|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2015 Шоу-бизнес
Бүген Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әниләре үлгәнӘле күптән түгел генә "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән очрашуда Дилә Нигъмәтуллина үзенең әнисендә яман шеш табулары турында әйткән иде. Бар да яхшы булыр, Алла боерса, дип таралыштык ул чакта. Әмма безнең кодрәттән генә тормый шул. Яман чир беркемне дә аямый. Бүген иртәнге унберенче яртыда Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның сөекле әниләре Флера ханым якты дөньядан киткән. "Ул һәрвакыт шат күңелле иде. Хәтта соңгы көннәрендә дә уен-көлке белән сөйләште, сер бирмәде", - ди Дилә. Әле күптән түгел генә "Дилә Нигъмәтуллинаның гаиләсендә күңелсез хәлләр" дигән язма чыгарган идек. 4 ай узган. Бүген Флера апа арабызда юк. Аңа нибары 61 яшь иде... Дилә белән Булатның һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|