турында сүз әйтергә дип кулыма каләм алмаган булыр идем. Әгәр ул 70 яше тулганчы барыбызга да уртак Ходай каршысына китеп өлгермәсә... Әгәр арабыздагы бер очраклы “кыска ялганыш” (“короткое замыкание”) турында, әлеге юбилее якынлашкан көннәрдә искә төшереп, “Казан утлары”нда эшләүче дусларның берсенә сөйләмәсәм... Әгәр дә каләмдәшем: “син моны яз әле, исемен үзем куярмын: гыйбрәтле кыйсса бит”, – димәсә...

Ринат Суфиев булып туган, Роман Солнцев булып иҗтиһад иткән бу талантлы шәхеснең иҗаты белән бер мин генә түгел, тагын байтак милләттәшләребез тирәнтен таныш түгелдер. Гәрчә заманында аның “Көймә ватылса – утын” (“Лодка пойдет на дрова”) дигән әсәрен Рәис ага Даутов туган телебезгә тәрҗемә итеп бастырды, матбугатта шул хакта уңай фикерләр әйтелде. Кыскасы, бу язучыны ихластан “үзебезнеке” дип тану-таныту омтылышы булган иде.

 

Башка халыкка туфрак булган кан-кардәшләребезне үз итеп җиткерә алмауны мин шәхсән дөрес аңлыйм. Әмма “болай да бай” булганга, Солнцевлар гына түгел, Акмулласы, Мәҗит Гафурие да кирәкми, татарга без бик җиткән дип, бүксә киерүне генә кабул итә алмыйм. Бүгенге “бөек”ләргә кояшны алар капламый лабаса! Зирәк халыклар, бабасы – эфиоп, хатыны – яһүд, ә үзе татардан “азган” дип, галимен дә, язучысын да, амбразура авызын каплаган каһарманын да читкә тибәрми, – әлбәттә, кавеменең, иленең дәрәҗәсен күтәрә торганнарын.

 

Ярый, бусы – сүз җаеннан гына әйтелгәне.

 

Англиядә эшләүче татар язучысы Равил Бохараев Тукайның 100 еллыгы алдыннан интернет аша хәбәр салды (аның белән “виртуаль” аралашкалап, сирәк булса да күрешеп яшибез). “Миңа Красноярскидан Роман Солнцев шигырь язып җибәргән. Тукай юбилее якынлашканда, күрәсең, ул Ринат Суфиев булып уянган”, – дип язган Равил. Шунда ук Р.Солнцевның кыска гына хатын да теркәгән. Мәсьәләнең асылына кагылганлыктан, аны төп нөсхә телендә китерү дөрес булыр:

 

Дорогой Равиль! Посмотри эти простенькие стихи. Не сможешь ли перевести их на татарский, если они достойны, на твой взгляд, встать в ряду многих других стихов в честь нашего великого Тукая? Если получится, я был бы счастлив, – отдай их или перешли в Казань, в ТАТАРСКУЮ газету (зур хәрефтән үзе язган). На торжество 26 апреля прилететь не смогу – прямых самолетов нет, а наша бабушка больна, сидим с Галей по очереди дома...

 

Равил, юбилейга бер-ике генә көн калуын искәреп: “Билгеле, бик соң инде... шулай да, бу шигырьне күршегездә генә булган “Мәдәни җомга” гәзитенә бирсәң, бәлки әле берәрсе тәрҗемә итеп өлгерер”, – дип өстәгән. Югыйсә, ул язда үзенең мәшәкатьләре баштан ашкан... Барыбер каләмдәшен кайгырта: бәйрәмгә бер күчтәнәч, Роман дуска юаныч булыр иде, ди.

 

Инде шигырь текстына күз салыйк:

 

УЛИЦА ТУКАЯ

 

Нет самолетов до Казани!

Да как же мне теперь успеть?

Лишь с неба птичьими глазами

на гордый город посмотреть.

Увидеть, как встают мечети,

церквушки из зеленой мглы.

С утра сегодня даже дети

стихи читают Габдуллы.

 

Сегодня старики, студенты

учителя, рабочий люд

идут с цветами к монументу,

стихи твердят, стихи поют...

Нет самолетов до Казани!

Но и в Сибири есть Тукай!

О нем татары рассказали,

и нежно пел о нем курай.

 

Что за поэзия такая,

что веет сквозь века светло?

Я жил на улице Тукая –

и мне, мальчишке, повезло.

Читал его стихи, мечтая

прославить камские края.

Теперь на улице Тукая

живут сестра и мать моя.

Да все мы – истина святая –

кто жаждет родине служить,

живет на улице Тукая

или хотя б мечтает жить!

Она же – Пушкина и Блока,

Джалиля улица... на ней

Дердменд метался одиноко

и пел Такташ, как соловей.

 

Есть много всяких разных улиц –

во славу денег и войны,

но только эта протянулась

во всю длину моей страны.

Шумя лесами на раздолье,

поставив храмы на крови,

напоминает нам, что воля

рубля не стоит без любви!

 

Без совести – и жизни нету.

А без труда – нет ничего...

 

Поклон великому поэту

с сибирской улицы его!

 

 

“Мәдәни җомга” егетләре, шигырьне укып та тормастан, безнең ул сан күптән әзер инде, дип котылдылар. Аларга үпкәләп булмый, чыннан да бик соң исенә төшкән шул Солнцевның... “Ватаным Татарстан” гәзитенә сүз катып карарга туры килде. Моңарчы да аның әдәбият-сәнгатькә җитди мөнәсәбәте белән танылган абруйлы басма икәнлеге мәгълүм иде. Рәхмәт Асия ханым Юнысовага: юбилей санын без дә тапшырдык тапшыруын, шулай да, татарчага “аударттырып” хәзер үк китерсәң, 28 апрельгә куеп булыр, диде (һәм сүзендә торды). Шундый чакта тиз генә “аударырга” әзер торучысын табып булмый бит. Кыскасы, Красноярдан Лондон аша урап Казанга кайтып ирешкән әманәт минем җилкәгә күчте дә куйды (югыйсә миндә дә Солнцев кайгысы мыни инде?). Үземнең кайчандыр шигырь язып караганымны искә төшерергә туры килде. Билгеле, саф тәрҗемә үк түгел, шигырьне озатып йөрүче хаттагы рухны гына азмы-күпме чагылдырырга омтылган экспромт-“инша” булып чыкты.

                                                    

ТУКАЙ УРАМЫ

 

Кайда яшәсә дә халкым,

Туган телгә сыена.

Тукай урамы сузыла

Бөтен илем буена.

Очып кына кайтыр идем, –

Казанга юллар ябык.

Ничек кенә кайтыйм икән,

Нинди әмәлләр табып?!

Миңа юл күрсәтер иде

Сөембикә-манара,

Биектән, кош күзе белән

Карар идем

Калама...

Бу – минем Рухым кальгасы,

Таныйм әллә кайдан ук.

Шигырь телендә сәламлим

Бүген Ирек мәйданын.

 

Бүген Казан урамнары

Тукай белән уяна.

Бүген Пушкин урамыннан

Тукай дәшә дөньяга.

Тар хәятым читлегеннән

“И Туган телем” чыга.

Анда язгы бөреләр дә

Саф татарча ачыла.

 

...Ничек кайтыйм арагызга?

Себер урманнарыннан

Адашмый чыгар идем лә

Казан урамнарына, –

Юлым ябык, ара ерак,

Чарам юк. Үткәнемә

Хәтер генә тоташтыра

Өзелгән җепләремне...

Мин дә бит татар малае,

Мин – Тукай урамыннан.

Әле дә сеңелем белән

Әнием тора монда.

Тукайлы сабый чагым – ул

Төшемдә йә уемда.

Тукай урамында яшәп

Калдым гомер буена.

Бу – Шигърият урамы ла,

Бу – Туган тел урамы.

Гөрләвекләр саф татарча

Челтерәп ага торганы!

 

Очып кына кайтыр идем...

Искән җилдән көнләшәм:

Исә ул Казан ягына,

Ә мин аңа эндәшәм:

“Кабул ит тә шигыремне,

Илт бәйрәм табынына:

Ул минем горурлыгым да,

Илемне сагыну да.

Әйт: улың яши Себердә

Тукай урамы булып”.

...Язгы күбәләк терелә

Саф татарча кагынып.

              

Май башында Равил Бохарай миңа Солнцев-Суфиевтан алган тагын бер хатны җибәрде:

 

Равиль, салям! Конечно, я рад, что Мударис перевел мое стихотворение. Если не трудно, пусть перешлет его моей маме, а я летом буду у нее. Сам сейчас улечу на Север... Адрес же мамы такой: Татарстан, Нижнекамск, ул. ТУКАЯ, <...> Ахметовой Салихе Мадьяровне (монда да “Тукай” сүзен зур хәрефтән үзе язган).

 

Бүтән мәгълүматым юклыктан, “мечтая прославить камские края” дигәненә игътибар итмәстән, Р.Солнцевның әнисе белән сеңлесе (бәлки апасы?) Казанның Тукай урамында яшидер, дип уйлаган идем. 28 апрель гәзитен күрсәтелгән адрес буенча Түбән Камага җибәрдем. Каршы җавап килмәде, әмма барып ирешкәндер, дип уйлыйм. Улының шигырен үз телендә укыгач, Салиха апаның күңелен нинди кичерешләр биләде икән?

 

Лондон аша килеп ирешкән әлеге хатында Р.Солнцев, үз дәрәҗәсен белеп кенә, таныш түгел тәрҗемәчегә рәхмәтен дә сиздергән иде:

 

А вообще пришлет пусть мне что хочет – для журнала. Могу ему и я книжку свою какую-нибудь переслать, если сообщишь мне его адрес. Мой адрес: 660036 Красноярск-36, а/я 8636, Роману Харисовичу Солнцеву.

 

Билгеле, “почта әрҗәсе” белән элемтәгә керүне мин кирәксенмәдем. Р.Солнцевтан автографлы китап алу яки аның шактый популяр рус әдәби журналында баш редактор икәнлегеннән файдалану ихтыяҗым юк иде. Бары тик аның әтисе дә, минеке кебек үк, Харис исемле булганына гына игътибар иттем.

 

Шул җәйне ул, хатында ниятләгәнчә, Түбән Камага, Тукай урамына кайткандыр, әнисенең бәхиллеген алып киткәндер дип ышанасы килә...

 

Чөнки Красноярскидагы 8636 санлы әрҗәдән хатларны укырга хәзер Роман Харисович юк, ул үзе дә, хәтта “юллар ачык” булса да, быелгы Шигырь бәйрәменә кайта алмас инде...

 

* * *

 

Мөхтәрәм Мөдәррис Вәлиевнең журналыбызга тәкъдим иткән бу язмасы мине дә битараф калдырмады, хатирәләр яңартуга сәбәп булды. Язмада безгә мәгълүм булган конкрет шәхесләрнең конкрет бер гамәлләре турында сүз барса да, уйлана китсәң, фикер мантыйгы проблемалы аерым бер зур темага этәрә: ул – бер милләт баласы булып туып та, икенче бер милләт телендә иҗат иткән (яки мәҗбүр булган) каләмдәшләр темасы. Алар бездә байтак. Шуларның берсе – Ренат Суфиев (Роман Солнцев). Ходай гомер һәм мөмкинлек бирсә, татар булып рус телендә иҗат иткән замандаш язучылар, аларның “йолдызлы сәгатьләре” һәм фаҗигалары турында иркенләбрәк язарга ниятем дә бар. Роман Солнцев – 60 нчы еллардан бирле аралашып, хатлашып яшәгән ватандашым. Архивымда аның байтак хатлары саклана. Форсаттан файдаланып, 70 еллык юбилеен да истә тотып, аның соңгы хатларының берсен укучыларга тәкъдим итәм. Минемчә, үкенү дә, үпкәләү дә, сагыну-ностальгия дә, әрнү дә җитәрлек ул хатта.

 

                                                  Равил ФӘЙЗУЛЛИН

1 март 2009 ел

 

Дорогой Равиль, здравствуй!

 

Вот миновал год, как мы красиво отпраздновали твой юбилей и говорили о том, что и мне тоже пора бы - хотя бы книгами - вернуться на Родину...

 

Вот миновало два с половиной года, как я получил письмо от какого-то референта Шаймиева, что бабай говорил, что надо бы Солнцева издать в Казани... но увы, все тут же забылось... А еще лет пять назад Мухамадиев обещал, обнимал, клялся... И я начинаю понимать, что в наше время все заняты только своими личными делами. Что некогда отдавать дорогое время на других людей. Да еще и бумагой делиться, деньгами... издательств мало, а писателей много... а еще есть пословица: с глаз долой - из сердца вон.

 

И если я печатаю в журнале десятки поэтов и прозаиков из Татарстана, пишущих на русском и просто русских, то делаю это из неистребимой ностальгии по Родине и еще, наверное, из неистребимой глупости. Ты издаешь журнал при поддержке государства, бюджета - это совсем другое, нежели я, - мне приходится на доброе дело выпрашивать деньги у бизнесменов... зато, правда, через интернет наш журнал читает сейчас полмира... Но я ведь устаю.

 

Устаю от этой гонки, от чужих пустых обещаний. Может быть, когда умру, в Казани и в самом деле издадут тоненькую книжку Р. Солнцева... а может быть, и нет... И я уже сегодня хочу сказать, дорогой друг, что освобождаю всех, кто мне что-то обещал, от их обещаний. Такая, видно, нынче жизнь волчья. Всегда можно оправдаться тяготами этой жизни. Так что забудь и ты, Равиль, что обещал с кем-то поговорить, кого-то уговорить. Если за год не нашел пяти минут, чтобы встретиться с Валеевой, то и дальше не найдешь. Поклон твоей чудесной жене! Обнимаю. Всего тебе доброго!         

Ренат.

   15 февраля 2005

  

P.S. В «Новом мире» выйдет нынче еще один рассказ, связанный с Татарстаном, - «Тулуп». Его, наверное, и в газете «Республика Татарстан» напечатает Ольга Стрельникова – почитаешь?


Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Казан утлары
№ 4 | апрель 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»