• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 01 Апрель Көлкебик Шаянов
  • 01 Апрель Равил Кәримов
  • 01 Апрель Мөнир Мазунов (1918-1987)
  • 01 Апрель Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

11.04.2015 Юмор

Элек мин кызлар белән таныша алмый иза чигә идем, аракыны ташлагач, хәл үзгәрде

Әле беркөннәрдә Фәнзилләр туенда бик озаклап Нәзирәне күзәтеп утырдым. Чәчләрен дә әллә ниләр кыландырып кырыкка бөтереп бетермәгән, сыра күбеге сыман күпертеп маңгаена гына төшереп куйган. Күзләрен дә башка хатын-кызлар шикелле алан-йолан уйнатмый. Акчасы җитеп бетмәгәнлектән өч борынга керергә базмаган кыюсыз кеше сыман уңайсызланып кына утыра. Үзе ара-тирә дус кызларына сүз каткалап ала. Башлап җырламый. Әмма җыруга бик теләп кушыла. Тавышы зур тизлек белән ераклашып барган олаудагы буш шешәләр чылтыравын хәтерләтә.

Туйдан чыкканда, Нәзирәне күздән җуймаска тырыштым. Егете-фәләне, озатучысы, көтеп торучысы юк икән, бәхеткә. Багана башларындагы лампалар мөлдерәмә тулы әче бал графиннарына охшаган. Тротуар буендагы чәчәкләрдән «Тройной» одеколон, ликер һәм дә тагын әллә нинди мин авыз итеп карамаган татлы шәраб исе килә.

Ниһаять, Нәзирәне куып җиттем. Оялып кына сүз башладым:
 
– Ай-һай, Нәзирә! Син шешә җыючы Гыймраннан да тибешрәк йөрисең!
 
Дәшми. Биек үкчәләре белән асфальтны шакылдатып баруын белә.
 
– Гастроном чатына кадәр генә озатыйм әле, Нәзирә?
 
Шунда Нәзирә авызыннан, шешәдән бөке атылып чыккандай, хәтәр-хәтәр сүзләр барысы берьюлы шартлап чыкты:
 
– Күрәсем дә килми эчкән кешене, җенем сөйми!
 
– Гафу ит, Нәзирә, аракыны ташлаганыма ай була бит инде. Әле бүген туй хөрмәтенә генә...
 
– Сөйләшәсем дә килми, айныгач килерсең.
 
Нәзирәнең мондый бик үк өметсез булмаган сүзләреннән бөтен җаннарым рәхәтләнеп китте. Махмырдан бик озак газапланганнан соң бер стакан саф көмешкә эчеп җибәргәндәй булдым.
 
Атна буе авызыма бер тамчы хәмер капмый чыдадым да шимбә көнне, киенеп-ясанып, клубка таба юл тоттым. Клуб тирәсе, сыра залы шикелле, халык белән шыгрым тулы. Колмак тәлгәшләренә охшаган муенса таккан Нәзирәне ерактан ук танып алдым.
 
Елмаеп сәлам бирдем. Алды сәламемне.
 
Ләкин минем йөзгә күтәрелеп карагач ук, Нәзирәнең яп-якты күзләре ничектер болганчыкланып, Идел суы кушылган вермутка охшап калды.
 
– Эчкәнсең, – диде ул, яңа гына ачылган шампанский кебек чыжылдап.
 
– Юк, юк, Нәзирә, нәрсә син, атна буе авызыма да алганым юк.
 
– Борының нигә кызыл?
 
Мин борынымны учларым белән томаладым һәм, аяк очларыма карап:
 
– Әллә кайчан эчкәннеке бетми, – дип мыгырдандым.
 
Шулай да Нәзирә акыллы кыз икән – сүзне урманнарга, басуларга, болыннарга борып алып кереп китте. Мин дә, сиздерми генә үрелеп, аның кулын кыстым.
 
Без карт өрәңге төбендәге эскәмиягә килеп утырдык. Кич җиләс, һавада җиңелчә генә борыч аракысы исе аңкый.
 
– Сөйлә инде син дә нәрсә дә булса, югыйсә һаман мин генә сөйлим, – диде Нәзирә, бераз тынып утыргач.
 
– Бервакытны шулай Ризван, Дамир, мин, бер ярты алып, кибет артына борылуыбыз булды...
 
– Башка нәрсә турында сөйлә. Әтү һаман аракы турында сөйлисең...
 
– Нәрсә сөйлим?
 
– Эшең турында, уйларың, үзең турында.
 
– Аппаратчы булып эшләгәнемне үзең дә беләсең бит. Болай кызыклы эш. Аппарат чистартырга атна саен өч йөз грамм спирт бирәләр...
 
– Әй, сөйләмәсәнә шул спиртың турында. Әнә, күрдеңме, Зөһрә йолдыз янына тагын бер нәни йолдыз калыкты.
 
– Кызык, ике генә йолдызлы коньяк була микән?..
 
Мин шулай уйлаганмын гына кебек иде. Тик, кызганычка каршы, кычкырып әйткәнемне үзем дә сизмичә калганмын икән.
 
Нәзирәнең керфекләрендә яшь бөртекләре ялтырап китте.
 
– Мин синең белән чынлап сөйләшәм, Һәнүс абый, ә син миннән көлеп утырасың, – диде ул, һәм, иңбашларын калтыратып, елап җибәрде.
 
Ми күзәнәкләрен киереп, мин аны юатыр сүзләр эзләдем. Ләкин кирәклесе табылмады.
 
Озак кына сөйләшмичә утырдык. Инде Нәзирә дә елаудан туктады. Әкрен генә ниндидер миңа таныш булмаган озын, моңлы көйгә җыр башлады:
 
Сандугачлар гына кайда сайрый,
Сарман буйларында тирәктә шул...
 
Мин тагын, буш шешәләр төяп, ераклашып барган олауны күз алдыма китердем. Өрәңге ботаклары арасыннан сары калай бөке сыман ялтырап торган айга карый-карый байтак кына җырлаганнан соң, ниһаять, Нәзирә башын минем якка борды.
 
– Ярар, Һәнүс абый, юк өчен үпкәләшмик. Әйдә, хәзер син җырлап кара инде, мин үлеп җыр яратам, – диде.
 
– Җырлый белмим мин.
 
– Җырның ертыгы юк, белгәнеңне җырла.
 
Нәзирәне кабат үпкәләтәсем килмәде. Аны-моны уйлап тормыйча, үзем яраткан «Алмагачлары» көенә җыру суздым:
 
Айкап җибәр, чайкап җибәр
Казакларның камчысын шул.
Ал күтәреп, эчеп җибәр,
Калдырмыйча тамчысын.
Ал күтәреп...
 
Нәзирә капылт кына урыныннан сикереп торды да алагаемга кизәнеп, яңак төбемә утыртты. Әйтерсең лә, дистәләп шешә берьюлы асфальтка төшеп чәлпәрәмә килде.
 
Мин, күзләремне ачарга куркып, оеп утыра бирдем. Таныш аяк тавышлары бөтенләйгә, инде мәңге-мәңге минем янга әйләнеп кайтмаска ераклаша иде. 

Фаил ШӘФИГУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ 12 |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik