поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.04.2015 Мәдәният

Самарада XIX төбәкара “Татар балалары җырлый” фестивале үткәрелде (ФОТО)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны өлкә мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм татар милли мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре фестивальгә кадерле кунаклар буларак чакырылган иде.

“Яктылык” татар мәктәбе әзерләгән “Безнең бурыч” дип аталган хореографик- вокаль композиция Сабан туе күренеше белән башланып китте. Бу Камышлыда булган хәл, чөнки сугыш башланган якшәмбе көнне - 22 июньдә анда гына түгел, башка татар авылларында да сабантуйлар гөрләгән бит.  Бәйрәмчә киенгән халык мәйданда шау-гөр килә. Кемдер бии, кемдер милли уеннарыбызны уйный. Шулчак: “Сугыш башланган!” - дигән хәбәр ишетелә, халык тынып радиоалгычтан Молотовның шомлы сүзләрен тыңлый...

Ир-егетләр саубуллаша, 
Бар да китә сугышка.
Кулларына корал алып,
Басалар алар сафка...
Мәйдан зар-елау, җыр һәм гармун тавышларына күмелә. 
Озатып вокзаллар 
                               каршында, 
Маңгайдан үптеләр аналар,
Тузанлы юллардан үттеләр 
Дөньяны күрмәгән балалар ...
 
«Яктылык»лыларның беренче ноталарыннан ук зал җитдиләнеп китте, һәркем үзенең сугыш кырыннан кайта алмаган туганнарын исенә төшерде. Ә сәхнәдә вакыйгалар яшен тизлегендә үзгәрә тора. Менә инде ирләрен озаткан хатыннар башларын иеп, кырыс йөзләрен җиргә төбәделәр. Берничә секундка залда да, сәхнәдә дә тынлык урнашты. Берсүзсез аңлады халык: “Нишләргә?! Ничек яшәргә хәзер?!” - дип уйлый ялгыз хатыннар. Ачу һәм нәфрәт тулы күзләр залга төбәлә, ә аяклары дөбер-дөбер тыпырдый башлый... Бу тыпырдауда көне-төне эшләү гайрәте тә, сугышны җиңәрдәй көч тә, дошман белән көрәшкә киткән ирләрен мәңге көтәргә әзер булу нияте дә бар иде. 
 
Шул мизгелдә сәхнәдә ак күлмәк кигән егетләр пәйда була. Каен кебек зифа егетләр арасында “Ана” (башлап биюче Әдилә Рәхимова) йөри...
 
...Каеннарны кочты ана, 
Каенлыкта ул адашты,
Кайрыларын сыйпый-назлый 
“Балам” диеп ул саташты...
 
Бу мизгелләрдә залда күз яшьләрен яшерергә тырышучы бер мин генә түгел идем. “Ана” башын тотып-тотып елады, кулларын күтәреп Ходайга ялварды, каеннар арасыннан улын эзләде, ә ул кайтмады...
 
Безнең халык бердәм булып,
Күтәрелде дошманга.
Тар-мар итеп илбасарны,
Куып китте Берлинга...
 
Радиоалгычтан Левитан тавышы ишетелә:”...Германия полностью разгромлена”, ә сәхнә артыннан: ”Кайталар, кайталар!” тавышы ишетелә. Шул мизгелләрдә сәхнәгә медальләрен ялтыратып чын сугыш ветераннары күтәрелде. Бу уңышлы алым гамәл белән сәхнәдәгене кушып җибәргәндәй булды. Укучылар ветераннарга бүләкләр тапшырганнан соң да әле картлар аларның кулларыннан тотып, җибәрергә теләмичә күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу вакытта зал урыныннан кубып кул чапты.
 
Җиңү! Нинди зур бәйрәм бу! Ничек инде “Ярмәк вагы”на сиптермичә түзәргә! Китте бию, китте җыр! Ничек килештерәләр бит “яктылык”лылар! Иске Ярмәкнең “Ак каен” ансамблен уздыралар дип әйтеп булмаса да, чамалары килгән! Бу мизгелләрдә залның нишләгәнен күрсәгез икән! 
 
“Аулак өй” күренешенә кертелгән күпсанлы татар гореф-гадәтләре, уеннары һәм җыр-биюләр дә, совет чорын тасвирлаучы “Яблочко” да, 3 - 4 сыйныф балаларының “Бәхетле балачак” биюе дә, мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләрнең чыгышы да, җырлар да, сугыш турындагы шигырьләр дә бер тында, бер рухта үтте. Тәнәфессез, озак сүз куертып тормыйча, номерларны игълан итмичә генә сәхнәгә йөгереп чыккан, йөгереп кергән балалар артыннан күз иярмәде. Менә бу фестиваль! Менә бу триумф булды! 
 
Ә иң мөһиме - арабызда утырган рус һәм башка милләт кешеләре дә бу композицияне аңлап, фестивальнең ахырына кадәр йотлыгып карадылар, ә ахырда Самараның берләштерелгән мәгариф идарәсенең өзлексез коллекцион белем бирү бүлеге җитәкчесе Евгений Астахов, Халыклар дуслыгы йортының информация бүлеге хезмәткәре Светлана Воробьева фестивальгә зур бәя биргәннәр, татар мәктәбен шәһәребезнең иң яхшы иҗат мәктәпләре белән тиңләгәннәр, дип әйтүчеләр булды. 
 
Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына шундый зур һәм катлаулы теманы күтәреп, тулы һәм эчтәлекле хореографик-музыкаль композиция әзерләгән “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары - идеясен биргән Асия СӘЙФЕТДИНОВА, сценарийны язучы Линар АБСАТТАРОВ, биюләрне сәхнәгә куючы хореографлар Инзилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА һәм Алия ГАЗИЗОВА яңа программа турында менә ниләр сөйләделәр.
 
Асия СӘЙФЕТДИНОВА: “Фестивальне караганнан соң директорыбыз Радик Рифкать улы Газизов: “Киләсе елларда нәрсә белән гаҗәпләндерә алырбыз инде, белмим. Моңардан яхшырак булырга мөмкин дә түгелдер”, - дигән иде. Ләкин яңа идеяләр туа башлады инде, Аллаһы кушса, аларны да тормышка ашырырбыз. Ә бу композиция 2014 елның мартында ук башыма килде.
 
Казан телевидениесеннән “Аулак өй” фольклор композициясен карап утырам. Сугыш вакыты. Кем бәйли, кем чигә, кемдер җыр суза. Ә бер хатын (үзе яза белми, күрәсең) яшүсмер баласыннан фронтка хат яздыра. Шул мизгелдә күз алдыма үзебезнең мәктәп балалары килеп басты. Әһә, ана роленә Ирида Йосыпова туры килер иде. Ә чигү-бәйләүне безнең “Йолдыз” бию театры балалары бик оста булдыра...
 
Шул төнне мин йокламадым диярлек. Ә иртән мәктәпкә килү белән Линар Сәгыйровичны эзләп таптым да барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. “Әле вакытыбыз юк, чыгарылыш кичәләре уздырырга кирәк. Ләкин башыңа оеткы салам, уйлый тор”, - дидем.
 
Бу уку елы башында ул миңа инде әзер сценарий китереп тоттырды. Мин аны үзем укыйм, үзем елыйм, шундый эчтәлекле, шундый матур. Ә ахырда: “Юк, Линар, булмый бу. Безнең ярымтатар, ярымрус телендә сөйләшүче балалар моны булдыра алмас. Безгә җырлы-биюле композиция кирәк”, - дигәч, ул тагын уйларга китте. Ике атна эчендә икенче, менә нәкъ сез күргән сценарий туды. Безнең Линар - бик талантлы егет бит ул, зәвыклы, нечкә күңелле, матурлыкны күрә белә торган кеше”.
 
Инзилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА: “Без Алия Газизова белән сценарийны укыдык та “аһ” иттек. Мин күп еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә хореограф булып эшләгән каенатам  Рәшит Гыйззәтуллинны һәм энемне ярдәмгә алып килдем. Балачагымда Түбән Кама шәһәренең “Нәүрүз” бию театрында шөгыльләнгәндә өйрәнгәннәрем дә кирәк булып чыкты. Сез алда әйтеп үткән дөбер-дөбер бию - ул “сухопляс”  дип атала. Чыннан да, аның тәэсире зур булды кебек, барыбызга да бик ошады. Вак-вак басып дөбердәү ул сугыш вакытында тылда эшләүче, балалар үстерүче аналарның эчке халәтен тасвирлады. Укучы балаларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә, ял көннәрендә, каникулларда беркая да китмичә көн саен репетицияләргә йөрүләре, биюләрнең яңа алымнарын тырышып-тырышып өйрәнүләре, шундый зур программаны, 230 бала катнашындагы фестивальнең барлык биюләрен чиста итеп, ялгышсыз башкаруларын зур уңыш дип саныйм. Ә алар берсе дә гади генә түгел бит. “Ярмәк вагы” гына да ни тора!"
 
Асия СӘЙФЕТДИНОВА: “Безнең мәктәптә Салават Хәкимов исемле малай укый. Ул үзе бик талантлы, ләкин репетицияләргә йөрергә яратмый. Җәйге каникулларга Иске Ярмәктә яшәүче әбиләренә кайтып киткәндә мин аңа әйттем: “Салават, ярар, биергә теләмисең икән, без сине җәйге экспедициягә җибәрәбез. Син авылдан “Ярмәк вагы”н өйрәнеп кайт, аннары безгә дә өйрәтерсең!”
 
Салават Иске Ярмәктә яшәүче Мәрьям Маннан кызы Шәфигуллина янына йөреп, барысын да төгәл өйрәнеп, хәтта видеога яздырып алып кайтты һәм Инзилә апасына биюнең бөтен алымнарын күрсәтте. Үзе дә биергә риза булды.  Шуннан соң без, “Ак каен” ансамбленнән рөхсәт сорап, балаларыбызны да вакка биергә өйрәтә башладык. Нәрсә килеп чыкканнын күрдегез инде".
 
Линар АБСАТТАРОВ: “Иҗат кешеләре барысы да шундыйдыр инде. Асия Гусмановна башыма “оеткы” салып куйганнан соң, мин китап укысам да, кино карасам да, телевизорны кабызсам да, күземә яңа композициябезнең детальләре күренә иде. Информация тупланган саен ул тулы композициягә әверелә барды. Бирелгән темага мәгълүмат башыма үзеннән-үзе килеп керә сыман. Менә композициябезне “Безнең бурыч” дип атау да очраклы хәл түгел бит. Чөнки безнең бурыч - ул балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләп үстерү, гореф-гадәтләребезне саклап яшәү, җыр-биюләребезне буыннан-буынга күчереп бару, сугыш һәм хезмәт ветераннарыбызны хөрмәтләү һәм ярдәм итү...” 
 
Асия СӘЙФЕТДИНОВА: “Сугышка китү күренешен, сугыш вакытындагы авыр тормышны тасвирлаганда алты-җиде ел элек тектергән иң иске костюмнарыбызны табып алдык. Шуның белән композициябез отты гына. Ә ялгыз ана (Ирида Йосыпова башкаруында) малаен беренче сыйныф укучысы Руслан Сәлахов шулкадәр оста уйнады ки, аны күреп, барысы да елады. Ә бәлки ул уйнамагандыр, чыннан да сугыш башлана дип куркып, Ириданың итәгенә чытырдап ябышкандыр, шул мизгелдә зур зәңгәр күзләреннән мөлдерәп яшьләр агып чыккандыр...”
 
Самара шәһәренең татар милли-мәдәи автономиясе рәисе Рифкать ХУҖИН: “Мин ул малай турында чын артист бу, дип уйлап куйдым. Аның күз яшьләрен күргән залдагы бер кеше дә битараф кала алмады, минемчә.
 
Чыннан да, быелгы фестиваль башка еллардагыга караганда эчтәлеклерәк, матуррак үтте, дип саныйм. Монда татар оешмаларының оештыру эше һәм матди ярдәме генә тигәндер. Ә калганын мәктәп укытучылары һәм укучылары башкарып чыкты. Шуның өчен “Яктылык” мәктәбе җитәкчелегенә, шушы бәйрәмне сәхнәгә куйган хореографлар Инзилә Гыйззәтуллина һәм Алия Газизовага, сценарий язучы, гармунда уйнаучы, җырчы һәм әдәби талант иясе Линар Абсаттаровка, хор белән җырларга өйрәтүче Алинә Шәмсетдиновага, идеясен уйлап чыгаручы, балаларны “Ярмәк вагы” биюенә читек чолгавычлары, кулъяулыклар чигәргә өйрәтүче Асия Сәйфетдиновага һәм чиксез талант ияләре - “Яктылык” мәктәбе укучыларына рәхмәтләремне белдерәм. Киләсе фестивальләргә кадәр!"
 
Югарыдагы фотода Әдилә РӘХИМОВА. 
 
 
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар биюе (башлап биюче Әминә КАНЮКАЕВА).
 
 
"Ярмәк вагы".
 
 
Автор фотосурәтләре.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 16 | 18.04.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»