поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.04.2015 Җәмгыять

"Metro", “Алтын", "Мебельград", "Проспект" - кем ябылыр да, кем калыр?

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанның зур сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгын тикшерү буенча махсус эшчәнлек бара. Кызганыч, әлеге объектларда җитешсезлекләр шактый еш ачыклана икән. Шул рәвешле, тиздән халык арасында популяр булган сәүдә үзәкләре бер-бер артлы ябыла башларга мөмкин.

Республикада сәүдә йортларында янгын куркынычсызлыгын тикшерү “Адмирал” базарындагы фаҗигадән соң башланып киткән иде. 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк әлеге эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре инде билгеле һәм алар бер дә сөендерерлек түгел.

Бер объектта - 36 тәртип бозу
 
Мәсәлән, 7 апрель көнне Татарстан прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җавап бирмәгән өчен ябылырга тиешле сәүдә йортларының чираттагы исемлеген тәкъдим итте. Алар арасында халыкта популяр булган “Metro Cash&Carry” кибете, Кабан күле буенда урнашкан “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү базары кебек объектлар бар.
 
Прокуратура китергән мәгълүматларга караганда, тәртип бозуларның күбесе “Алтын” сәүдә үзәгендә ачыкланган. Тикшерүчеләр әлеге объектта барлыгы 36 (!) тәртип бозу очрагын теркәгән. Шунысын да билгеләп узу кирәк, әлеге бина янып көл булган “Адмирал” сәүдә үзәге кебек үк ASG компаниясенә карый икән.
 
- 3,5 мең квадрат метр мәйданны алып тора торган әлеге комплексның бер генә бинасы да янгын сигнализациясе һәм янгын сүндерү төймәләре белән тәэмин ителмәгән. Объектны янгыннан саклау чаралары да төзексез хәлдә. Складлар, башка биналар исә янгынга чыдам конструкцияләр белән аерылмаган, - дип ассызыклыйлар прокуратурада.
 
Казанның Вахитов урамында урнашкан “Metro Cash&Carry» сәүдә үзәге дә тиздән ябылырга мөмкин. Тикшерүчеләр биредә барлыгы 6 тәртип бозу очрагын ачыклаган. Прокуратура китергән мәгълүматларга караганда, 8,5 мең квадрат метр мәйданны алып торган әлеге бинада янгын турында хәбәр бирә торган система тавышы тиешле таләпләргә җавап бирми икән. Эвакуация юллары капланган, ә складның янгыннан сакларга тиешле ишекләрендә сәер ярыклар булуы ачыкланган.
 
Мәскәү базарына йөрү дә куркыныч
 
Мәскәү районы халкы исә тиздән Мәскәү базарыннан “колак кагарга” мөмкин. Казан башкарма комитетына карый торган 1,9 мең квадрат метр мәйданны алып торучы әлеге бинада 9 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Бина эчендәге нокталар, урамдагы киоскларның берсе дә автомат янгын сигнализациясе белән тәэмин ителмәгән, янгын турында хәбәр итү системасы да юк. Иң мөһиме, биредә халыкны эвакуацияләү системасы да каралмаган ди, хәтта.
 
- Эчтә урнашкан янгын куркынычсызлыгы суүткәргечләре яна торган материаллардан ясалган, үзәк чыгу урыны да теләсә-нинди материаллар белән капланган, - диелә прокуратура аңлатмасында.
 
Ябылу куркынычы янаган объектлар арасында Киров районында урнашкан “Ягодная слобода” сәүдә үзәге, Идел буе районыныдагы “Даурия” базары һәм Фучик урамында урнашкан тагын ике кибет бар.
 
Тагын шунысын да хәтерегезгә төшерәбез: узган атнада күзәтчелек идарәсе судларга биш шундый дәгъва җибәргән иде инде. Алар арасында Тукай урамында урнашкан Үзәк мебель йорты һәм Җиңү проспектындагы “Проспект” сәүдә йорты булуы мәгълүм.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 08.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»