поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.04.2015 Әдәбият

Нәҗибә Сафина Рафис Корбаннан ник канәгать түгел?

Тукай премиясен бирү көннәре килеп җитә. Әдәби мәйданда - шагыйрә Нәҗибә Сафина белән шагыйрь Рафис Корбан.

– Нәҗибә ханым, нигә сезне Язучылар Берлеге үз итмәде?

– Язучылар Берлегенә съездда чын рәис сайламакчы идек, әмма бу эш барып чыкмады. Рафис Корбан очраклы рәвештә килеп эләкте. Язучылар Берлеге дип аталган җирдә бүген ничек телиләр, шулай эш алып баралар. Рафис Корбанга килдем. “Рафис, үзең генә эшли алмассың, нинди ярдәм кирәк?” – дигәнгә: “Миңа беркем дә кирәкми”, – дип җавап бирде. 
 
Рафис Корбан Язучылар Берлегенә мине кертмәскә дип күрсәтмә биреп калдырган: “Әгәр дә безгә каршы сөйләсә, Нәҗибә Сафинаның кулларын каерып, урамга чыгарып ташлагыз”, – дигән. Урынбасарлары ул күрсәтмәгә бик үк буйсынып бетми үзе. “Китегез моннан, мин бит Рафис янына кермим”, – дип үтеп китәм.
 
Рафис хәзер үзен бик сәер тота. “Рәис булган чорда кеше Тукай премиясен алырга тиеш түгел”, – дигән сүзе бар иде аның. Әмма үзе басым ясап, үзен Тукай премиясенә чыгарды ул. Балалар өчен язылган “Рафис Корбан шигырьләрен” укып чыктым һәм аптырап калдым. Канәгатьләнерлек билгесе дә куеп булмаган китапны ничек итеп татар әдәбиятының иң югары бүләгенә тәкъдим итәргә мөмкин? Бу китаптан яңа шигырьләр тапмадым. Татар телен хөрмәт итмәү белән очраштым. Рафис Корбан белән бернинди дошманлыгым юк.  Әмма бу китап өчен Тукай премиясе бирелә икән, бу инде татар әдәбиятының төпкә төшүе, Тукайга булган хөрмәтнең бөтенләй бетүе дигән сүз.
 
– Чын рәис кем ул, нинди ул?
 
– Чын рәис – әдәби процесс белән җитәкчелек итә, татар әдәбиятына хезмәт итә торган кеше. Язучыларга матди һәм рухи ярдәм итә торган, бөтен татар дөньясы белән элемтәләр урнаштыра торган үрнәк кеше.
 
– Тарихта чын рәис булдымы?
 
– Гариф абый белән Туфан ага максималь мөмкинлекләрен файдаландылар. “Рәисләрнең барысы да Тукай премиясен алып киткән, мин генә алмый калмам инде”, – дип уйлыйдыр бәлки Корбан. Әмма Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин иҗаты белән чагыштырганда Рафис Корбанның иҗаты бик кечкенә шул.
 
– Тукай премиясе бит акчага килеп бәйләнә. Шуның өчен татар бер-берсен сатарга әзерме?
 
– Татар язучыларының хәле бүген бик авыр. Тукай премиясе – 500 мең сум. Каләм әһелләренең күбесенең ул акча төшенә дә керми. Әмма вөҗданлы язучылар бу акча өчен көрәшүне кирәк санамый.
 
– Татар язучылары шул премия аркасында дошманлашып бетә бугай инде...
 
– Әлбәттә! Бу – эткә ташланган сөяк сыман файдаланыла. Шул ук вакытта туган тел өчен көрәшергә тиешле Тукай премиясе лауреатлары “Туган тел” көнендә митингка да чыкмады. Әгәр дә без туган телебезне сакламыйбыз, якламыйбыз икән, милли мәгариф системасын кайтарырга бар көчебезне куймыйбыз  икән, татар язучысының, татар әдәбиятының киләчәге юк.
 
– Сезне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәре булмадымы?
 
– Югын, юк, әмма Рүзәл Мөхәммәтшин: “Исемлеккә Нәҗибә апаны да кертергә кирәк”, – дигән. Кирәкми! Татар мәктәпләре, татар авыллары үлеп барганда премия алам икән, татарны бетергән өчен бирелгән премия дип кабул итәм мин аны. Протест йөзеннән генә булса да бернинди премия алмас идем.
 
– Сез куркак түгел. Үз сүзегезне әйтергә кайчан өйрәндегез?
 
– Үз сүзен әйтә белә торган ата-ана, остазлар белән үстем. Әткәй әйтә иде: “Кызым, аяк астыңа кара әле, үз җиреңдә басып торасыңмы? Тирә-ягыңа колак сал, синең телеңдә сөйләшәләрме? Күккә күтәрелеп кара әле, синнән кояшны каплап куймаганнармы? Әгәр дә шушы өч фактор булмаса, син шулар өчен көрәш!” – дия иде.
 
– Акырмыйча гына, акыллы итеп сөйләшә беләсезме?
 
– Акырмаска иде дә бит... Әле дә: “Тавышланмыйк, күрмәмешкә салышыйк”, – диләр. Тыныч кына да сөйләшә беләм мин. Мәйданнарда кычкыруым – үземне-үзем тота алмаудан түгел, халыкны кузгатып булмасмы икән дип аптыраганнан гына.
 
– “Мөдәррис Әгъләм Нәҗибәнең кеме соң ул?” – диючеләр бар.
 
– Мөдәррис Әгъләм – законлы, рәсми язылышкан ирем. 
 
– “Мөдәррис чын шагыйрь  иде, монысы шуңа ябышып үскән каты тышлы агач гөмбәсе шикеллерәк”, – дигән фикерне дә ишеткән бар.
 
– Кеше кемгәдер ябышып шагыйрь була алмый, үзе шагыйрь булып туа. Марс Шабаев: “Нәҗибә ханым, сез гениаль шагыйрь, ләкин Мөдәррис янында әрәм булдыгыз”, – дигән иде. 
 
– Бүген халыкка шигырь кирәкме?
 
– Шигырь кирәкми дигән сүз бар. Чөнки халык матди якны кайгырта. Әмма бөтенләй ач-ялангач чакта да халык иҗаты тукталмаган.
 
– Газеталардан гонорарлар киләме?
 
– Сораганым юк. Сорамасаң, бирмиләр бугай. “Ватаным Татарстан”нан юри генә сорап карадым, алар миңа былтыргысын да бирмәде әле. “Мәдәни җомга” берничә елгысын бирмичә калдырды.
 
– Тукай бәйрәмендә быел шигырь сөйлисезме?
 
– Мине сөйләтмәскә дигән күрсәтмә бар инде. Әмма халык мине этеп сәхнәгә менгереп җибәрә һәм сөйләргә мәҗбүр булам. Бик тә шигырь укыйсы килә, халыкка әйтер сүзем күп...
 
* * *
 
Нәҗибә Сафина белән сөйләшеп бетергәч, Язучылар Берлегенә – Рафис Корбан янына чыгып чаптым.
 
– Рафис абый, Нәҗибә ханым: “Рафис Корбан рәислеккә очраклы рәвештә килеп эләкте. Бик тырышып, бик ялынып кандидатлыкка килде. Без Рафисны һич кенә дә рәис итеп куярбыз дип уйламаган идек”, – диде.
 
– Беркем алдында да: “Үземнең кандидатурамны куярга телим”, – дип ялынмадым да, тырышмадым да, алдан кычкырып та йөрмәдем. Әлбәттә, Нәҗибә Сафина кебек кайбер кешеләр өчен ул көтелмәгәнрәк хәл булды. Корылтай көнне генә үземне кандидатлыкка тәкъдим итүне бер-ике кешедән сорадым. Зур күпчелек минем өчен тавыш биреп рәис булып сайландым.
 
– Янә дә Нәҗибә Сафина: “Язучылар Берлегендә миңа каршы кампания башлап җибәрделәр...” – ди. 
 
– Аңа каршы бернинди кампания башланганы юк, башламыйбыз да. Тыныч кына яшәсен. Мин Нәҗибә Сафинаның ярдәменә мохтаҗ түгел. “Нәҗибәнең кулларын каерып урамга чыгарып ташлагыз”, – дигән күрсәтмәне беркемгә дә биргәнем юк. Әкият бу! Миңа яла ягу. 
 
Нәҗибә апаның ни өчен миңа каршы шундый фикердә торганын аңламыйм. Ул бөтен чараларда катнаша, мин аны кисәтәм: “Тавыш чыгарма, кычкырма, талашма!” – дим. Әмма ул һәрвакытта да ниндидер бер җәнҗал чыгара. Ул гына милләтпәрвәр, башкалар, әйтерсең лә, милләткә каршы эш алып бара. Язучыларның социаль хәлен кайгырту белән шөгыльләнәм. Мин килгәч шактый гына үзгәрешләр булды, язучылар, Нәҗибә Сафина үзе дә моны белә. “Акчарлак”тагы бер әңгәмәсендә “350 тәңкә сәдака бирәләр” дигән. 350 түгел, 1000 тәңкә ул. Ай саен бу акча һәр пенсионерга бирелә. Нәҗибә апа да ала. Алып киткән чакта “бәдбәхет” дип безгә ләгънәт укып китә. 
 
– “Рәис булган чорда кеше Тукай премиясен алырга тиеш түгел”, – дигән сүзе бар иде. Үзе басым ясап үзен Тукай премиясенә чыгарды ул”, – ди Нәҗибә Сафина сезнең хакта.
 
– Монысы да әкият! Тукай премиясен Язучылар рәисе булган өчен бирмиләр, язган хезмәтең өчен бирәләр. “Рафис Корбан шигырьләре” дигән китабымны тәкъдим иттем. Ул начар китап түгел. Яраталар. Идарәдә 25 кеше, 17 кеше миңа тавыш бирде. Мин үткәнгә мин гаеплемени? Аларның берсенә дә басым ясамадым бит.
 
– Премиягә тәкъдим итү ничегрәк башкарылды?
 
– Башта әдәби остаханәләрдә, шулай ук Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләрендә үткәрелде. Чаллыдан – Айдар Хәлим, Әлмәттән Клара Булатова кандидатуралары үткән иде. Чаллы язучылары Фәүзия Бәйрәмова кандидатурасын да тәкъдим иткән булган, ләкин ул тиешле тавышны җыя алмыйча, төшеп калган. Әлмәттән дә шулай ук Альберт Хәсәнов кандидатурасы үтми калган. Ркаил Зәйдулла остаханә утырышларында катнашса да, берсендә дә беркемне дә тәкъдим итмәгән. Хәтта үзе җитәкләгән шигърият остаханәсендә дә. Ә идарә утырышында Ф.Бәйрәмова алдында яхшатланып, аның кандидатурасын тәкъдим итеп утырды. Мин моны гап-гади икейөзлелек дип кенә кабул итәм. Идарә утырышында Берлектән ике кандидатура күрсәтү турында килешенде һәм яшерен тавыш бирү юлы белән, тәкъдим ителгән 6 исем арасыннан икесе – Рафис Корбан һәм Камил Кәримов күпчелек тавыш җыеп, җиңеп чыктылар. 
 
– Соңгы елларда Тукай премиясен теләсә кемгә бирә башладылар. Берничә ел бирмичә торырга кирәк, дигән карашта торучылар да бар бугай...
 
– Әйе, миңа да андый сүзләрне ишетергә туры килде. Ләкин аны китап укымаучы халык сөйли. Еш кына язучыларның, Тукай премиясен алуга ирешкән кайбер “классиклар”ның да авызыннан ишетергә туры килә ул сүзләрне. Мин аларга гаҗәпләнәм. Үзләренең бу олы бүләкне алу өчен ничә тапкыр тәкъдим ителүләрен бик тиз онытканнар да, хәзер “олы классик”ка әверелгәннәр! Каян киләдер татарга мондый тар күңеллелек?! 
 
– Рәислектән китсәгез кайда эшләячәксез?
 
– Пенсиягә чыгам. Мин шәхси эшмәкәр. 3-8 яшьлек балаларга багышланган “Күчтәнәч” исемле журнал, китаплар чыгарам. 
 
– Тукай бәйрәме ничек үтәчәк?
 
– 24ендә Төрки республикалардан килгән яшь язучыларның фестивале була. 25е язучылар җыелышы үткәрәбез, еллык йомгаклау. 26сы иртән Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, 12дә – митинг, 3тә Җәлил театрында әдәбият елына багышланган зур тантана-концерт. 
 
– Сез нинди кеше?
 
– Турысын әйтәм. Турысын әйткән – туганына ярамаган. Үч алмыйм, үч алу ул көчсезлек билгесе, үземне көчле шәхес дип саныйм. Кеше белән талашмыйм. Әгәр ачуымны чыгаралар икән, маңгаена берне бирәм.
 
– Кемгә суктыгыз?
 
– Анысын әйтергә кирәкми.
 
– Бер мисал...
 
– Син бит аны: “Шул кешегә суккан”, – дип язып чыгасың. Минем йодрыкны татыганнар үзләре белә...
 
* * *
 
Татарстан Язучылар берлеге рәисләре
 
Кави НӘҖМИ – 1934-37;
Мирсәй ӘМИР – 1937 (2 июль – 21 сентябрь)
Л. ГЫЙЛЬМИ, Т. ИМАМЕТДИНОВ, И.ВАХИТОВ, Х. ҖӘМИЛ – 1937-39;
Муса ҖӘЛИЛ – 1939-41;
Таҗи ГЫЙЗЗӘТ – 1941-42;
Гази КАШШАФ – 1942-45;
Әхмәт ЕРИКӘЙ – 1945-50;
Гариф ГОБӘЙ – 1950-53;
Гомәр БӘШИРОВ – 1953-58;
Афзал ШАМОВ – 1958-61;
Мирсәй ӘМИР – 1961-68;
Ибраһим ГАЗИ – 1968-71;
Зәки НУРИ – 1971-74;
Гариф АХУНОВ – 1974-84;
Туфан МИҢНУЛЛИН – 1984-89;
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ – 1989-99;
Фоат ГАЛИМУЛЛИН – 1999-2005;
Илфак ИБРАҺИМОВ – 2005-2012;
Рафис КОРБАН – 2012.
 
 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»