поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.04.2015 Җәмгыять

Җәйге кафеларда сыра сатарга рөхсәт итмәкчеләр

Хәтерләсәгез, агымдагы елның март башында Татарстанда алкогольле продукцияне ваклап сатуның вакыты, шартлары һәм урыннарын чикләү турында закон гамәлгә кергән иде. Хәзер исә депутатлар әлеге канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында билгеле булды. Чара комитет рәисе Рафис Борһанов җитәкчелегендә узды.

Билгеле булганча, әлеге законның максаты – легаль булмаган исерткеч эчемлекләрнең таралуына юл куймау. Өстәвенә, Татарстан мәдәни, спорт һәм башка чараларда актив катнаша, республика белән кызыксынучылар, бирегә килүче туристлар саны да күбәйгәннән-күбәя. Мондый шартларда законсыз алкоголь белән бәйле мәсьәлә тагын да актуальләшә.
 
Әлбәттә, исерткеч эчемлекләрнең кулланылышын чикләү дөрес, әмма ул шактый катгый булуы белән аерылып тора. Өстәвенә, республикада кафе һәм ресторан ачарга теләк белдерүче эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча махсус эшчәнлек бара. Әле алай гына да түгел, Татарстанның шәһәр һәм районнарында җәмәгать туклану урыннарын камилләштерү буенча махсус программа да эшли.
 
Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары җәйге кафеларда сыра сатарга рөхсәт итү карарын кабул иткән дә инде. Ник дигәндә, кафелар җәен кеше күп йөри торган урыннарда һәм туристларның сәяхәт маршрутларында менә дигән җәмәгать туклануы урыны булып тора. Шул рәвешле, ял итәсе килгән халык сыраны нәкъ менә шушы урыннарда кулланачак. Бу исә урамнар һәм башка территорияләрдә исерткеч эчемлек тоткан кешеләр санын киметер, дип көтелә.
 
- Сыраны җәен аеруча күп кулланалар һәм, кагыйдә буларак, ул ваклап сатыла торган эчемлек. Әгәр дә сыраны куак төпләрендә эчеп йөрсәләр, бу бер дә матур күренеш булмаячак. Шуңа күрә без законга үзгәрешләр кертергә булдык та инде. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, моңа кадәр Татарстанда легаль булмаган сыра җитештерү һәм сату фактларының ачыкланганы булмады әле, - дип аңлатты Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев.
 
Әлеге закон проектын әзерләүдә сыраның “сезонлы эчемлек” булуы да зур роль уйнаган. Шул рәвешле, Татарстанда май аеннан башлап октябрьгә кадәр җәйге кафеларда сыра сату рөхсәт ителергә мөмкин.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 08.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»