поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.04.2015 Спорт

Зиннәтулла Билалетдинов: «Ак барс»ны татарларның горурлыгы итү өчен тырышам»

Үзләрен бөтен дөньяга таныткан милләттәшләребез арасында иң титуллысы – Зиннәтулла Билалетдинов. Ул алты тапкыр дөнья, сигез тапкыр Европа чемпионы. 1984 елгы Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган, ә 1980 елгы Уеннарда көмеш медальгә ия булган СССР җыелма командасында сакчы сыйфатында уйнады.

Тренер буларак та уңышлары сокланырлык. Ул җитәкләгән Русия җыелма командасы 1998 нче елда үткәрелгән Олимпия уеннарында – көмеш, ә 2002 елда бронза медальләр яулады. Баш тренер буларак 2000 елда Мәскәүнең «Динамо», 2006-2008 елларда Казанның «Ак барс» командасын Русия чемпионы итүдә турыдан-туры катнашты. 2007 елда ул җитәкләгән «Ак барс» Европа чемпионнары кубогын, ә 2009, 2010 елларда КХЛ (Континенталь хоккей лигасының) Гагарин кубогын отты. 

Зиннәтулла Хәйдәр улының оста уенчы булуын раслый торган берничә фактны әйтми китсәк язмабыз тулы булмас иде. Ул СССР чемпионатларында 588 матчта уйнап, көндәшләре капкасына 63 шайба кертә. Мондый күрсәткеч күп кенә һөҗүмчеләрне дә бизәр иде, ә Зиннәтулла «Динамо»да сакчы сыйфатында уйный! Билалетдиновның спорт биографиясендә Канада кубогы өчен ярышлар аерым урын алып тора. Ул бу мәртәбәле бәйгедә өч тапкыр – 1976, 1981 һәм 1984 елларда катнаша. Безнең хоккейчылар өчен бигрәк тә 1981 ел истәлекле: финалда СССР җыелма командасы канадалыларны 6:0 исәбе белән тар-мар итә. Уеннан соң канадалылар безнекеләрдән капкачы Третьякны, сакчылар Фетисов, Васильев һәм Билалетдиновны иң яхшы уенчылар дип атыйлар. Бәлки менә шушы уены милләттәшебезне соңрак НХЛның, ягъни Милли хоккей лигасының «Виннипег Джетс» командасына тренер итеп чакырылуына этәргеч биргәндер. Аңа кадәр әле бер генә Русия (СССР) тренерын да Америкага остаз итеп чакырганнары юк иде.

Игътибар иткәнегез бардыр: уеннар вакытында бик тә җитди һәм кырыс күренә ул. Командасы җиңеп барамы-җиңеләме, эчендә кайнаган хисләрен йөзенә чыгармый. Ә тормышта ул бик тә ачык күңелле әңгәмәдәш.
 
– Зиннәтулла Хәйдәрович, сезон башында, ягъни 5 октябрьдә «Автомобилист» белән очрашу Сезнең өчен, тренер буларак, 800 нче уен иде. Ил чемпионатында моның кадәр уен үткәргән остазлар әлләни күп түгел. Ә инде 13 мартта «Авангард» (Омск) белән очрашу алдыннан Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикләделәр. Ни кызганыч, шәкертләрегез бу көнне оттырды. Менә мондый даталар, түгәрәк саннар Сезнең өчен нәрсә ул?
 
– Әлбәттә, 60 яшь тулу кеше тормышында ниндидер мөһим этап: нәтиҗәләр чыгарырга, дусларны җыеп бәйрәм итәргә. Әмма, үзегез күреп торасыз, минем бәйрәм итәргә вакыт юк: бу арада казармадагы хәрбиләр кебек яшибез – режим бозарга да, өйгә кайтырга да ярамый. Сезон башында алдыбызга куйган максат – Гагарин кубогын оту.
 
– Минем коллегаларым – журналистлар исәпләп чыгарганнар: «Ак барс» белән эшләгән сигез сезон дәвамында туган көнегезнең (13 март) алтысын команда бозда үткәргән. Дүртесендә җиңелгәнсез, бары икесен генә откансыз.
 
– Мондый статистиканы журналистлар гына «казып чыгара» ала. Мин инде элеккеләрен оныткан идем – рәхмәт, искә төшердегез. Тормыш бит гел җиңүләрдән генә тормый. Алга таба җиңәр өчен бәлки оттырулар да кирәктер. Менә «Авангард»ны да бит, минем туган көннән соң өч тапкыр рәттән җиңеп, ярымфиналга чыктык.
 
– Сочидагы Олимпиадада медаль яулый алмауны ничек кичердегез?
 
– Ничек булсын инде, бик авыр булды. Сәбәпләрен санап, акланып торасым килми. Шуны гына әйтә алам: хоккейда ике генә юл бар – җиңү һәм җиңелү. Отсаң – син шәп белгеч, оттырсаң начар кешегә әйләнәсең. Өстәгеләргә нәтиҗә бүген кирәк – иртәгәге көн хакында берәү дә уйламый. Шуңадырмы, әнә, җыелма команда тренерларын бияләй алыштырган кебек алыштыралар.
 
– Зиннәтулла Хәйдәрович, ничек хоккейчы булып китүегез хакында да әйтсәгез иде?
 
– Безнең буын (узган гасырның 50-60 нчы елларда туган малайлары хакында әйтәм) ишегалды командаларында футбол-хоккей уйнап үсте. Ул вакытта хәтта Мәскәүдә дә махсус спорт мәктәпләре әлләни күп булмагандыр.
 
Ә минем әтием Хәйдәр белән әнием Нәймә икесе дә Нижгар өлкәсенең Сергач районы, Пица авылыннан. 1952 елда алар өйләнешеп, Мәскәүдә яши башлаганнар, ә 1955 елда мин туганмын. Җәйләрен авылда әби-бабай янында уздыра идем, кышын исә ишегалдындагы хоккей мәйданчыгында, олылар әйтмешли, «шар суктык». Үзебезнең микрорайонда, округта барысын да отып бетергәч безнең команда «Алтын алка»ның Мәскәү беренчелегендә финалга чыкты. Шунда миңа Аркадий Ларионов дигән тренер игътибар иткән. «Динамо» стадионындагы секциягә чакырды. Соңыннан үзе сөйләгәнчә, аңа минем һөҗүмче сыйфатында да уйнавым, кирәк вакытта капка янына кайтып сакчыларга булышуым да ошаган икән. Шулай итеп, мин 15 яшемдә генә спорт секциясенә килеп эләктем. 1972 елда Аркадий Чернышев белән Виталий Давыдов мине «Динамо»ның яшьләр командасына алдылар, аннан соң ике елдан мин инде Александр Мальцев, Валерий Васильев кебек атаклы хоккейчылары булган «Динамо»ның төп составында уйный башладым.
 
– Сер түгел: хоккейда сакчыларга аеруча нык эләгә: секундына фәлән чакрым тизлек белән очып килүче шайбаны кәшәкә яисә гәүдәң белән туктатырга да кирәк, көндәшләр белән бәргәләшүләр дә була. Күз төпләре кара көйгән улларын күреп, әти-әниегез: «Ташла шар сугып йөрүеңне», – дип әйтмәделәрме?
 
– Алай дип әйткәннәре булмады. Чөнки мин мәктәптә дә яхшы укыдым. Ә инде «Динамо»ның яшьләр командасында уйный башлагач, баштанаяк спорт формасына киендерделәр, ашата башладылар, әле өстәвенә ай саен 70 сум акча да түлиләр иде. Аны мин әти-әнигә алып кайтып бирә идем.
 
– Ә ничегрәк тренер булып киттегез?
 
– Әле уйнаган вакытта ук «Динамо»ның икенче командасында тренер вазыйфаларын башкара идем. Уеннардан соң дәфтәремә мөһим әйберләрне теркәп бара башладым. Анатолий Тарасов, Аркадий Чернышев, Виталий Давыдов кебек атаклы тренерлар «мәктәбен» үтү дә үз ролен уйнагандыр. Шулай итеп, уйнап туктауга остаз булып киттем. Соңрак мине тренер сыйфатында Америкага чакырдылар. Мин ул хакта хәтта хыялланырга да курка идем. Шунда ук ризалык бирдем һәм җәй көне үк океан артына юл тоттым. Миңа бер айдан инглиз телендә интервью бирә алырлык дәрәҗәдә тел өйрәнергә куштылар. Тырышырга туры килде. Америкада мине барысы да Билл дип йөрттеләр. Анда үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем.
 
– Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сезне элегрәк театрда да күргәләгән булды, Салават концертында да булдыгыз.
 
– Кызганычка каршы, быелгы сезонда театрга да, концертларга да барганым булмады, эш тә эш. Хәзер, ягъни плей-офф вакытында бигрәк тә.
 
– Сезне бильярдны бик яхшы уйный дип сөйлиләр.
 
– Кем белән чагыштырасың инде. Элегрәк, әле үзем хоккейчы вакытта, атналар буе базада яткан чакта, чыннан да, бильярд суга идек. Ул да шар сугу бит. Хәзер исә бик сирәк кенә уйнаштыргалыйм. Бильярд, чыннан да, нервыларны тынычландыра торган тыныч уен. Ә хоккейда секунд эчендә ниндидер карар кабул итәргә кирәк.
 
– Күп кенә спорт сөючеләрне тагын бер сорау кызыксындыра. «Рубин»ның баш тренеры Ринат Билалетдинов сезнең берәр туганыгыз түгелме?
 
– Юк, фамилиядәш кенә. Дөресен генә әйткәндә, аның белән якыннан танышкан да юк әле. Ә болай вакыт булганда Казан командаларының (футбол, волейбол) уеннарын телевизордан күзәтеп барам.
 
– Сез Казанда ун еллап яшисез. Безнең шәһәр ошыймы?
 
– Казанны мин икенче туган шәһәрем дип саныйм. Соңгы 5-6 ел эчендә генә дә ул күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде.
 
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев мине Казанга чакырганда болай дип әйткән иде: «Син «Ак барс»ны бөтен татарларның горурлыгы итәргә тырыш!» Бу сүзләрне гел истә тотам һәм шуның өчен бөтен көчемне куеп тырышам. Шунысы куандыра: биредә җитәкчеләр дә спортның халык өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңлыйлар. Мин Казанда үземне бик иркен, рәхәт хис итәм һәм спорт карьерамның нәкъ биредә тәмамлануын телим. 
 
 
1
 
 
2
 
 
3

 


Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ 13 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»