|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2015 Җәмгыять
Бергәлек эш бәрәкәтле21 апрель көне көнне җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәрләр. Бу әлегә яшь бәйрәм, өченче тапкыр гына билгеләнә. Җирле үзидарә - ул халык белән хөкүмәт арасындагы күпер дисәк тә, дөрес булыр, алар бик күп нәрсә өчен җаваплы, бигрәк тә авыл җирендә. Авыл бит ул зур бер хуҗалык, һәм ул хуҗалыкның төзеклеге, ныклыгы хуҗадан тора. Ә хуҗа ролен, әлбәттә, авыл администрациясе башлыгы үти. Безнең төбәктәге татар авыллары башлыклары бүгенгә барысы да үз вазифаларын намус белән үти торган эшчән, гадел, лаеклы җитәкчеләр һәм һәркайсын язып чыгарга була. Бәйрәм уңаеннан без Спас районындагы иң зур авыл – Татар Моклокасы башлыгы Салех Щегалев белән әңгәмә кордык. Ул 14 ел инде авылны җитәкли. Һәм әңгәмәбез дә шул дәвердә эшләнгән эшләр, авыл тормышы турында барды. - Салех Сафинович, 2001 елда сез бу урынга сайланганда авылда халык саны күпме иде һәм хәзер күпме?
- Мин февральдә сайландым, ул чакта авылда 1650 кеше яши иде. Бүгенгә даими яшәүчеләр саны якынча 800, ә теркәлгәннәр 1120. Картлар вафат була, яшьләр китә, шулай халык саны кими бара. Туйлар юк диярлек, булса да, биредә туй итеп, яшәргә шәһәргә китәләр, туучылар саны да бик аз, быел нибары бер бала туып тора. Аяныч, әлбәттә, әмма без хәл итә торган мәсьәлә түгел шул бу.
- Сезнең авыл районда иң зурымы?
- Әйе, мәйдан буенча да, халык саны буенча да безнең авыл ра-йонда гына түгел, тирә-якта да иң зур дип санала. Авылның мәйданы 270 гектарга якын. Бүгенгә барлык социаль объектлар – мәктәп, поч-та, китапханә, мәдәният йорты, көндезге стационар уңышлы гына эшләп киләләр. Ике мәчетебез, янгын депосы бар. Халыкка ике райпо һәм биш шәхси кибет хезмәт күрсәтә.
- Колхоз юк бит инде хәзер, халык ничек итеп көн күрә?
- Бездә балтачылар күп бит, алар бригадалар булдырып, авылларда эшләп йөриләр, Мәскәүгә китеп вахта буенча эшләүчеләр дә бар. Авылның социаль объектларында байтак кеше эшли, хатын-кыз арасында район үзәгенә йөреп эшләүчеләр дә аз түгел, терлек асрап көн күрүчеләр дә бар.
- Авыл тулаем газлаштырылганмы, сулар, юллар ни хәлдә?
- Газлаштыру безнең авылда әле 1999 елда башланса да, бер урамга гына газ кергән иде, ә тулаем бу эш берәр ел элек кенә тәмамланды. Барлык документацияне администрация эшләде, халык соңгы имзаны гына куйдырды, болай итү күпкә уңайлырак булды һәм эшне тизәйтте. Проектлар халык исәбенә, ә урам газүткәргече тулаем өлкә бюджеты биргән акчага эшләнде.
Юлларга килгәндә, күбесе урамнарга вак таш түшәлде инде, быел “Җирле инициативаларга ярдәм” программасы кысаларында Новая урамына вак таш түшәлер (818 м.). Школьная урамының 540 метры әлегә бернисез, анда да вак таш салырбыз. Шул программа буенча үткән елда мәдәният йортын ремонтладык. Нибары 1 млн. 400 мең сум акча тотылды, шуның 360 меңен спонсорлар, 480 меңен район, калганын өлкә бирде. Суүткәргечнең озынлыгы 22 километрдан артык һәм искергән инде, анысын да акрын гына ремонтлыйбыз, 5 км. инде алышынды.
- Салех Сафинович, эшегездә нинди иң зур проблемалар килеп чыга?
- Иң зур проблема – финансларның җитешмәве. Шулай да туган мәсьәләләрне чишә барабыз, халык бездә аңлаучан, эшләп була аның белән. Спонсорлар да ярдәм итә тора, рәхмәт үзләренә. Әле менә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алып барабыз – күптән түгел мәктәптә ветераннарга медальләр тапшырдык, һәйкәлгә декоратив ремонт ясалыр. Сугыш ветераннары бездә өчәү генә калды, ә мин эшли башлаганда аларның саны 17 иде.
Клуб, китапханә, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшлибез, әлбәттә. Менә мәктәп белән бергә Җиңү аллеясы утыртырга планлаштырабыз. Авылны төзекләндерү эшләре даими алып барыла, җәйгә клумбалар эшләргә дә ниятләнәбез. Иң мөһиме – халык белән бергәләшеп эшлибез, шундый эш кенә бит бәрәкәтле була. Җиңү бәйрәме узгач, сабан туена әзерләнә башларбыз, ул бездә 12 июньдә узар
- Салех әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәк бәйрәмегез белән котлап, сезгә һәм администрация хезмәткәрләренә уңышлар телибез.
Ахырда Салех Сафа улының үзе турында да берәр сүз әйтеп үтик әле. Ул биредә туып-үскән, авылының чын патриоты. Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1984 елдан алып колхозда баш инженер булып эшләгән, аннары халык аңа авыл язмышын ышанып тапшырган һәм ул бу ышанычныбүгенгә тикле аклап килә, шулай булмаса, кабат сайламаслар иде үзен. Хатыны Рәйханә белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Әби-бабай да булып өлгергәннәр инде.
Салех әфәнденең оештыру сәләте зур, намусы пакь, ул бигрәк киң күңелле, кунакчыл кеше, шуңадыр да биредә еш кына өлкә күләмендәге төрле милли-мәдәни чаралар да уза. Алар клубтамы, мәктәптәме була – глава һәрчак беренче ярдәмче һәм вакыйганың уртасында кайный. Менә шундый җитәкчеләрнең тырышлыгы белән авылларыбыз гөрләп яши әле.
Наилә ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|