|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2015 Әдәбият
Рәфыйк Юныс: Халыклардан халык һич ким түгел!Язучы, журналист Рәфыйк Юныска шагыйрь Разил Вәлиев мондый бәя бирә: “Аңарда үзе күренмичә генә, кеше күрерлек олы эшләр эшләү, шапырынмыйча, йодрык төйнәп, сәяси мөнбәрләрдә шигарьләр яңгыратмыйча гына көрәшә белү, максатка ирешә алу сыйфатлары бар”. Шаулап йөрмичә, “Татар гаме” китабын чыгаруы һәм сабыр гына халыкның әлеге хезмәткә мөнәсәбәтен көтүе дә шушы сыйфатларның чагылышы булса кирәк. Әңгәмә коруга шушы китап сәбәпче булды. – Рәфыйк абый, бер шигырегездә Сез: “Халыклардан халык һич ким түгел, тиң бәхеткәйләре тиң түгел”, – дип язасыз. Бу юллар соңгы вакыйгаларга туры килә сыман. Кырым татарларының АТР телеканалын ябу турында ни диярсез? – Кырымдагы кардәшләребезне моның ише күп “ябу”лар, чикләүләр, тыюлар көтәдер дип уйлыйм. Сүзем объектив булсын өчен, Кырымны Рәсәйгә кушканчы язылган бер мәкаләмнән өзек китеримче. “Миңа, “үзгәртеп кору” әле ныгытып башланганчы ук, Кырымда, Күктүбәдәге Иҗат йортында украин язучылары белән сөйләшкәләргә туры килде. Алар Кырым татарларының Кырымдагы хәле әйбәт булмауга ут йотуларын әйттеләр. (Соңыннан Киевта Украина Язучылар берлеге урынбасары да шундыйрак сүзләр сөйләде, Казан татарларыннан бу мәсьәләдә ярдәм көтүләрен әйтте.) Украина хакимияте бу җәһәттән әллә ни майтармады дип беләм, ярдәме ташка үлчимдер. Ләкин Мәскәү Украина җирендәге Кырым татарларына әле һаман да акаеп карый. Россия Федерациясенең ул вакытта Кырымдагы генконсулы В.Андреев “Хайтарма” фильмын карарга килгән Мәскәү кунакларына менә болай дигән: “А вы знаете, что народ, к которому вы приехали, поголовно перешел на сторону фашисткого режима?” Легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәтхан Солтан да хыянәтче була, димәк?.. Геройлары – барлыгы җидәү. Армиядә сугышмаганнарның да 19 проценты партизан отрядларында сугышкан...”
Бөтен бер халыкны терлек-туар вагоннарында Үзбәкстанга күчергәндә, күпме кеше – карт-коры, балалар – үлеп, юл читендә күмеп калдырыла. 40 меңләп кеше, килеп җиткәч, беренче айда үлә. Исән калганнарның хокуклары чикләнә, аларга хәтта “Кырым”, “Кара диңгез” атамаларын әйтергә дә рөхсәт ителми!.. Мәскәү хәзер бу халыктан тезләнеп гафу үтенергә, аңа бөтен-бөтен шартларны тудырырга тиеш бит юкса...
– Әлеге шигырь дә, Сез телгә алган әңгәмә дә “Татар гаме” дигән китабыгызда басылган. Разил Вәлиев бу басмага тарихи елъязма дигән бәя биргән. Елъязмачы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Татар халкы тарихындагы вакыйгаларны теркәп калдырырга кирәк иде. Ләкин монда елъязма гына түгел, актив мөнәсәбәт бар. Бу эштә матбугат актив катнашырга тиеш. Аз гына тарихи чигенеш ясыйк. Заманында референдум игълан ителү көне белән референдум көне арасындагы бер ай матбугат көрәшенә әйләнде. Азмы-күпме мөстәкыйль фикерле журналистлар татар матбугатында бик аз иде. Шуңа күрә журналистларның күпчелек өлеше референдум кампаниясенә кушылган яки хупланган эш, әйтик, урып-җыю кампаниясе ише бер нәрсә итеп караудан әллә ни ерак китмәде. Ярый әле язучылар, юристлар катгый сүзләрен әйттеләр һәм без матбугат көрәшендә оттырмадык. (Референдумга бәйле хәлләрне газета укучылар 2000 елда чыккан “Татарстан референдумы” дигән китабымнан белә алалар). Шул ук референдумның нәтиҗәләре генә түгел (аны юкса икенче референдум гына юкка чыгара ала!), референдум үзе, вакыйга буларак та эреп югалды кебек инде. Аны хәтта татар матбугаты да күрмәмешкә салыша. Татар тарихында иң олы вакыйга булган бу референдумның биш, ун, унбиш, егерме еллыгын булса да зурлап күрсәтергә кирәк иде ләбаса. Юк шул, бөтен шул чорда нибары дүрт мәкалә басылды! Татар матбугатының хәле әле дә борчый мине. Хәзер дә санаулы кеше генә кыю фикерләрен әйтә. Ә күпчелек басмалар дәшмәүне хуп күрә. Гаделлекне якласак, әллә кемгә санарлар дигән уй, курку шулкадәр көчле бездә. Ә бит матбугат һәрвакыт туры сүзне әйтергә, гаделлекне якларга тиеш.
– Казанның меңьеллыгын билгеләп үтү вакыйгасына кайтыйк әле. Каланың яше турында бәхәс әле дә чыккалап тора. Аның төгәл яшен билгеләү мөмкинме? Казанның яше тарихи чынбарлыкка туры киләме?
– Казанның 800 еллыгын бәйрәм итүгә дә күп калмаган иде... 1977 елны буласы иде ул. Юбилей значокларына кадәр эшләнә. Ә Мәскәүнең Археология институтында һәм СССР Фәннәр академиясенең Тарих бүлегендә “фәнни дәлилләр җитеп бетми” дип әйтүчеләр дә шактый була. Ләкин хәлиткеч сүзне КПСС Үзәк комитетында әйтәләр. Казаннан бер пенсионердан килгән шикаять шәп сәяси дәлил була. “Алар партия съезды турындагы плакатны алып атып, юбилейлары турындагы плакатны элеп куйдылар”, – дип язган ул.
Монда минем өлеш тә бар бугай. Университетка “Ленин бакчасы” тукталышыннан менгәндә сул якта кала торган йортның ян стенасындагы плакаттан хәреф хатасы табып, моны шәһәр комитетына шалтыратып әйткән идем. Шуннан соң алыштырдылар плакатны. Рәхмәт инде теге пенсионер абыйга. Юкса 800 яшьлек Казанда яшисе идек бит! Меңьеллыкка исә Рафаэль Хәким җитәкчелегендәге Тарих институты күп археологик һәм оештыру эшләре аша килә. Мәсьәләне Россия Фәннәр академиясе тикшерүенә биргәнче үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрнең соңгысында 16 илдән килгән галимнәр катнаша, аңарчы исә тарихи табылдыкларны Германия, Австрия, Франция, Санкт-Петербург, Мәскәү лабораторияләрендә тикшерәләр.
– Мәшһүр академик Рәшит Сүнәев Сезгә, авыр чакта гел Казанга ялганам, дигән. Казан читтә яшәүче милләттәшләрнең хәлен җиңеләйтү вазыйфасын ничек башкара?
– Өлешчә башкара. Читкә чыгып, Сабантуйлар үткәрәбез, үзебездә эшмәкәрләрне җыябыз. Анысы да әйбәт. Ләкин читтә яшәүче милләттәшләр белән эшләү җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмый әле. Бер язмамда болай дигән идем. Казанга керер алдыннан бер язу эләргә иде: “Сак булыгыз, Татарстан!” – дигәнне. Чөнки бездә шулкадәр битарафлык хөкем сөрә. Моңа әңгәмәдәшем Зифа Табиева да бик ачынып: “Менә без, Голҗадагы татарлар, чит илдә яшәсәк тә, шулай тату, халкыбызны, туган телебезне яратып, бердәмлек аңы белән тырышып-тырмашып яшәгән, һаман алга омтылган идек... Казанга кайтырга кирәк, үз җиребездә үзебез яшик дип, Казанга кайттык. Тик монда үз телендә сөйләшкән, үз тарихы белән якыннан кызыксынган, халкының киләчәген төптән уйлап кайгырган татар яшьләрен эзләп табарга кирәк икән әле! Әллә, татар булып калыр өчен, чит илләрдә яшәргә кирәк микән ул?” – дип сөйләгән иде. Татарстанда республиканың һәм татар халкының киләчәгенә төкереп караган чиновниклар да шәп карьера ясый ала. Түрәләргә мөкиббәнлек, ләббәйкәлек исә безнең канга сеңгән. Халык дәүләткә түгел, дәүләт халыкка, җәмгыятькә хезмәт итәргә тиеш юкса. Түрәләрнең һәр эш-гамәлен күз уңында тотарга, әйбәтләрен – хупларга, начарларына, ялгышларына ризасызлыгыбызны белдерергә тиешбез. Һәм игелекле эшләрне, өстән боерык-рөхсәт көтеп тормыйча, үзебез дә эшләргә. Чуашстанның Шыгырдан авылында әнә авыл өчен кирәкле бөтен нәрсәне җыен җыеп хәл итәләр...
Тел дигәннән тагын. Үз телеңнән бизеп, башка телдә сөйләшү – гайре табигый хәл. Атны, синең кешнәвең ятышлы түгел дип, сыер кебек мөгрәтеп, сыерны кешнәтеп тә булмый бит. Ә без мөгрибез дә, кешнибез дә. Без гаять авыр, катлаулы тарихи язмыш кичергән, шуңа күрә кире иләктән иләнгәнбез. Баш бирмәгәннәр юк ителгән, җайлашканнар кала килгән. Ләкин шулай да милләтнең таянычы булырлык асыл затларыбыз бар әле. Аларның берсе – Мәскәүдә курыкмыйча татар генералларын җыя алган армия генералы Мәхмүт Гәрәев. “Армия – миллилекне тартып торган тегермән бит ул, сезнең татарлык шул тегермән аша ничек исән-имин чыга алды?” – дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “Иң мөһиме, үз кавемеңне яратырга кирәк... Әлбәттә, кыен инде... Чөнки урыс булмасаң, юл бирмиләр иде. Шуның өчен татар кешесенә, мөселман кешесенә, күтәрелер өчен, башкаларга караганда ике-өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк”, – дигән иде ул.
Германиянең Макс Планк институты директоры, олы галим Рәшит Сүнәевнең дә фикерен җиткерәсем килә. “Телебез миңа аяк чалмады гына түгел, киресенчә, үсәргә ярдәм итте. Туган телен белгән кеше башка телләрне тизрәк өйрәнә бит. Татарча әйтелеш үзе генә дә миңа инглиз һәм немец телләрен өйрәнүне җиңеләйтте”, – диде ул. Татар мәгарифе турында Ленин фикерләрен җиткерде. Ленин: “Татар халкында бөтен балалар да мәктәптә укый. Бу бит Россиядә, урысларның үзләрендә дә тулы белем бирү системасы булмаган чакта”, – ди.
– Хәзер безнең Ленин мөкиббән киткән мәгариф ни хәлдә?
– “Илебездә яшәүче барча инородецларны укытуның ахыргы максаты, һичшиксез, аларны урыслаштыру һәм урыс халкына кушудан гыйбарәт булырга тиеш”. Рәсәйнең хәзерге хакимияте мәгариф министры Д.Толстойның 1870 елгы бу күрсәтмәсен бик тырышып үти. Хәтта Татарстандагы татар балаларының да нибары 38 проценты гына татар телен туган тел итеп өйрәнүе шуны аермачык күрсәтеп тора. Татар хәле иң әүвәл шул тел, мәгарифнең хәленә бәйле инде.
Аннан әдәбиятны, язучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Язучы мескен булырга тиеш түгел. Гонорар мәсьәләсен карарга кирәк. Элек бер роман өчен түләнгән акчага язучы ике-өч ел яши, тынычлап, яңа повесть-роман яза ала иде. Хәзер бу шартлы түләүгә кайтып калды. Тагын бер зур югалтуыбыз бар бит әле. Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Илфак Ибраһимов белән гәпләшкәндә, мин Гафур Колахмәтов, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи белән башланып Әмирхан Еники һәм Нурихан Фәттах белән очланган 17 кешелек исемлекне укыгач, татарның иң җете әдәби талантларын саный бу дип уйлыйсыңдыр инде, дигән идем. Татарстаннан читтә туып үскән язучыларыбыз бу! Аларны сызып ташласак, әдәбиятыбыздан ни калыр иде икән? Хәзер менә, асылда, шул сызып ташлау, әдәбиятыбызның болай да авыр киләчәген Татарстан белән чикләү бара түгелме? Бу катлаулы чорда рус әдәбияты да, беркадәр хәтта рус теле дә кыенлык кичерә. Ләкин рус туганнарыбызга инглизләшү дә, французлашу да янамый бит. Безгә исә алар белән хәтта тигез шартлар да юк. Бу четерекле вәзгыятьтә исән калыр өчен, безгә шартлар шәбрәк булырга тиеш. Томау төшкән яки салкын тидергән авыру һәм рак чирле авыруга тигез мөнәсәбәт була алмый лабаса!
– Болай барса, киләчәгебез нинди булачак?
– Безнең хәлне яхшырту мөмкинлегебез бар. Хәзер безгә нишләргә кала дигәч, 1990 нчы еллар каһарманы Фәндәс Сафиуллин: “90нчы еллар нидән башланганны онытмыйк. Хәбәрдарлыктан, халыкка җиткерелгән тулы мәгълүматтан. Болар булмаса, башкасы булмый”, – дигән иде. Битарафлыктан арынырга кирәк. Мин Рөстәм Миңнехановның “Президент” исеме калса да ярый, бүтән исемгә алыштырылса да ярый кебегрәк позициясе белән килешә алмыйм. Үзеңә карата гына, бәлки, мондый тыйнаклык күрсәтү мөмкиндер дә, ләкин ул биләгән урын шәхси урын түгел. Бу – Татарстан референдумына таянган Татарстан Конституциясендә билгеләнгән урын һәм исем. Моңа күнү суверенитетның соңгы бөртекләреннән дә ваз кичүгә тәңгәл булачак. Аннан соң бу үзеңнән соң киләчәк баш хакимнәрне дә кечерәйтеп кую булачак бит.
– Сез әңгәмә барышында фикерләрегезне “Татар гаме” китабына кергән каһарманнар фикерләре белән куәтләдегез, дәлилләдегез. Әлеге китапның язмышы ничек булды, аны каян табып була?
– Бу китапка минем гомерем кергән кебек... Ул берничә бүлектән тора: әңгәмәләр, мәкаләләр, шигырьләр. Әңгәмәдәшләр – Сара Садыйкова, Шәүкәт Биктимеров, Әмирхан Еники, Фәнис Яруллин, Әхмәт Галиев, Фәндәс Сафиуллин, Юрий Афанасьев, Миркасыйм Госманов Адлер Тимергалин, Дамир Исхаков, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин кебек затлар. Карасаң, һәркайсының үзенчәлеге бар. Мәсәлән, Адлер Тимергалин. Татардан диссидент эзләүчегә Адлер ага үсмер чактан ук әзер кадр булган. Ул “Сталинга – үлем!“ дигән листовкалар тараткан. Хәзер Сталинны сагынучылар, аны күтәрергә омтылучылар халыкның 60 процентын тәшкил итә. Тулы бер халыкны юк иткән затны сагыналар...
Китап 2000 тираж белән чыкты да таралып бетте. Китапханәләрдә бар дип беләм. Шаулап тәкъдим итү булмады, әмма кайтавазы килеп тора. Шунысына да сөенәм...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|