|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2015 Ир белән хатын
Шуннан бирле бер генә ирне дә якын итә алмыймИрем белән бик яратышып өйләнештек. Ләкин язмышы гына аянычлы булды. Балам туу белән, ул юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Шуннан бирле минем беркемгә дә күзем төшми. Бер генә ирне дә якын итә алмыйм. Балам хәзерге вакытта мәктәптә укый. Ир бала, сизеп торам, әти җитми. Сыйныфташлары кыерсыта, әтиле гаиләдә үскән балалар кыюрак була икән. Минем Дамирым йомшак булып үсеп килә. Файдасы булмасмы дип, каратэга яздырган идем. Ярты ел йөрдек. Ләкин тренировкалардан елап кайта башлады. Каршы суга белми. “Түзәргә кирәк, балам, тора-бара үзеңне якларга өйрәнерсең”, – дип тә үгетләп карадым. Ахыр чиктә барыбер ташларга туры килде. Инде менә ничә тапкыр: “Әти ник үлде икән?”, “Минем нигә әтием исән түгел икән?”– дип сораулар биргәли. Йөрәгем бик тә өзгәләнә. Мин үзем дә яшь. Әти-әни: “Ялгызың каласың утырып, тормышыңны корырга кирәк”, – диләр. Очрашып йөргән кешем дә бар. Ләкин никтер тулысынча ышанып бетә алмыйм шул мин аңа. Шул ышанмавым аркасында күпме кешенең тәкъдимен кире кактым. Моңарчы әллә кайчан кияүле була идем. Хәзер инде Рафис та читләшер дип куркам. Ләкин яратмыйча ничек гаилә корырга соң? Бәлки, минем очракта “ярату” дип авыз суын корытып утыру көлке сыман тоеладыр, ләкин нишлим соң, йөрәкне мәҗбүр итеп булмый бит. Шулай да көннән-көн күбрәк уйландыра башлады. “Әгәр шулай ялгыз калсам...” – дигән уйлар тынгылык бирми. Балам үсәр, өйләнер, ә мин нишләрмен, беркемгә кирәксез булып утырып калырмынмы? Ярдәм итегез, зинһар, берәр киңәш бирегез.
Гөлфирә. Минзәлә районы
Гөлфирәгә гаилә психологы Зинаида НЕСТЕРОВА киңәш бирә:
– Хатын-кызлар арасында яратмыйча кияүгә чыгуның төп сәбәбе – ялгыз, кияүгә чыкмыйча калудан курку. Әгәр дә сезнең яшегез 30дан артып киткән һәм “әгәр ялгыз калсам” дигән уй борчый башлаган икән, озакламый аның тискәре нәтиҗәсе барлыкка киләчәк: сез үзегезне башкалар арасында ким итеп тоя башлаячаксыз. Дөньяда төрле язмышлар, төрле парлар бар. Алар барысы да яратышып гаилә коргандыр дип әйтеп булмый. Икенче яктан, яратышып гаилә коручылар арасында барысы да бәхетле дип кем ышандырып әйтә ала? Андый статистика юк, була да алмый. Гаилә ярату хисенә генә корыла алмый. Гаиләне уртак балалар, уртак максатлар берләштерә. Максатлары һәм яшәү кыйммәтләре төрлечә булган парлар ахыр чиктә барыбер аерылыша, йә булмаса этле-мәчеле яши. Андый гаиләдә балаларга да авыр була.
“Минем очракта “ярату” дип авыз суын корытып утыру көлке сыман тоеладыр”, – дигәнсез. Бу сезнең ярату барлыгын инкарь итүегезне раслый. Димәк, сез үзегезнең беркайчан да гашыйк булмаячагыгызга чын күңелдән ышанып яшисез. Хисләрегезне йөгәнләгәнсез. Ә янәшәгездә булган ир-атларга бары тик үзегезне яратырга рөхсәт итәсез. Әгәр балагыз хакына, ялгыз калудан куркып, янә тормыш корырга планлаштырасыз икән, әлеге “йөк”тән арынырга кирәк. Үткәннәр белән яшәп булмый, күпме генә яраткан булсагыз да – ирегезгә охшаган кешене очрата алмаячаксыз. Ләкин ярату гел бертөрле генә булмый. Тормышны кабул итү дәрәҗәсенә карап, бу хис тә үзгәрә.
Яратмыйча кияүгә чыгуның нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин. Кемдер, тәкъдиренә буйсыныр, кемдер бу тормыштан алдына-артына карамыйча качар. Әгәр тормыш корырга уйлыйсыз икән, яхшылап уйлагыз: бу сезгә ни өчен кирәк? Ялгызлыктан качу өченме? Сез бит ялгыз түгел: улыгыз бар. Ә инде ул үсеп, өйләнеп, гаилә коргач, сезне ташлап китәрме, яки бик кадерләп, хөрмәтләп, түрдә генә утыртырмы – монысы өчен бүгеннән үк кайгыру дөрес түгел. Барысы да сезнең тәрбиядән тора.
Әгәр дә сез, балагыз ирле гаиләдә үссен дип, яратмаган кешегезгә кияүгә чыгарга телисез икән, шулай ук яхшылап уйлагыз: балагызга мондый корбан кирәкме соң? Әйе, бөтен бала да бертөрле була алмый. Кемгәдер каратэ җиңел бирелә, ә кемдер суда җитез йөзә. Бәлки, бу шөгыль аңа туры килмәгәндер, спортның башка төрләрен карагыз. Янәшәгездәге ир-ат балаларны яратамы, улыгызны үз итәме, анысы да бик мөһим.
Сезнең киләчәк – сезнең кулда. Яратмыйча кияүгә чыгасыгыз килми – монысы аңлашыла. Ә гашыйк булырга кем комачаулый соң? Уйлап карагыз әле, үз алдыгызга кемгә дә булса гашыйк булу максаты куйганыгыз бармы сезнең? Юк, әлбәттә! Сез бит, вакыйгалар узмаган килеш тә аның нәрсә белән бетәсен инде йомгаклап куйгансыз: имеш, балагыз ташлап китә, сез ялгыз каласыз һ.б. Төп ялгышыгыз да шунда. Үзгәрешләрне аларның киләчәгеннән түгел, ә бүген, менә хәзер башларга кирәк.
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|