поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.04.2015 Мәдәният

Самарада “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 45нче юбилей кичәсе узды

Самара татарлары үзләрен зур бер авылда яшәгән кебек хис итәләр. “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концертларына, төрле татар чараларына йөрүчеләр моны үзләре дә яхшы аңлыйдыр. Күпчелеге ан¬самбльнең артистлары белән дә, үзара да тәмам дуслашып, туганлашып беткән инде. Моны ансамбльнең чи¬раттагы юбилеена җыелган тамашачыларның фойеда төркемнәргә җыелышып сөйләшеп торуыннан, ишектән кергәннәре белән кул бирешеп, кочаклашып күрешүеннән күрергә була.

Шушы күтәренке атмосфераны күзәтеп торганда, Самарада “Ялкынлы яшьлек” ансамбле, мәчетләребез, “Бердәмлек” газетасы һәм “Самара татарлары” журналы, татар оешмалары, “Яктылык” татар мәктәбе булмаса, ни булыр иде икән, дип күз алдыма китергән идем, йөрәгем жу итеп китте. Ул вакытта күпчелек халкыбыз руслашып беткән булыр иде инде, ә бирешмәгәннәре татар телебездә җыр ишетергә дә, бәйрәм күрергә дә тилмереп яшәгән булыр иде. Ничек рәхәт бит менә! Чара артыннан чара уздырылып, дуслар һәм туганнар белән күрешергә сәбәп табылып кына тора!

Ә бит Куйбышев татарларын берләштерү эше “Ялкынлы яшьлек” ансамблен оештырудан башланып киткән иде түгелме соң? Бу юбилей кичәсендә сәхнәдәге зур экраннан күрсәтелгән тарихи документларга караганда, соңрак “Ялкынлы яшьлек”тә җырчы булып йөргән Асия Шәймәрданованың туенда очрашкан милли җанлы егетләр Илгиз Колючев һәм Камил Шамкаев, Шамил Сатдаров һәм Мидхәт Галимуллин ансамбль оештырып җибәрергә кирәк, дигән фикергә киләләр. Ул вакытларда гармунда уйнаучылар да, җыр-биюгә һәвәс кыз-егетләр дә шәһәрдә күп иде. Башта биш-алты кешедән генә торган төркем 5 - 6 ел эчендә үз тирәсенә 60лап һәвәскәр артистларны җыеп, җыр, бию һәм шигърият ансамбленә әверелеп киткән. Ансамбльнең уңышы аның җитәкчеләренең югары белемле һәм зәвыклы шәхесләр булуына да бәйледер, әлбәттә. Алар үз тирәсенә Альберт Гаязов һәм Рәшит Гыйззәтуллин кебек талантлы хореографларны, Әлфия Гыйниятуллина, Рамил Батршин, Рөстәм Вәлиев кебек музыка белгечләрен, Исмәгыйль Мостафин, Рифкать Фәретдинов, Рамилә Гыйләҗетдинова, Рәсимә Бикбаева, Фәридә Зиннәтуллина, Наилә Сабирҗанова, Римма Гыйбадуллина, Розалия Әбҗәлимова кебек нәфис сүз осталарын туплыйлар, халкыбызның Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Мирсәет Яруллин кебек танылган композиторларның иҗат әсәрләренә мөрәҗәгать итәләр, берсеннән-берсе матур биюләр белән танылалар...

1977 елда ансамбльгә “халык ансамбле” исеме бирелә һәм ул өч ел саен шушы исемне аклап килә. Менә “Чайка” Мәдәният йортында үткәрелгән бу кичәдә дә ансамбль алтынчы тапкыр үзенең “халык ансамбле” исемен аклады. Программа ансамбльнең ветераннарын хөрмәтләү нисбәтеннән аларның иҗат җимешләрен, яшьлек җырларын исебезгә төшерү өчен оештырылган иде. 
 
Ансамбльнең 45 еллык тарихын чагылдырган видеофильм да ветераннар турында һәм алар өчен төшерелгән. Айсылу Әбдиеваның өч ай хезмәте нәтиҗәсендә тамашачы экраннан баштагы чор артистларының яшь, күтәренке рухлы йөзләрен, якты киләчәккә омтылган күзләрен, һәрберсенең фотосурәтен, һәрбер фото астына язылган исем-фамилияләрен күреп сокланды. Бигрәк тә Шамил һәм Фәүзия Сатдаровларның туенда төшерелгән видеоязма тамашачыны җитмешенче еллар мохитына алып кайтты. Моның өчен аларның балалары Фәрит белән Фәридәгә рәхмәт әйтәсебез килә. Нинди шәп истәлек бит бу! 
 
Шулай ук шагыйрь һәм гармунчы Наил Вахитов ансамбль артистларына багышлап язган шарж-куплетлары да бик урынлы һәм вакытлы яңгырады.
 
Концертның беренче бүлеген алып баручы Айсылу Әбдиева белән Линар Абсаттаровның да профессиональлеген билгеләп үтәсе килә. Алар номерларны игълан итү белән генә чикләнмәделәр, ә үзара диалог алып бардылар сыман. Бу программаны бермә-бер җанландырып җибәрде һәм өч сәгатьлек концерт программасы тамашачыны талчыктырмады, ә киресенчә, ничектер кызыксындырып җибәрде кебек.
 
Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге бертөркем кызлар башкаруында “Ах, зифа буйларың” һәм “Яз җыры”, Әлфия Сөнгатова-Йосыпова башкаруында “Китмим “Ялкынлы яшьлектән” җырлары, Рәшит Гыйззәтуллинның “Тәфтиләү” һәм Альберт Гаязовның “Шатлык” күмәк биюләре буыннар алмашына ишарә булып барды. 
 
40 ел буе “Ялкынлы яшьлек” сәхнәсеннән халыкка үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итүче җырчылар Ринат Шәйдуллов һәм Искәндәр Әхмәтов, 35 ел гомерен сәхнәгә багышлаган Айсылу Әбдиева, 25 ел буе җырга гашыйк Руфия Җиһангирова-Карипова һәм Илнур Алтынбаевларның моңлы җырларын тыңлап, сәхнә ветераннары Әнвәр һәм Дамир Гыйззәтуллиннарның фокусларын карап, Гүзәлия Сафина, Альберт Гаязов, Рәшит Гыйззәтуллин һәм Гөлнәзирә Нуруллина куелышындагы тиңсез биюләргә сокланып утырды тамашачы. Яшьлегеннән үк күңеленә сеңеп калган җырларны ишетергә килгән тамашачылар артистларга кушылып дәртләнде дә, моңланды да, кушылып җырлады да... 
 
Ә күпме гармунчыларны сәхнәгә чыгара алды “Ялкынлы яшьлек”?! Рәфыйк Әбдиев, Зиннәтулла Ягъфәров, Наил Нурмөхәммәтов, Рөстәм Вәлиев, Мидхәт Әминов, Идеал Галәүтдинов, Рамил Батршин, Мидхәт Фәхретдинов, Фоат Хәбибуллин, Камил Галимов, Радик Газизовларга алмашка бүген яшь баянчы Камил Шакиров калкып чыкты. “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүровның Рәхмәт хаты да аның башлангычын хуплау буларак кабул ителде. Ильяс Гомәр улы Шәкүровны сәхнәгә чакырганда Илгиз Колючев татар “Туган тел” җәмгыятенең “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә тектергән костюмнарын, күрсәткән яхшылыкларын санап үтте. Ә Ильяс әфәнде, үз чиратында, Әлфия Гыйниятуллина, Гөлфия Гайнетдинова һәм Илнур Алтынбаевларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр, ә яшь башкаручы Юлия Щербаковага, концертның икенче бүлеген алып баручы Розалия Әбҗәлимовага, Алсу Сабировага һәм Алия Үлбәковага Рәхмәт хатлары тапшырды. 
 
Губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов та Дума бүләкләрен өләшү алдыннан зур юбилей белән котлады һәм Айсылу Әбдиевага мәдәният министрлыгының иң югары бүләген - Почет грамотасын, Әлфия Сөнгатова-Йосыпова һәм Айсылу Әбдиеваларга - губерна Думасы дипломнарын, Ринат Азизовка Рәхмәт хатын тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов исә ансамбльне бәйрәм белән котлап: “Илгиз Колючевның “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Дуслык” ордены кавалеры, “Самара өлкәсенең халык артисты” исемнәренә өстәп, “Татар халкының герое” исемен дә бирер идем”, - дип шаяртты. Кызганычка, андый исем юк, шуңа күрә аңа Рамил Әбҗәлимов, Кадрия Бикбаева, Екатерина Нугаева һәм Гөлнәзирә Нуруллинага Рәхмәт хатлары бирү һәм бәйрәмне үткәрүгә акчалата ярдәм итү белән чикләнергә туры килде. 
 
“Вира” төзү компаниясе җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов, “Прогресс” төзү компаниясе җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшин, “Волгопродмонтаж” төзү компаниясенең генераль директоры Тәлгать Хуҗиннарның матди ярдәменнән башка да бу бәйрәмне уздыруы бик читен булыр иде. 
 
Шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да Фәнил Зыятдинов һәм Юлия Рәхмәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырып, бүләк тә бирде. Шулай ук өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең актив әгъзасы Фәһим Йосыповның бәйрәмне үткәрүгә керткән өлешен дә билгеләп үтәсе килә. Ул бу бәйрәмне үткәрүгә дә, өлкә сабантуйларына да гел матди ярдәм күрсәтеп торучы шәхес. 
 
Һәрвакыт күләгәдә калып баручы “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең тавыш режиссеры Владимир Петряхинны, ансамбльнең музыка җитәкчесе һәм талантлы аранжировка ясаучысы Тәлгать Хәйруллинны да билгеләп үтәргә кирәктер. Уңышлы чыгышның яртысы бу егетләрнең төгәл эшеннән тора һәм җырчылар аларга бик рәхмәтле.
 
“Бердәмлек” газетасы мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин ансамбльне юбилей белән котлаганда, “Ялкынлы яшьлек”не һәм “Бердәмлек”не апрель балалары дип атап, бу ике оешманы туганнарга тиңләде. Болай булгач, Самарадагы татар оешмалары барысы да туганнар. “Бердәмлек”не “Туган тел” татар оешмасы тудырган булса, “Ялкынлы яшьлек” барыбызның да олы агасы булып, “Туган тел” оешмасының нигезендәге төп кирпеч булып тора. Бу турыда өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов та искәртеп үтте.
 
“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең исеме җисеменә туры килеп, аның составы һәрвакыт алмашынып, яңарып, яшәреп тора. Киләчәктә аны “Кем кулларына калдырыйк?” - дип аптырап торасы юк. Концерт ахырында сәхнәгә чыккан япь-яшь биючеләр Кадрия Бикбаева, Рамил Әбҗәлимов, Инсаф Салюков, Екатерина Нугаева, Мансур һәм Диләрә Сафиннар, Алена Панкратова, Ринат Сафин, Илдар Бадыйков һәм Гөлнәзирә Нуруллина, җырчылар Ринат Шәйдуллов,Фәнил Зыятдинов, Юлия Щербакова, Розалия Хәкимова, Алсу Сабирова, Алия Үлбәкова, Әлфия Сөнгатова-Йосыпова һәм Ринат Азизов “Ялкынлы яшьлек”не дәвамлы итүчеләр сафында. Әйе, яшь йөрәкләр моңланып җырлый да, җилкенеп бии дә, дәртләнеп шигырь юллары да сөйли ала. Алда сезне тик данлы юллар, шанлы еллар, иҗади биеклекләр көтсен иде! Илле еллык юбилеегызда очрашуларга кадәр!
 
“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең җитәкчесе Илгиз КОЛЮЧЕВ 45 ел эчендә коллективны үз итеп, яратып концертларга йөргән тамашачыларга, матди ярдәм күрсәткән күпсанлы оешмаларга һәм шушы эшкуарларга рәхмәтләрен җиткерә: 
 
Җәмил Вәлиуллин, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Бульхин, Хәбил Бикташев, Вазыйх Мөхәммәтшин, Сания Каюмова, Дания Ваһапова, Мөхтәсим Үзбәков, Разия Әюпова, Усман һәм Үмәр Әмировлар, Гамаль Җамалетдинов, Ильяс Шәкүров, Минәхмәт Хәлиуллов, Хәйдәр Сафиуллин, Тәлгать Хуҗин, Али Сөләйманов, Фәния Хәкимова, Рәис Хәкимов, Исмәгыйль Латыйпов, Гакыйль Әхмәтҗанов, Рәшит Сәлахов, Рафаэль Салюков, Шамил Хисаметдинов, Наил Таһаутдинов һәм Әнвәр Горланов.
 
 
Губерна Думасы котлауларын Гомәр ВӘЛИТОВ тапшыра.
 
 
Айсылу ӘБДИЕВА.
 
 
Ринат ГАЗИЗОВ һәм Әлфия СӨНГАТОВА- ЙОСЫПОВА.
 
Автор фотолары.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 15 | 11.04.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»