поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.04.2009 Ир белән хатын

КАРТЛАРЧА “САНТА-БАРБАРА”

Редакциягә Апас районының Каратун бистәсеннән бер бабай чылтыратты. “Өч ел элек сезнең газетага танышу игъланы биргән идем. Газета ярдәмендә Мәрьям исемле хатын белән таныштым, никах укыттык. Ике ел яшәгәннән соң, икенче кешегә китеп барды. Хәзер мине хурлап йөри. Зинһар, берәр чарасын күрегез. Үземнем йөрәгем чирле, икенче группа инвалид...” – дип сиксән яшен тутырган Әсгать бабай телефон аша зарын җиткерде.

“Игълан аша танышмасыннар”

 

Әсгать абыйга һич кенә дә бабай дип әйтерлек түгел икән әле, шактый  нык күренә.  – Гарьлек. Урамга чыгарга оялам хәзер. Теге хатын мине хурлап йөри, –  дип, Әсгать абый башта йөрәк даруы алып капты.

 

2005 елда илле ике ел бергә гомер иткән хатыным үлде. Ялгыз яшәргә бик авыр булгач, картлык көнемдә иптәш булыр дип, тагын өйләнәсе иттем. 2006 да сезнең газетага барып, танышу игъланы бирдем. Күп хатлар килде. Питрәч районының Надежда авылыннан алтмыш биш яшьлек хатын: “Үзбәкстан якларыннан күченеп кайттык. Ике кызым бар, аларның үз тормышы. Миңа да иптәш кирәк”,– дип язган. Озак уйлап тормадым, икенче көнне машинама утырдым да,  Питрәчкә чыгып киттем. (Әсгать абый хәзер дә машина йөртә. Яңа гына “Ока”сы белән Казанга барып автомат кер юу машинасы алып кайткан). Мин әйтәм, Үзбәкстаннан кайткач, җәфа күргәндер. Яше дә әйбәт кенә икән дим. Питрәчкә иртән үк барып җиттем. Хат авторы белән таныштык. Мәрьям исемле икән. “Без хәзер бала-чага түгел, риза булсаң үзем белән алып китәм. Йорт-җиремне күрсәтәм, туган төбәгем белән таныштырам”, – дидем. Мәрьям ризалашты. Кызларын да чакырдык, никах укыттык. Аннан сырхауханә юлын таптый башладык. “Катаракта, күз авыруы миндә", –  диде. Апас, Казанга әллә ничә тапкыр бардык. Машина белән алып барам, алып кайтам. Аннан диабеттан дәваланып йөрде. Шулай сырхауханә юлында йөри торгач, икенче ир-ат белән танышкан. Миннән күпкә яшь. Кайбыч районының Борындык авылында яши. Быелның гыйнварында кайтты да: “Мин синең яннан китәм”,- ди. Нәрсә булганын да әйтми. “Без олы кешеләр, алай йөрү килешми. Бер килдең икән, торырга кирәк. Кай ягым ошамый,  әйт, төзәлермен”, –  дим. Ул да булмады, артыннан машина белән әйберләрен алырга килеп җиттеләр. Бик гарьләндем. Картлык көнемдә бит. Тиз генә җыенды да, китеп барды. Авыр булды, әллә ничә көн йөрәгем авыртып яттым. Күз карасыдай саклаган идем Мәрьямне. Күзенә операция булды дип, бер эш тә эшләтмәдем. Бакчага чыкса да, йөрмә дип әрләдем. Беренче хатыным белән безнең балалар булмады. Шуңа күрә йортымны да Мәрьямга мирас итеп язган идем. Хәзер, әнә, әйберләремне бирми, милиция белән киләбез дип, кеше артыннан әйтеп җибәрә. Беренче хатыныңнан да яхшысы булмый икән, ирләр шуны белсеннәр. Илле ике ел бергә яшәп, бер тавыш чыгарган булмады безнең. Әле, киресенчә: “Егет белән кыз шикелле бер-берегезнең кадерен белеп кенә яшисез”,- дияләр иде. Ял итәргә кая гына бармадык. Мәрьям белән дә шулай матур яшәрбез дип уйлаган идем. Кем уйлаган...

 

– Әсгать абый, ә без сиңа  ничек ярдәм итә алабыз соң?

 

– Минем турыда сүз ишеттермәсен. Киткән, китсен. Милиция белән куркытмакчы була бит. Килсеннәр, бер сүзем юк. Алайга киткәч минем дә акчаларымны кире кайтарсын. Монда яшәгәндә Мәрьям карават сатып алган иде. Киткәндә шул караватны сорады. “Башта оныгың урлаган, сиңа киткән акчаларны кайтар, аннан бирәм”, – дидем. Башкаларга гыйбрәт булсын, игълан аша танышмасыннар.

 

Ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын...

 

Һәр нәрсә ике яклы була, ягъни гаеп ирдә дә, хатын да бардыр. Әсгать абый турында: “Нәрсә әйтсә, шуны эшли торган, төгәл, гадел кеше. Таләпчәнлеге дә бар”,- диделәр. Мин дә аның бу сыйфатларын күрдем. Йорт-җире яхшы, акылы аек, һәр сүзен дәлилләп, тәфсилләп сөйли.

 

Картлык көнендә бергә-бергә матур итеп яшәргә Мәрьям апага нәрсә комачаулаган соң? Әсгать абый яшь хатынына “яшь ир кирәк булган” ди. Чынлап та, Борындыкта яшәүче “яшь”  дигән ир әле җитмешкә дә җитмәгән икән. Борындык авыл җирлеге идарәсендә: “Әйе, быелның гыйнвар аенда Мәрьям апа безнең авылга килен булып килде. Гомәр абыйның хатыны үлгән иде. Әйбәт кенә яшәп яталар. Мәрьям апа монда пропискага керде. Гомәр абый бик  акыллы кеше. Сәламәтлеге генә начар, бер күзе күрми, аяклары да авырта”.- диделәр.

 

Мәрьям апа белән телефоннан сөйләштек. “Әсгать миңа үзе кит диде. Ул мине кешегә санамады, җансыз әйбергә караган шикелле карады. Балалар кайтырга ярамады. Ярамаган нәрсәләр күп иде инде. Түзәр хәлем калмагач, киттем. Хәзер шуңа ачуы килә аның. Киткәндә: “Мин сине барыбер ул кеше белән яшәтмим”, –  диде. Битемә кислота сипмәкче иде. Усал, вакчыл кеше.

 

– Мәрьям апа, Әсгать абый сезгә бик рәнҗүле. Аның турында начар сүзләр  сөйләп йөрисез икән, – дим.

 

– Миңа нәрсәгә кирәк ул? Анда минем әйберләрем калган иде. Бирмәсә, милиция белән килеп алам дидем. Гомәр: "Барма, йөрмә, бөтен әйберебез җитә, кирәкми", – ди. Уртак балабыз да, уртак малыбыз да юк. Котылдым, иркенләп яшәсен. Безне генә тынычлыкта калдырсын. Мин аның турында сөйләмәдем дә, сөйләмәячәкмен дә...

 

Мәрьям апа Әсгать абыйның яхшылыкларын да онытмаган: “Рәхмәт, сырхауханәгә йөргәндә булышты. Казанда булганда энекәшләре килеп хәлемне белеп торды. Ләкин миңа күңел тынычлыгы кирәк”, –  ди.

 

Әсгать абыйның күршесе Сания апа – Мәрьям апа турында:

 

– Әсгать белән әйбәт кенә яшиләр иде. Мәрьям китә дигәч шаккаттым. Мин аларга еш керә идем. Мәрьям сабыр гына, акыллы хатын иде кебек. Нәрсә ярамагандыр, кешенекен кем белсен? Әсгать абый Мәрьям апаны эшләтмәде дә. Операцияләр дә булгач, сакларга тырышты. Әсгать абый акчага тилмерә торган кеше түгел. Өенә газы, суы кергән. Балалары кайтып комачаулап йөрми. Үз сүзен әйтә торган ягы бар инде Әсгать абыйның. Күрәсең, Мәрьям апа шуны аңлап җиткермәгәндер.

 

– Мин бит Мәрьямга начарлык эшләмәдем, – диде Әсгать абый, –  Ияләшкән, күнеккән идем. Бик авыр булды шулай икенче кешегә китеп баруы. Инде киткән очракта да, кеше шикелле яхшылап, татулык белән саубуллашырга иде.

 

– Әсгать абый, ник ул кадәр борчыласыз? Балаларыгыз анасы да, гомер иткән хатыныгыз да түгел, тагын өйләнерсез әле.

 

– Юк инде, бүтән өйләнмим. Күңелем булды. Калган гомеремне ялгызым гына яшәп бетерермен.

 

... Кем әйтмешли, яшьләрдә генә түгел, картларда да бар икән гашыйк  булулар. Әсгать абый, күрәсең, Мәрьям апаны чынлап та  үз иткәндер. Кызганыч, бер-берсен аңлый гына алмаганнар. Әсгать абыйның: “Башкаларга гыйбрәт булсын. Игълан буенча танышмасыннар”, – дигәне дә, үпкә белән әйтелгән сүзләрдер. Тормыш итү кайда һәм ничек танышуга карамый бит...

    


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 50-51 | 21.04.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»