поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.04.2015 Әдәбият

«Язмышыңның бирче яртысын» (ДӘВАМЫ)

"Матбугат.ру"ның даими авторы Зиннур Тимергалиевның бер генә әсәре дә укучыларны битараф калдырмый. Соңгы эленгән әсәренең башын мең ярым кеше укыды. Бүген дәвамын эләбез. Ахыры - алдагы көннәрдә. Әсәрне укыгач, үз фикерләрегезне язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.

«Язмышыңның бирче яртысын» әсәренең башы монда: http://matbugat.ru/news/?id=11544 

Дәвамы:

* * *

 
Айдан артык больница палатасында аунады Илдар. Каты ятакта селкенми генә ятарга куштылар. Унсигез яшьлек егет өчен бу газап. Яшьтәшләре җәйнең бар матурлыгын тоя алдылар: җыелышып, капка төпләрендә утырдылар, су керделәр, урманнарга барып йөрделәр. Гашыйклар сөйгәннәренә айлы җылы кичләрдә мәхәббәт аңлаштылар. Боларның барысыннан да мәхрүм калды Илдар. Аңа бары ап-ак түшәмгә генә карап яту насыйп... Озак ятканнан аркасы бозыла башлады. Аның аркасын, сак кына кузгатып спирт белән чистарттылар. Ул үзе бер газап, арка кайчак чыдамаслык булып кычыта башлый. Иң читене - йомышын больница чүлмәгенә йомышлау. Аны күбрәк Фәридә апа төн куна саклады, кайчак әнисен ял иттерү өчен сеңлесе Алсу да калгалады. Яшь булса да, тормыш итәргә өйрәнде кыз. Авылның бар хуҗалык эше шул кыз өстенә төште. Сыйныфташлары Марат белән Рәсимә кулдан килгән кадәр булыштылар, билгеле. Тик алар да авыл балалары, үз хуҗалыкларында әти-әниләре эшне табып кына тора. Әнә шулай бер ай вакыт узды. Илдар янына берничә тапкыр тикшерүче килеп китте. 
 
Тик Илдар кул селтәде, Хәйдәргә шикаять язмады.
 
- Ярар инде, улым, кадалып китсеннәр, – диде Фәридә апа.
 
Илдарга утырырга ярамагач, Бикмурзин ашыгыч ярдәм машинасы белән кайтарырга кушты. Малаен алырга килгән Рәйхан абзый аңа турыдан сорау бирде:
 
- Доктор, малай ничек буласы минем, тик боргаланмый, турысын әйтегез, кыек-мыек сөйләгәнне яратмыйм, үзем дә сөйләмим.
 
Бикмурзин Рәйхан абзыйның күзләренә карады. Ул инде күп кешеләр белән аралашып, психолог булып беткән. Әйе, мин нинди генә хәбәр ишетсәм, аякта басып калачакмын, дип әйтәләр иде Рәйхан абзыйның күзләре.
 
- Абзый, улыгызның кабат аягына басар, дигән ышаныч бары 20 процент кына.
 
- Егерме булса да бар, димәк.
 
- Бар.
 
- Булды, миңа шул җитә, димәк ышаныч бар, рәхмәт сезгә, доктор. Авылга килсәгез, безгә дә сугылыгыз.
 
- Авылыгызга ике атнага бер киләчәкмен, әле күзәтергә кирәк егетне. Суык тидермәгез. Башы, куллары эшли башлады, аяк бармаклары авыртуны сизә. Өзлекмәсен, кирегә китүе бар.
 
- Аңладым. Сау булыгыз.
 
- Сау булыгыз.
 
* * *
 
Илдарны түр бүлмәгә урнаштырдар. Сарайда электән сакланып калган агач ятак бар иде. Бик ярап куйды. Бер-ике көн күрше-тирә кергәләп, хәл белешеп алды да, аннары бер төрле көннәр башланды. Фәридә апа, пенсия яшендә булса да, акча кирәккә эшләп йөри иде. Эшен ташлады, аннары ярты ел буе Илдарга группа артыннан чапты. Аның нинди газап икәнен группа алырга йөргәннәр генә белә инде.
 
Күрше тирәләрдән бары Рәсимә генә, Алсу янына кергәч, Илдар бүлмәсенә сугылды.
 
- Исәнмесез, Илдар абый.
 
Кызның һәрвакыт йөзе көләч була.
 
- Менә дигән, синең белән танцага барырга торам әле,–дип шаярткан була Илдар.
 
- Барам, Илдар абый, бары синең белән генә барам, яме! Бар егеткә шулай диярмен, яме,–дип көлә кыз.
 
- Син аларга әйт, Илдар абый киргәгегезне бирә юкса, диген.
 
- Ярар, шулай диярмен.
 
Рәсимә күренеп алгач, Илдар өчен ниндидер бер ямь кала бүлмәдә. Егет урыннан тора алмаса да, кызлар игътибары барыбер кызлар игътибары инде .
 
Январь ае иде. Тышта буран. Рәйхан абый эшкә чыкмады. Фәридә апа кибеткә киткән. Әтисе борылып Алсу кызына эндәште.
 
- Бар, өйдә утырма, Рәсимә янына кереп, өй эшен әзерләп чык.
 
- Әти, кичкәрәк керермен инде.
 
Рәйхан абзый кызына яндырып карап куйды. Алсу белә: әтисе ике сөйләшми.
 
Ул тиз генә җыенды да күршегә йөгерде.
 
- Үскән саен каршы әйтәләр, иртә әле сезгә атагыз белән бәхәсләшергә.
 
Юк, ачуланып әйтмәде ул. Тиз кабынса да, тиз суына Рәйхан абзый. Борын астыннан көлемерәп кенә куйды. Балалар үсеп җиттеләр бит. Аннары ул Илдар яткан бүлмәгә килеп керде. Малайның урыннан тора алмаганына эчтән сызланса да, тыштан күрсәтмәде. Көйләүгә калса, бала шуңа ияләшәчәк, үзен көйләтәчәк бит.
 
- Ничек синең хәлләр?
 
- Ярый әти, менә ятам.
 
- Күпме ятарга җыенасың инде шулай?
 
- Әлегә бер ел диделәр бит.
 
- Әлегә бер ел. Бил турысы ничек?
 
- Сызламый инде, әти.
 
- Ярар, сызламагач, бик яхшы, - дип әти кеше ятакка утырды, аннары сакланып кына малаеның аркасына кулын кертте.- Авыртамы ?
 
- Юк, әти.
 
Рәйхан абзый көчле кулы белән курчак кебек кенә ябык гәүдәне өскә сак кына күтәрә башлады.
 
- Әти...
 
- Авыртамы?
 
- Юк.
 
- Шулай булгач, нәрсә дип шыңшыйсың?
 
- Ярамый, диделәр бит.
 
- Алтмыш килолы егеткә ярамый инде, кырык килолы скелетка ярый, шыңшыма!
 
Илдар үзе дә күптән туйган инде тик ятып. Аның, аз гына булса да, күтәреләсе килде тагын.
 
- Әй, үзең көчәнмә, иртә әле, малай актыгы, сине генә күтәрер егәр бар әле минем.
 
Шулай сакланып кына улын күтәреп утыртты Рәйхан абый, аннары аркасына мендәр кыстырып куйды.
 
- Авыртамы?
 
- Юк, әти.
 
Илдарның гел, ятып торган җирдән күтәрелгәч, башы әйләнә. Тик аның күптән утырып карыйсы килә иде инде. Шуңа күңеле күтәренке.
 
- Менә атна буе шулай, әлегә көн саен, бишәр минут утырачаксың. Тик үзең көчәнәсе булма!
 
- Ярар, әти, – дип бала рәхмәтле күзе белән атасына карады.
 
- Тәк, әйдә балавыз да сыкмыйбыз, сине балавыз сыгып урында ятсын өчен үстермәдем мин.
 
Ике ир шулай килештеләр. Фәридә апага да, Алсуга да бер сүз әйтмәделәр.
 
Сер озак тора алмады, билгеле. Малайны күтәреп азапланган Рәйханны күргәч:
 
- Рәйхан, нишлисең син? Бетерәсең бит баланы, – дип кычкырды Фәридә апа.
 
- Бетәсе булса, беткән булыр иде инде, атнадан артык утырып тора инде малай.
 
Менә сиңа яңалык. Тавышка йөгереп кергән Алсу, абыйсына яшьле күзен күрсәтмәс өчен, Фәридә апа артына сыенды.
 
Март башында йортка Бикмурзин килеп керде.
 
- Кая, ничек сез, Сабиров? – дип бүлмәгә узды.
 
Илдар утырып тора иде.
 
- Алай, менә сиңа кирәк булса, кем торгызды инде сине?
 
- Әти торгыза, үземә көчәнергә кушмый тик.
 
- Анысы яраган икән әле, - диде табиб һәм янында басып торган Рәйхан абзыйга борылып эндәште:
 
- Кая, абзый, сак кына йөзтүбән әйләндерик әле, мин карарга тиеш, зыян булмаган микән?
 
Авыруны карап чыккач:
 
- Тәртип бар да, утыра башлагач, утыр инде син, үзең көчәнмә, атаң сүзен тыңла, энем.
 
Бикмурзинны капкага кадәр Рәйхан абзый озата чыкты.
 
- Димәк, егерме процентка ышаныч куйдың инде, абзый.
 
- Куймадым, куям, ышаныч булмаса, адәм баласы ышанычсыз-өметсез нигә яши? 
 
- Абзый, зинһар, бик сак булыгыз.
 
- Беләм “пытыр Рәйхан “ булсам да, җүләр түгел мин.
 
Доктор Рәйхан абзыйның җилкәсеннән какты да саубуллашып чыгып китте.
 
Рәйхан абзый, өйгә кире кергәч, Фәридә апа сорап куйды:
 
- Фәтих Кәримович нәрсә диде? 
 
- Нәрсә дисен, җитте аңа урына өстендә аунарга, - диде, һәрвакыттагы кебек кырыс кына.
 
Кырыс булса да, сак кына кагылды балага. Бердәнбер улы бит, нәсел дәвамы. Ул инде Илдарга тезләрен дә бөгәргә куша башлады. Ни гаҗәп, аяклары егетне тыңлады. Шулай ата белән баланың тырышлыгы үзенекен итте. Илдар май башында капка төбендә кинәнеп утыра иде инде. Билгеле, үз аягы белән чыкмады. Аны Рәйхан абзый күтәреп чыгарды.
 
- Утыр әйдә монда, өйдә ятасың юк.
 
Май ае. Бер ел вакыт узып киткән икән инде. Нинди газаплы ел узды. Илдар, мондый бәхет үзенә тәтемәс, дигән иде. Менә атасы тырышлыгы белән насыйп булды бит. Сиринә исенә төште. Ел буена бер тапкыр да, аның янына килеп, хәлен белмәде кыз. Шәһәргә укырга кергән, диделәр. Гарип егет нигә инде аңа? Җавапсыз мәхәбәттән йөрәге кысылып куйды егетнең. .
 
- Ай, Илдар абый, танцага иртә бит әле, кич килерсең, нигә көндез көтеп утырасың әле мине?
 
Рәсимә Илдарны капка төбендә күрү шатлыгын яшерми, йөзе балкыган кызның.
 
- Миңа кадәр башка егетләр күреп өлгермәсен дип, алдан ук чыктым, – дип егет тә авызын ерды.
 
- Юк, килмәсләр, мин аларга, Илдар абый кирәгегезне бирә, дидем инде күптән. Кич чыгар җай юк әле монда. Имтиханнар борын төбендә. Алсу өйдәме, Илдар абый?
 
- Өйдә, сине көтә.
 
Кыз капкадан кереп китте.
 
Җәй айларын капка төбендә үткәрде егет. Үзең генә бүлмәдә яту түгел инде ул, ара- тирә күрше-күлән үткәләп китә. Туктап сөйләшеп тә алалар. Кара көз айлары җиткәч, тагын Бикмурзин килеп чыкты. Авыруны карап чыккач, Рәйхан абзыйга борылды:
 
- Нәрсә дим инде, абзый, тәртип әлегә бар да.
 
- Доктор, малайны аякка бастырырга кирәк.
 
- Мин култык таякларын китерергә кушармын. Инде елдан артык вакыт үтте, чатнаган җир төзәлеп беткән. Йөрәкле кеше икәнсез, Рәйхан абзый, минем сезгә хөрмәтем зур.
 
- Сезгә рәхмәт, Фәтих Кәримович, сез карап, ышаныч биреп тормаган бусагыз, көчем җитмәс иде алай.
 
- Аллага тапшырдыкмы?
 
- Әйдәгез, доктор.
 
Алар ике яклап утырып торган Илдарны култыклап алдылар да аягына бастырдылар.
 
Аяклар калтырап торсалар да, басып калырга тырышып көчәнәләр. Димәк, атлап китәргә теләкләре бар, егәр генә кирәк.
 
- Ничек? - Бикмурзин егеткә карады.
 
- Көч юк, доктор.
 
- Көче килер тик ятмасаң, инде үзеңә тырышырга кирәк булыр. Тик яткан ташка мүк үсә.
 
- Мин аңладым сезне.
 
- Бик яхшы, аңлагач. Рәйхан абзый, берәр ай шулай ярдәм итеп, бастырып торыгыз, аннары үзе басып тора башласын.
 
- Тик ятарга ирек бирмәм, доктор.
 
- Кемгә-кемгә, сезгә ышанам.
 
Аякка басу озак барды. Башта аяклары арып, кире урынга төшәргә итенде. Тик янында басып торган Рәйхан абый ирек бирмәде.
 
- Бас, бас малай актыгы. Утырырга тизрәк,  алтмыштагы атаң муенына менеп утыр тагын...
 
Шулай вакыт узган саен Илдар, култык таякларын да ташлап, бары бер таякка гына таянып йөреп китте.
 
* * *
 
Тормыш шулай акрын гына ага торды. Алсу белән Рәсимә дә, шәһәргә барып, укырга керделәр. Программист булырга исәпләре. Шәһәр ерак түгел, бары унбиш чакырым гына. Илдар да алардан калышмады, читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый башлады. Зоотехника бүлегендә. Шулай яз айлары иде. Илдар дәресләрен карап утыра. Өйгә Рәйхан абзый килеп керде дә Илдарны күзе белән эзләп табып эндәште:
 
- Малай!
 
Илдар күтәрелеп карады.
 
- Әйдә әле минем белән.
 
Өйдә әтигә каршы эндәшү юк, Илдар, торып, атасы артыннан тышка чыкты. Ата кеше малаен көтеп тормады, сарайга кереп китте. Илдар, аннан калышмыйча, артыннан атлады.
 
- Менә кара!
 
Кышкы сарай идәнендә өч баш куян кайнаша иде.
 
- Әти, ник алып кайттың аларны?
 
- Өйдә тик кенә утырмассың бит инде, менә карарсың.
 
- Тик утырма, дип инде, әти, мин бәрәңге бакчасының бераз җиренә ике парник ясап куймакчы идем, син ничек уйлыйсың?
 
- Начар фикер түгел, колхозда эшләп, ыштан киеп булмый хәзер. Алсуны да укытып бетерергә кирәк. Ул кыз кеше, әнә ноутбук сорый. Ссуда алдым бүген. Базарга сугылган идем, берсе куян сатып тора. Кызыгып алып кайттым. Такта, брусларга да заказ бирдем, иртәгә китерәселәр. Тотынып карыйк әле, улым.
 
- Тик менә бу таякны ташлап бетереп буламы, юкмы?
 
- Ташларсың, муеннан эшкә батсаң, таяк түгел, тамак та онытыла,–диде киңәшер кешесе барлыгына күңеле булып Рәйхан абзый.
 
Шулай иттеләр дә. Билгеле, Рәйхан абзый такта, брусларны үзе ташыды. Барыбер малайга артык күтәртергә курыкты. Шуның кадәр тырышып, аягына бастырды.Тик менә, электр пычкысы булса да, кулына ике куллы пычкы алды, икенче башын Илдарга тоттырды. Кадак- чүкеч тә малай кулында булды.
 
Шулай итеп, хуҗалыкта куяннар өчен оялар да булды, ике зур гына парник та үз урынын алды. Фәридә апа, борчылса да, Рәйхан абзыйга каршы төшмәде.
 
- Тәк, әнисе, бар, ашыңны кара әле, монда ирләр өстендә торма! 
 
Әни кеше йортка кереп китсә дә, тәрәзәгә күз салгалап торды.
 
Бердәм эш таркалмас, ди. Илдар җәй буе парниклар, куяннар белән булышты. Укуын да ташламады. Алсу да каникулда абыйсына ярдәм итте. Ике баланың шланг белән бер-берсенә су чәчрәтеп уйнавын карап тору күңелле иде ата-анага. Аннары Илдар, якын-тирәдән әйбер барып алу өчен, таякка тотынмый башлады. Таяк онытыла төште. Физик хезмәт Илдарны аягына бастырып бетерде. Беләгендә көч тә иңде. Көрәшче “пытыр Рәйхан малаена“ атасы төсе йогуы сизелде. Шулай итеп, ничә ел гаилә өстендә торган кайгы аларны калдырып китеп барды. Йортка ямь иңде, күз яшьләрен яшьләрнең көлгән тавышлары алыштырды. Алсу, Рәсимә, ике яктан басып, Илдарны компьютер серләренә өйрәтергә тотынды.
 
Әле җәй башы гына булуга карамастан, күрше авыл кибетләренә Илдар үстергән кыяр, помидорлар сатуга чыкты инде.Үз авылындагы Суфия кибетенә яшелчәне илтмәде ул. Алай да җәй буе саткан яшелчәдән кергән акча, яхшы гына мая тупларга ирек бирде.
 
Алсу да инде көзгә, мода буенча киенеп, кабат укырга китә алды. Авыл кызы, димәссең. Аның артыннан сыйныфташы Марат атлады, ул да укый, геолог булырга. Ике яшь йөрәкне мәхәббәт җепләре бәйләп килә. Ярар, ата-аналар каршы түгел. Маратның апасы Сиринә әнә Суфия малаена кияүгә чыкты. Шәһәрдә торалар икән. Суфия фатир алып биргән. Илдар, Сиринәнең кияүгә чыгуын ишеткәч, йөрәге кысылып куйса да, ничек бар, шулай кабул итте. “Мин дә сине яратам, Илдар җаным, - димәде бит егеткә.“
 
Шулай итеп, кара көз дә җитте. Ата белән малай керем белән чыгымны исәпләде.
 
- Әти, бу куяннар үрчесә дә, әллә ни файда булмады.
 
- Шулай икән шул, аларны үрчетеп файда юк.
 
- Яз башында биш үгез алсак, ничек булыр икән, аннары мин авыл советыннан яныбыздагы буш җирне сорадым әле. Тагын өч парник куярга исәп.
 
- Нәрсә диделәр соң?
 
- Салымын түләсәң, ал, диделәр.
 
- Шулай инде, тик яткан җиргә берәү дә игътибар итми, кешегә булса, акча бир аларга.
 
Кичке ашны ашагач, Илдар капка төбенә чыкты. Таяк күптән онытылды. Шул вакыт арасында укып, права да алды инде. Бер “Газель» машинасы алырга исәбе Илдарның. Хуҗалык зурайган саен, техника кирәге үзен ныграк сиздерә башлады. Парниклар да арткач, яшелчәне төяп илтергә кирәк, тирә - як кибет хуҗалары әнә, әле кыш җитмәгән, Сабантуйга яшелчә булмас микән, дип сораштыргалыйлар. Үз уйларына чумып чыгып килгән Илдар караңгыда капка төбендә утырган карачкыны күреп сискәнеп китте.
 
- Абау...
 
- Нәрсә, кызлардан куркасыңмыни, Илдар абый?
 
Күрше кызы Рәсимә икән.
 
- Кара телогрейка киеп чыккансың да.
 
Кыз рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
 
- И-и-и, мине танцага чакырган булды, кайтканда каршыга мәче чыкса, ташлап качарсың син.
 
Аңа кушылып Илдар да көлде.
 
- Юк, качмыйм.
 
- Ярар, сүздә батыр инде сез шулай.
 
- Ник берүзең генә утырасың? 
 
- Кем белән утырыйм инде мин тагын, Алсу белән Марат клубка киттеләр.
 
- Ник син бармадың?
 
- Мине алып барырга кеше юк бит, бер егет бар да, тик ул караңгыда өеннән чыгарга курка, – дип Рәсимә тагын көлеп җибәрде.–Менә, мин әйтәм, капка төбеннән керергә куркыр, болдырына кадәр озатмыйча булмас инде, дим.
 
- Үчекләшмә инде.
 
-Үчекләшсәм, нәрсә булган. Бәлки, сиңа ачуым килеп утырамдыр.
 
- Миңа? Ни өчен?
 
Рәсимә торып басты да, егеткә туры карап эндәште:
 
- Син больницада ятканда, төнлә кемдер килеп, Хәйдәр абый машинасының бар тәрәзә пыяласын коеп төшергән иде.
 
- Ишеттем мин аны, кем ватканын белә алмадылар бит.
 
- Мин коеп төшердем аны, караңгы дип куркып тормадым, әти-әни йоклап калды, тәрәзәдән сикереп төштем дә...
 
Рәсимә кырт итеп борылды да, үз йортларына таба атлап китте.
 
Илдар авызын ачкан килеш аны карашы белән озатып калды. Башта аякка басарга дип тырышты, аннары менә хуҗалыкны күтәрәм дип чапты. Баксаң, әнә нинди кыз үсеп җиткән күршедә генә. Рәсимәнең башын туры тотып атлап барганын сокланып күзәтте. Кара нинди сылу! Буй-сыны нинди төз! Кара, аның Сиринәдән соң бер кызга да күз салганы юк икән бит! Илдар кызны капкаларыннан югалганчы күзәтеп торды да өйгә кереп китте. 
 
Кыш буе хуҗалыкта эш кайнады.
 
Яз башында инде сарайда дүрт үгез тора иде. Ике парникка өстәп, авыл башында тагын да зуррак, заманча эшләнелгән дүрт теплица калкып чыкты. Аларны карарга, билгеле инде, үзләренең генә көче җитмәде, дүрт авыл хатыны ялларга туры килде. Кредит аласы булды, тик кире кайтару авыр булмаячак, керем яхшы.
 
“Мин нәрсә, тик утыраммыни?”–дип Фәридә апа зарлангач, хуҗалыкка йөз баш каз бәбкәләре өстәлде. Көчеңне кызганмый эшләсәң, тормыш авылда да яхшы бара. Илдар, кызык өчен шул авыл башына койма тотып, бераз виктория дә утыртты.
 
Авыл халкы да күрде инде бу үзгәрешне. Шуңа күрә чирле Рәйхан малаен “Морза Илдар”дип атый башладылар.
 
- Кара син бу малайны, аякка басмас дигәннәр иде. Нинди басмаган! Әнә хуҗалыклары ничек үсеп килә, тик тормый бер дә. Чып-чын Морза инде!
 
Алсу белән Рәсимәнең компьютерга өйрәтүе ярады Илдарга. Компьютер белән исәп–хисап алып баруы җиңел икән. Яшелчә ташырга “ГАЗель» машинасы да алып җибәрде. 
 
* * *
 
Шәһәр квартирасында бүген инде дүртенче көн ялгызы, кечкенә Рамил белән үзе генә куна Сиринә. Ир канаты -Хәйдәр әнисе Суфия апаны озатырга чыгып киткәннән бирле өйгә кайтып кергәне юк. Бу хәлләргә ияләште инде Сиринә. Хәйдәр, тартып керәм, дип чыгып киткән җиреннән дә шулай икешәр көн юкка чыгып тора. Аннары сакалга батып, шешенеп кайтып керә. Бик каты махмырдан була. Баш төзәтергә акча сорый башлый, таптыра, булмаса, кул да күтәрергә күп сорамый. Болай ул югында өйдә тынычрак та әле. Ичмасам, чыгып киткән җиреннән башка кайтмаслык булып юкка чыксын иде, дип аз гына теләмәде хатын.
 
Күпме көндәшләрне узып, авылның бер дигән егетен кулына төшерде бит Сиринә. Бик бәхетле итеп сизде үзен. Менә дигән таза гәүдәле, мода буенча киенгән, машиналы егет иде бит Хәйдәр. Үзен җиңүче итеп тану Сиринәгә тагын да горурлык өстәде. Их, тиле яшьлек! Яшьлекнең күзе сукыр була икән, аңлады моны хатын, тик соңга калып аңлады.
 
Башта бар да яхшы иде кебек. Хәйдәрнең әти-әнисе фатир алып бирде. Авылдан чыгып китеп, кемнең шулай тиз генә фатирлы булганы бар? Сиринә каршыдагы мәктәпкә укытучы булып урнашты. Бераздан Хәйдәрнең сәер яклары күренә башлады. Ул никтер эшкә урнаша алмады. Шәһәр буйлап эзләп йөргән булды, урнашып та карады, хәтта берничә җиргә, тик эшли алмады. Әллә нинди сәбәпләр табып бетерде: кайсында эше авыр, аз түлиләр, кайда коллективта җыен җүләрләр җыелган була. Шулай өйдә генә утыра бирде. Сиринә эшкә дә чапты, гаиләне дә карады. Ул кайтышка Хәйдәр ашарга пешереп кую түгел, савыт-саба да юмаган була. Әле мәхәббәт парыннан айнып бетмәгән Сиринә, кайтуга ирен көйләргә тотына:
 
- Көне буе ач утырдыңмыни, җаным, хәзер ашарга пешерәм, чәй куеп җибәрәм.
 
Сиринә ул вакытта Хәйдәрнең бөтенләй тормыш итәргә яраксыз кеше икәнен аңлап бетерми иде шул. Бай гаиләдә бердәнбер бала, кадер-хөрмәттә үсте. Башка авыл балаларына эләккән кебек, аңа хәтта бакча чүбе дә тәтемәде. Ашыйсы килсә, ашарына пешкән, өсте-башы һәрчак чиста. Шуңа ул ничек тә булса тормыш алып барырга кирәген бөтенләй уйлый белмәде. Ике атнага бер әнисе килеп торды. Малаеның кулына учлап акча тоттырды. Тик ул акчалар инде үзенә генә түгел, ә гаиләсенә кирәк, дип башына да китермәде ир кисәге. Ул шулай өйрәнгән, әти-әни кулына акча тоттыра, һәм ул акчаларны бары үзе генә туздыра. Бу турыда Сиринәгә бер сүз әйтмәделәр. Шулай булмый ни, киленгә акча турында әйтсәң, үзенә тартып алыр. Хәзерге киленнәр барын булдыра.
 
Шулай барган тормыш, Сиринә бәбәй алып кайткач, тагын да авырайды. Инде иргә игътибар кимеде, күп вакытны бала алды. Вакытында ашарга да пешми кала, декрет акчасы да күп түгел. Ашамлык, квартира өчен түләү дә кыенлашты. Сиринә Хәйдәргә эш турында әйтә башлады. Тик бу Хәйдәргә ошамады:
 
- Нәрсә, минем муенда утырыргамыни исәбең?–дип җавап кайтарды.
 
Билгеле, елдан артык хатын җилкәсендә утырдым, дип уйлый белмәде. Хәйдәр әти-әнисе һәм янында бөтерелеп йөргән кызлар тарафыннан үзен генә көйләргә ияләнгән шул. Сиринәгә дә ул бар кызларга караганда үзен яхшырак көйләгән өчен генә өйләнде, монда мәхәббәтнең бер катнашы юк. Тик менә хатынның игътибарын бала хәзер күбрәк үзенә тарта. Ул моңа риза түгел инде билгеле. Хәйдәрнең Сиринәгә карашы үзгәрде. 
 
Бала төн уртасында да елап уяна. Сиринә, торып, баласын карый, кабат йоклатыр өчен, бишек җырын көйли. Бу ирнең ачуын гына кабарта.
 
- Бар әле, кухняга кереп шыңшы! –дип кенә җикеренә.
 
Шулай тормыш акрын гына артка тәгәри башлады. Бервакыт алдына пешкән ит китереп куймаган өчен дә Хәйдәр тавыш чыгарды:
 
- Мужикмы мин, юкмы, ботка ашап утырырга. Нәрсә миннән көләсең?–дип кычкырды.
 
Мужик булгач, эшләргә, ит алырлык акча табарга кирәк.Ул аны уйлый белмәде.
 
Авылда яшәгән әнисеннән ярдәм сорарга оялды хатын. Бөтен авылга таралыр, элеккеге Хәйдәрне эләктерә алмый калган көндәшләр бот чабып көләрләр, дип уйлады. Ризыкны чак җиткереп килгән чибәр Сиринә бик биреште, ябыкты, элеккеге чибәрлек юып алган кебек юкка чыкты. Балага да ими сөтен җиткерә алмады. Ир бала тамакка таза. Ясалма сөт алып кайтасы иде, аннары төрле җиләк-җимеш каптырасы иде дә Рамилгә, тик акчасы юк бит, каян аласың, ди аларны?
 
Ишек ачылып китте, башта фатир эченә сасы махмыр исе таралды, аннары ир канаты килеп керде. Суфия биргән акчаларны туздырып бетергән, шешенеп, сакалга батып беткән. Бик зур эш майтарган кебек кайтып керде. Дөресрәге, ашыйсы килгәч, хатын исенә төшкән. Исәнме-саумы юк, бала турында да сорамады.
 
- Ашарга бармы?
 
- Бар, кухняда.
 
Аз булса да тамак ялгап алырмын дип, Сиринә калган ярмадан ботка пешергән иде. 
 
- Тагын ботка, әйеме, кайчан аш була инде өйдә? Бөтенләй ялкауга әйләндең әле син, аш та пешерә белмисең.
 
- Итен, бәрәңгесен алырга акча юк, иртәнге якта суд приставлары белән коммунальщиклар килделәр. Әҗәт күп җыелган, түләмәсәгез, опись яыйбыз, диделәр.
 
- Түлә шулай булгач, ник түләмисең?
 
Хәйдәр минут эчендә ботканы сыпыртып куйды. Үзең ашадыңмы, баланың карыны ач түгелме, диеп сорау юк.
 
- Каян, нинди акчалар алып түлим ди мин аны?
 
- Кешеләрнең хатыннары ничек түли син дә шулай түлә.
 
- Кеше хатыннарына ирләре уч тутырып акча алып кайтып бирә.
 
- Тагын тотынасыңмы? Нигә әле мин сиңа акча табарга тиеш, ә? Син кем шулкадәр ир муенында утырырга?
 
- Ничек ир муенында утырыйм, ди мин, декрет акчасына яшисең бит син үзең дә.
 
- Ә алаймыни, син баймыни әле, кая, алайса, баш авырта, бер яртылык акча бир.
 
- Ул акча алган көнне үк тотылып бетә бит!
 
- Мин сине әле жәлләп килә идем, мә алайса! 
 
Хәйдәр, кизәнеп, Сиринәгә сугып җибәрде.
 
Әйләнеп барып төште хатын, ул мондый кыйнауларны күп күрде инде. Исеңдәме, Сиринә, сыйныфташ малайларга ул шулай сугып җибәрә иде, нинди көчле, дип Хәйдәргә сокланып карый идең. Мәктәп коймасын тибеп сындырганда, көлеп тордың. Берәүне дә кызганмаган бәндә, сине кызганыр, дип белдеңме? Башың кайда иде синең, башың? Ни уйлап, шушы Хәйдәр артыннан чаптың? Сыйныфташың Илдарны нишләтте ул? Урыныннан тора алмаслык итеп имгәтте, башта куркып йөрсә дә, соңыннан ни диде? “Бик яхшы акыл керттем мин аңа,”–дидеме? Хәлсез хатын, торып, аягына басты.
 
- Алай да аңламасаң, әйдә киен, Рамилне дә киендер.
 
Сиринә куркып сорады:
 
- Нигә?
 
- Менә хәзер икегез дә чыгып ычкыныгыз моннан, бер ярты тапмыйча кайтып керәсе булмагыз! Алга таба менә шулай булыр өйдә.
 
- Нишлисең, Хәйдәр, кич якынлаша бит инде, нинди ярты ди ул, каян табыйм мин аны?
 
Хәйдәр тагын сугап җибәрде.
 
- Ике минут, юкса якагыздан тотып болгыйм ишектән, бер яртысыз кайтып керәсе булмагыз!
 
Сиринә тиз-тиз өстенә элде, аннан баланы киендерде, буш ими суырган кечкенә Рамил көйсезләнә, елый ук башлады.
 
- Ычкыныгыз тизрәк, махмыр өстенә тагын аның шыңшыганы гына җитми монда.
 
Шулай итеп, кич якынлашуга карамый, ач бала белән ач ананы урамга куып чыгарды җәфа ир. 
 
* * *
 
Шәһәр буйлап баласын күкрәгенә кыскан килеш хәлсез хатын атлый. Аның кулында баласыннан башка берни дә юк. Бар байлыгы - өсләренә кигән киеме. Барлык көчен җыеп, авылга кайтасы була. Юл чатына таба атлаган ханым, баласын күкрәгенә кыскан да саташкан кеше кебек сөйләнә, карыны ач бала аның күкрәген талкып елый.
 
- Елама улым, елама, менә хәзер әби янына кайтабыз. Анда барысы да бар, тәмле сөт тә, алмалар да күп анда, безнең әбинең алмалары шундый тәмле. Улым рәхәтләнеп ашар менә, еламас та улым. Әбисе тәмле итеп ботка да пешереп бирер, матур күлмәкләр дә күп булыр, Алла боерса.
 
Сиринә шулай сөйләнде, әллә үзен юатты, әллә баласын. Тик инде ул бер карарга килгән, башка ире янына әйләнеп кайтмаячак. Ул бары арттан Хәйдәр куа чыкмасын дип кенә курыкты, шуңа күрә кызу–кызу атлап, юл чатына чыгып җитәргә ашыкты.
 
- Менә, улым, килеп җиттек, хәзер берәр машиналы абыйны туктатабыз да...
 
Бала елап арган, ара-тирә сулкылдап кына куя.
 
Кичкә таба шәһәр белән авыл арасында машина аз йөри. Сиринә кулын күтәреп озак басып торса да, ара-тирә узып киткән машиналар туктамыйлар гына бит. Законнар катгый, сабыйлар өчен махсус утыргыч булмаса, зур гына штраф түлисе. Берәүнең дә алай юкка гына акча чыгарып саласы килми. Озак торды хатын шулай. Кулдагы баланы куярга урыны да юк бит, ичмасам. Сиринәнең беләкләре арып бетте. Инде менә егылам–егылам, дип торганда, каршысына кыйбатлы чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында кырык биш–илле  яшьлек ир:
 
- Кая кайтасыз, кайсы якка? –дип сорады. 
 
Сиринә аңлатып биргәч:
 
 - Ул якка түгел шул, район үзәгенә кадәр генә идем. Ярар, утырыгыз әйдә, ерак авыл түгел икән, кич бала белән кайчан кайтып җитәсең әле, - диде. 
 
Сиринә рәхмәтле күзләре белән иргә карады:
 
- Рәхмәт абый, бик зур рәхмәт сезгә,- диде кабинага кереп утыргач.
 
- Абый дип, алай картайтма инде мине, бер дә абый буласы килми эле,- дип көлеп куйды ир.–Гомәр исемле булам мин, Гомәр диген.
 
- Юк инде, ничек сезгә алай дип әйтим?
 
Сиринәнең шаярыр җае юк. Үтереп карыны ачкан. Ботканы Хәйдәр ашап бетерде, кечкенә Рамил дә кабат борчыла башлады.
 
- Ярар, әйтмәсәң үпкәләмим,–дип тагын авыз ерды ир,–бу бандит нигә еларга маташа әле монда?
 
- Ашыйсы килә аның.
 
- Улаймыни, кая әле менә сумкамда яңа алган батон бар иде, каты җирен сындырып бирик әле, тик суырсын шунда. Курыкма, без менә тастар башын суырып үстек, пычак та булмады,- дип сумкасын ачып җибәрде ир.
 
Яңа пешкән ипи исе кабинага таралды, ул Сиринәне кызганмый борынына ук үтеп керде. Ачлыктан хәлсезләнгән хатын, бу искә башы әйләнеп, аңын җуйды.
 
- Сеңелем, сеңелем ни булды? Балаң төшеп китә бит.
 
Гомәр ана кулыннан төшеп барган баланы күтәреп алды.
 
Чит кеше кулына килеп кергәнен Рамил сизде дә елый башлады.
 
- Ай, Аллам, ни булды соң?–Гомәр, аяк астыннан үрелеп, су алды да хатын авызына салды.
 
Сиринә йотылып су эчте, аннары күзләрен ачты:
 
- Абый, аз гына шул ипи кисәген миңа сындырып бирегезче, зинһар өчен.
 
- Сеңелем, синең ашаганың юкмыни бүген?
 
Сиринә башын селкеде, бүген аның ризык капканы юк.
 
- Алай, мә, сеңелем, суны тагын эч, моннан ике километр кафе булырга тиеш, шунда тукталырбыз.
 
- Минем анда керерлек акчам юк.
 
- Кирәкми, сеңелем, акчам бар минем.
 
- Аны кабат кайтарып бирә дә алмам әле, абый.
 
- Тәк, сеңелем, сөйләшми генә тик утыр, яме! 
 
Гомәр, бер кулы белән бала тоткан килеш, машинасын кабызды, аннары бер кулы белән генә идәрә итеп кузгалып китте. Баланы кабат әнисе кулына тоттырырга шикләнде. Бу хәлсез хатын аяк астына төшереп җибәрер тагын.
 
Кафе янына ук килеп туктатты ул машинаны.
 
- Тәк, кая әле, егет,– Гомәр баланы арткы утыргычка салып куйды,–тик кенә ят яме? Сеңелем, карап тор, төшеп китмәсен,- дип кафега кереп китте.
 
Кире чыкканда, бер кулына җылы шулпа гына салган пластмасса тәлинкә белән ике кашык, икенче кулында балалар өчен кечкенә савытта җимеш пюресе иде.
 
- Мә әле, сеңелем ашап ал,- дип Сиринә кулына шулпа тотырды да, кабат кафедан әйләнеп, чәй күтәреп чыкты.
 
Аннары, пюрене тотып, арткы утыргычтагы бала янына кереп утырды, Рамилне алдына алды:
 
- Кая әле, егет, бер ашап алыйк.
 
Сиринә, шулпага ябышкан җиреннән туктап, Гомәргә эндәште:
 
- Абый, мин аны үзем ашатыр идем.
 
- Хе, сеңлем, мине бала карый белми дисеңме әллә? Ике тишек борын үстердем инде мин. Ике кызым бар, кияүдә инде алар икесе дә, берәр оныгым бар. Бала бакканым бар минем, сеңелем. Син, әйдә, аша- аша, сумкадан батон да сындырып ал.
 
Сиринә батон сындырып алды да кабат ашарга тотынды. Рамил Гомәр абзый аз-азалап каптырган пюрене сыпырта барды.
 
-Хоо, егет, вәт аппетит синдә, таза егет булып үсәрсең, болай булгач.
 
Шулпа ашап, кайнар чәй эчеп алган Сиринә, Гомәр абыйга чиксез рәхмәтләр әйтеп, машина утыргычы артына сөялде. Бар тәне белән тоеп торды, аның ике күкрәгенә дә шаулап сөт килеп төште. Ике күкрәк тә тыгызлап тула башлады, аларның инде күптән болай тулганнары юк, сызлый ук башладылар.
 
- Абый, мөмкин булса мин, балага ими ашатып алыр идем.
 
- Шулаймы, ярар алайса, тәмле әйбер бетте, егет әле туймады да, кая, кашыкны бир, егет, әнә әниең ими ашата хәзер,–дип баланы әнисе алдына куеп, тышка чыгып басты. Рамил ике кулы белән әнисенең тыгыз күкрәген эләктереп алды. Аннары ими ашарга кереште. Ник шунда дөньясы җимерелми, Рамил имине тиз генә ычкындырмаячак инде хәзер.
 
* * *
 
Гомәргә кырык сигез яшь, тормыш иптәше белән ике кыз үстерде. Балалар инде үсеп буйга җиткән, кызлар күптән кияүдә. Тик менә әби–бабай булып тигез картаю насыйп булмаган икән шул. Ике ел элек аның хатыны йөрәк өянәгеннән ике кызын, хәләлен калдырып китеп барды. Парлы тормышлары төрлечә булгандыр. Гомәр үзе район үзәгендә туып–үсте. Менә шунда авылдан техникумга укырга килгән кызга өйләнде. Туксанынчы елларда тормышлар чуалып китте. Тик Гомәр җеп очын эләктереп алды, башта үзләренең урам якка карап торган гаражларыннан кечкенә генә автомастерской ачып җибәрде. Халык машина сатып ала башлады, клиентлар күбәйде. Бераз акча кергәч, инде зур автомастерской ачты. Башта үзе эшләде, аннары эш белүче егетләр җыйды. Менә шулай алга китте бизнес. Аның хәзер район үзәгендә өч шундый машина төзекләндерә торган мастеркойлары һәм райондагы зуррак авылларда запчасть сата торган өч кибете, шәһәрдә автосалоны бар.Барын булдырганчы бик күп чабарга туры килде аңа. Ике кызы үскәнен күрми дә калды. Өйгә бик соң гына кайтты. Хатыны 
тәрбияләде кызларны, аңа алдына бала утыртып сөю аз эләкте. Менә хәзер инде алай ашыгып чабасы да юк, бар да көйләнгән. Кызлар кияүгә чыгып киткәч, ике катлы йортта да берүзе торып калды. Шуңа өйгә кайтасы да килми аның. Их, улы булмады бит, бик теләде ул малайны, ходай насыйп итмәде. Менә хәзер барысы да бар. Ике катлы йорт, район үзәгендә берничә фатир, шәһәрдә өч бүлмәлесе тагын. Акча ишелеп керә. Нишли инде ул хәзер акча белән? Кызларга ярдәм итәр иде, кияүләр үзләре дә эшмәкәрләр, бабай ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Акыллы, төпле кияүләр икесе дә, ике кызы да балда, майда йөзә. Тормышы җитеш.
 
Менә аның каршысына ике җан иясен чыгарып куйды язмыш. Ул күз кырые белән кабинага карап алды. Бала анасының күкрәгенә ябышкан да ими ашый. Гомәр күтәрелеп күккә карады, рәхәт булып китте. Шул рәхәтлек аңа шушы ике җаннан аерылырга ирек бирми. Ул үзен җаваплы итеп тойды...
 
- Абый, без булдык, тамак туйды безнең.
 
- Шулаймы, бик яхшы алайса, - дип Гомәр машина эченә кереп утырды. Баланың тамагы тук, йоклап киткән.
 
Алар юлга кузгалды. Гомәр күз кырые белән күзәтеп барды. Сиринә, тамагы туйгач, җылы машина эчендә йокы белән көрәшә. Баланы төшереп җибәрермен, дип курка.
 
- Сеңлем, исемең кем әле синең?
 
- Сиринә исемле мин.
 
- Менә нәрсә Сиринә, инде соң, авылга кайтып җитә алмассың. Хәзер бер кибеттә туктап сөт алабыз, чәй-шикәр, чәй эчәргә берәр нәрсә. Менә бу егеткә дә подгузниклар белән ясалма сөт юнәтербез. Минем монда бер бүлмәле фатирым бар, бүген шунда кунарсыз. Анда барысы да бар, курыкма.
 
- Кирәкмәс, Гомәр абый, авылга кайтырмын инде.
 
- Нинди авыл, әнә хәзер үк балаңны төшереп җибәрергә торасың. Бүгенгә ял итегез.Иртәгә калганын уйларбыз. Бу күз төпләреңдәге күгәргән эзләрнең тарихын да сөйләрсең, бәлки.
 
Гомәр аларны бер бүлмәле фатирда калдырып китте. Ике сумка әйбер алып кертеп бирде. Урын-җир кайда икәнен күрсәтеп чыгып китте. Ул, билгеле, үз фатирына да алып кайта ала иде аларны, тик сүз чыгудан шикләнде. Район үзәге, халык бер–берсен белә. 
 
Шулай итеп, ана белән бала чит кеше фатирында төн куна калды. Юк, курыкмады алар, куркырлык та түгел иде, икесе дә алҗыган, чиста урын-җиргә ятып йокыга талдылар. Тамагы тук, асты коры, Рамил дә төнлә әнисен борчымады.
 
Икенче көнне соң гына уяндылар. Сиринә баланы имезгәч, чәй куеп җибәрде, башта баланы юындырды, аннары үзе юынып алды. Шулай иркенләп чәй эчеп утырганда, ишектән Гомәр килеп керде:
 
- Я, ничек сез монда?
 
- Бик әйбәт йокладык, Гомәр абый, еламадык та.
 
- Бик яхшы, дәү малайлар еламыйлар.
 
- Авылга кайтып китәрбез инде, Гомәр абый, сезгә бик зур рәхмәт, хәлебезгә кердегез. Безгә әби янына кайтырга кирәк, әйеме, улым?
 
Гомәр уйга калды, аның нигәдер бу чит хатынны үзеннән ерак җибәрәсе килми башлады.
 
- Авылга кайтарып куярмын, анысы. Тик син, сеңелем, ничек шул хәлдә бала күтәреп, бер нәрсәсез, акчасыз юлга чыгып киттең?
 
Сиринә авыр сулап куйды да, бөтенләй чит кешегә үзенең бар тормышын бер тын белән сөйләде дә бирде.
 
- Алай, тормышта андый хәлләр дә була, син, билгеле, ирең янына кайтамячаксың?
 
Сиринә, юк, дип башын селкеде.
 
- Ә авылга чынлап та кайтасың киләме?
 
Дөресен генә әйткәндә, Сиринәнең болай авылга кайтып бер дә халык каршысында егыласы килми, тик тормыш син теләгәнчә бармый шул, чарасызлыктан шулай эшләргә мәҗбүр, бала хакына горурлыкны җиңәргә. Яшь ханымның уйга калып утырганын, үзенчә хәл итте Гомәр.
 
- Сеңелем, мондый кыяфәт белән, әйдә, кайтма әле син авылга.
 
- Кая барыйм абый, минем башка барыр җирем юк.
 
- Бар, торуың монда булыр.
 
- Гафу итегез, Гомәр абый, ир иртән иртүк торып киткәндә, аның мендәр астында калдырган акчаларына риза булып торган хатын түгел мин. Авылга кайтам,–дип җыена башлады Сиринә, - ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, бурычларымны түләрмен. 
 
- Тукта әле, сеңелем, алай кызма, акчага килгәндә, мин беренче аен, зинһар каршы килмә, булышырмын. Эш, дигәндә, сезнең авылдан Сабиров дигән эшмәкәр район үзәгендә кибет ачып йөри, аның инде сатучылары бар, тик бер ышанычлы директор кирәк, дигән иде.
 
- Сабиров дисезме, абый? Сабиров Илдар түгелме?
 
Сиринә Илдарның кабат аякка басканын да, эшмәкәр булып киткәне турында да хәбәрдар булып торды. Тик аңарда Илдарга карата мәхәббәт хисе булмады, булмас та инде. Ходай язмаган икән, күкләр никах укымый.
 
- Әйе, Илдар исемле, бик акыллы кеше ул, аны гомер буе урында гына ятарга тиеш, дигән булган табиблар, бик каты кыйнаган булганнар икән аны, ул әнә аягында йөри, эше дә яхшы гына бара. Ярты авылыгыз аңа эшли, дип сөйлиләр.
 
Илдар кебек кешеләрне хөрмәт итә белде Гомәр, шуңа да, кибет ачам, дип йөргән егеткә бераз үзенең танышлары аркылы булышып торды. 
 
- Классташым ул минем.
 
Сиринә Илдарның ничек итеп кыйналганын сөйләп бирде.
 
- Алай икән. Әйтәм бит, бик көчле шәхес ул егет. Ну, ничек, Илдар белән сөйләшеп карыйммы? Авылга кайтып сөйләп йөрмәс, андый кешегә охшамаган. Сыйныфташлар да булгач, бик яхшы инде, килешеп эшләп китү уңай булыр.
 
- Ни бит, кибет эшен белмим.
 
- Эшләп карамый кем белә инде аны? Өйрәнерсең, мин дә менә бераз ярдәм итәрмен.
 
- Гомәр абый, минем бит документлар кулымда юк. Өйдән баланы гына кулыма алдым да чыгып йөгердем. Анда кире барырга куркам мин.
 
- Тә-әк, болай итәбез, сеңелем, менә сиңа акча, юк, башыңны селкемә, эшли башлагач, кайтарып бирерсең. Бу борын тишегеңә кирәк ул акча,–ул идәндә нәрсә беләндер уйнап, юанып утырган Рамилгә төртеп күрсәтте.–Эшең барып чыкса, аны да көндезгә урнаштырып торырга урын табарбыз. Борчылма, монда минем сүз бар җирдә дә үтә. Документлар дисең, уйлап алырга кирәк булыр, җае чыгарга тиеш. Миңа шәһәрдәге адресыңны язып бирә алмассың микән?
 
- Нәрсәгә ул сезгә, Гомәр абый?
 
- Яз, курыкма, әйтәм бит уйлап карыйм дип, җае чыкмый калмас.
 
Сиринә аның кулына адрес язып тоттырды.
 
Ул шулай саубуллашып чыгып китте.
 
Гомәр, машинасына кереп утыргач, кәрәзле телефонын алып, каядыр шалтыратты.
 
- Әйдә, икәү әзерләнеп торыгыз, шәһәргә барып кайтасы бар, эш чыкты.
 
Ахыры берничә көннән...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»