поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.04.2015 Милләт

10 еллыгын билгеләүче «Мин татарча сөйләшәм!»дә ниләр булачак (ПРОГРАММА)

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел 10нчы тапкыр узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Татарча хатасыз» фотомарафоны, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре буенча концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт.

«Мин татарча сөйләшәм!»не Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстнанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Бу акция, һичшиксез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак. Беренче тапкыр әлеге чараны 2006 елда зыялы татар яшьләрен берләштергән “YZEБEZ” креатив хәрәкәте уздырган иде.
 

 

 
Татар – дозор

“Татар дозор-2015” квест-уены 19 апрель көнне узачак. Йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. “Татар дозор” уены “Иске Казан” префектурасыярдәме белән үткәрелә. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны гамәлгә ашыру. Уен барышында элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк. Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (якшәмбе) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырыла. Квест җиңүчеләренә "Вымпелком" ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: "Билайн" элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.
 
“Тяжело с татарским” антипремиясе
 
Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә. Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әйтик, былтыргы антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты (http://kazan-opera.ru/tat/), Симфоник оркестр сайты (http://tatarstan-symphony.com/tat/) һәм “Әкият” курчак театры сайты (http://tat.puppet-show.ru) татар телен кулланышка керттеләр. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме дә гала-концерт вакытында билгеле булачак.
 
“Татарча хатасыз” фотомарафоны
 
“Татарча хатасыз” фотомарафонының беренче этабы 21 февраль көнне – Халыкара туган тел көнендә старт алды. Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре бертигез дәрәҗәдә кулланыла. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора. Бу вәзгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты. Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә эшләнгәнен күзәтү. Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Икенче этап 16 май Казан шәһәрендә була. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылачак. Җиңүчегә бүләк – Iрhone! Бүгенге көнгә, йөздән артык хаталы элмә такталары белән фотосурәтләр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Кайбыч районнарынан килде.
 
“ШИКӘрные” дуэты яки Тукай рэп укый!
 
Быел акцияга “ШИКӘРные” төркеме кушылды. Алдарак, төркем солистлары Ислам Вәлиев һәм Туран Гатауллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көненә багышлап клип төшерделәр. Махсус, акция өчен егетләр “Тукай рэп укый” дип атлаган клип төшерде.
 

 
2015-Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы

 Билгеле булганча, 2015 ел – Татарстан Республикасында Президент указы белән парклар һәм скверлар елы дип билгеләнде. Бу инициативага кушылып, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең оештыручылары татар хәрефләреннән инсталяция әзерләделәр – Ө, Ә, Ү, Һ, Ң, Җ. Мәгълүм булганча, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең үзгәрмәс логотибы булып “Ә” хәрефе булып тора. Димәк, татар яшьләре төрле инициативаларны гамәлгә ашыруда, милли компонентның җитешсезлегенә игътибарны җәлеп итәргә тырыша.
 
Гала-концерт
 
Акциянең 10 еллыгына багышлап республиканың зур шәһәрләре буенча концерт-турлары планлаштырыла. 24 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” концерты – Түбән Кама, 25 апрельдә – Яр Чаллы һәм 26 апрельдә Казанда узачак. Шәһәрнең үзәк урамында “тере тавышка” башкарыла торган бәйсез артистлар һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре катнашында зур концерт үтәчәк. Гадәттәгечә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе 26 апрельдә – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне, Казанның Бауман урамында 15:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре катнашында зур бәйрәм концерты булачак. Шулай ук, татар хәрефләреннән инсталяция, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак. Шулай ук, Россияның башка регионнарыннан кунаклар килүе көтелә – Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Киров өлкәсеннән. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, D’ali, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак. Үзенең яңа альбомын тамашага “Алканат” төркеме  тәкъдим итәчәк. Төркемнең солисты –  Мариин театрының яшь башкаручылар академиясе солисты Артур Исламов. “Беренче канал”ның «Голос. Дети» проектында катнашуына һәм тыгыз графигына карамастан, акциянең гала-концертында яшь башкаручы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»