|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2015 Интернет
"Вконтакте"дагы шәхси аралашуларны Роскомнадзор тикшерәчәкПремьер-министр Дмитрий Медведев Роскомнадзорга соцчелтәр кулланучыларның хәбәрләшүен укырга рөхсәт бирә торган карарны имзалады. Әлеге кагыйдәләр буенча Интернетта тавыш, язма текст, сурәт рәвешендәге мәгълүматны кабул итү, тапшыру яки эшкәртүне оештыручыларның информацияне саклау белән бәйле эшчәнлеген тикшереп тору тәртибе язылган. Тикшерү өчен прокуратура рөхсәте таләп ителми. Хокук саклау органнары мөрәҗәгате буенча, Роскомнадзор соцчелтәрдә, электрон почта, блог, мессенджерлар ярдәмендә шәхси хәбәрләшүне тикшерә ала. Роскомнадзорның рәсми сайтында тикшерү нәтиҗәләре белән танышу мөмкин булачак. Әлеге закон турында тулырак: Медведев подписал закон о контроле за организаторами распространения информации в интернете
--- |
Иң күп укылган
|