поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
14.04.2015 Әдәбият

ТВ алып баручы Гөлназ Рәхматуллина нинди китаплар укый?

– Китап укырга яратам мин. Әле яңарак кына Мәдинә Маликованың «Югалган якутлар» китабын укып чыктым. «Югалган якутлар» повесте – жанры буенча детектив, көтелмәгән чишелеш, мәхәббәт тарихы... – шуңа бик тиз укыла.

Шушы җыентыктагы «Чәчкә балы» да бик кызыклы, гыйбрәтле әсәр. Нәбирә Гыйматдинованың «Үзем генә беләм» дигән китабы да бик ошады. Анда язучы намус, вөҗдан, тугрылык, әхлаклылык кебек төшенчәләрне олылый, укучыларны да шуңа өнди.Гомумән, әлеге ике авторның яңа китапларын түземсезләнеп көтеп алам, чөнки аларның язу стиле, теле ошый. Гади дә, шул ук вакытта үтемле дә итеп язалар алар. Аеруча яраткан китапларымны берничә кат уку гадәте дә бар миндә. Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын кат‑кат укыганым бар. Күптән түгел Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабын өченче кат укып чыктым.

Бер китапны укып чыгуга ук икенчесенә тотынмыйм. Китап укыган вакытта мин шуның белән генә яшим. Өй, гаилә, балалар икенче плангарак кала башлый. Хәтта ашарга пешергәндә дә бер кулымда китап була. Күпмедер вакыт чынбарлыкка кайтып, гадәти тормыш белән яшәп алгач кына, кулыма кабат китап алам.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе