поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.04.2015 Мәгариф

Хисап бирергә чират торам, алдымда әле алты укытучы

Шимбә күпләр өчен ял көне. Әмма сеңлем бу көнне эшли: мәктәптә укыта. Бер шимбәдә кичке сәгать җидедә кесә телефонына чылтыраттым. Бүген кыскарак эш көнедер, гаиләсе янына кайтып, ризыкланып, бераз хәл җыйгандыр, иркенләп сөйләшеп алсак та була, дип уйлавым үземчә. Сеңлемнең:

– Хисап бирергә чиратта торам, алдымда әле алты укытучы бар. Тамагым ачты, башым бик авырта, – дигән җавабын ишеткәч, аптырап калдым.

Кәгазь эшенең исәбе-хисабы юк, төн урталарына кадәр күз чекрәйтеп утырам, дип сөйләгәне бар иде инде. Әмма кичкә кадәр мәктәптә тоткарланып, хисап бирү – башка сыймаслык хәл, минемчә. Урамда инде караңгы, шәһәр буйлап ничек кайтып җитәр икән дип борчылып, кат-кат чылтыратам. Абау, һаман җитмәгән икән чираты! Инде сәгать тугыз тулганда гына хисабын тапшырып, автобус тукталышына киткәнен белдем. Ярый әле, ире каршыларга чыгачак икән. Бу вакытта такси белән кайтсаң да куркыныч бит әле, нинди таксист очрамас...
 
Әле беркөнне генә ата-аналар җыелышы кичке унга кадәр сузылган. Инде монысы... Шулкадәр мөһим, кичектергесез нинди хисап булды икән соң ул? Сорашмадым бу турыда. Ул язулар берәр киштәдә тузан җыеп ятмас, дип кем ышанып әйтә ала? Тәмам чумдык инде сүз, кәгазь боткасына. Укытучыларга тынычлап укытырга ирек булырмы?
 
Мәгънәсез хисап-отчетларны үземнең дә биргәнем бар. Сиксәненче еллар башы. Коммуналь хуҗалыкта икътисадчы булып эшләгән чагым. “Югары”дан мондыйрак эчтәлектәге хат килеп төште: “Соңгы вакытта ала каргалар күбәеп, авыл хуҗалыгына зур зыян салалар. Шәһәрегездә күпме карга булуын тиз арада хәбәр итегез”. Ни көләргә, ни еларга белмәдек.
 
– Хезмәт хакыма өстәп, утыз процент түләсәгез, шәһәр чүплегенә каргаларны санарга үзем барам, – диде бер бухгалтерыбыз. Шаяртып, билгеле. Чама белән дә белерлек түгел бит аларның чутын. Нихәл итмәк кирәк: тоттык та, бер сан “сырлап” җибәрдек инде.
 
Берзаман оешманың алдагы егерме елга эш планын төзеп бирүне сорадылар. Анысын да уйлап чыгарырга туры килде. Шуннан соң күп тә үтмәде, илдә үзгәрешләр башланып, тормышыбызның асты-өскә килде. СССР таркалып, инде Русия дигән илдә яши башладык. Бик күп оешма-предприятиеләр юкка чыкты, коммуналь хуҗалык урынына башка исемдәгесе төзелде. Йә, алдан күрә ала идекме без бу хәлләрне? Планыбызның язмышы нинди булгандыр инде...
 
Бүгенге хезмәтем саннар дөньясыннан бик ерак булса да, мәгънәсез хисаплар белән әле дә очрашам. Өстәвенә ул хисапларны: “Фәлән сәгатькә җибәрегез”, – дип кисәтәләр. Шул вакыттан соңга каласы түгел. Нигә шундый ашыгычлык? Гомумән, мондый отчет кемгә, ни өчен хаҗәт икән дигән уй туа. “Өстәге” берәр түрә баласына кәгазь кыштырдатып утыра торган җайлы, зур акчалы эш кирәк булгангадыр, мөгаен. “Ата казыгыз ничә күкәй салды?” дигән хисап сорыйсылары гына калды.
 
Бухгалтерыбыз һәр ручка, бетергеч, башка вак-төяк өчен хисап тота. Шуларның берсен генә алган хезмәткәргә дә әллә ничә документ тутырыла, имзалар салына. Өч сумлык әйбер өчен никадәр сыйфатлы ак кәгазь, буяу тотылып, әрәм була! Ил байлыгын миллиардлап үзләштерүчеләр генә халык алдында бернинди хисап биреп тормыйлар.
 
Бер ветераныбыз әйтмешли, хисаплар – кешене куркытып тору ысулы да ул (төп эшчәнлек белән бәйлесе турында әйтмим). Вакытында яки бөтенләй бирми кара син аларны! Бу инде башыңа сугу өчен җитди сәбәп, дигән сүз. 

Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 13 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»