|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2015 Җәмгыять
Сукбай ата-аналарын штрафка тартмакчыларБалалары сукбайлыкта йөргән ата-аналарны штраф ярдәмендә акылга утыртмакчылар. Күптән түгел Байкал аръягы крае депутатлары тарафыннан Россия Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты мондый җавапсыз ата-аналарны 1,5 мең сумлык штрафка тартуны күздә тота. 16 яше тулган яшүсмер исә бу гамәле өчен үзе җавап тотачак. Проект авторлары фикеренчә, мондый катгый чаралар урам тормышы белән яшәүче яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәк. “Эчкече, наркоман ата-ана белән ачлы-туклы яшәү аркасында бала урам белән “дуслашырга” мәҗбүр. Тәрбиячесе булмаган мондый балалар саны арту исә алар тарафыннан яки аларга карата кылынган җинаятьләр санының артуына китерә. Мондый юл белән яшәү өчен көрәшүче үсмерләр җәмгыять өчен куркыныч тудыра”, – диелә документка аңлатма язуында. Депутатлар фикеренчә, 16 яшьлек бала сукбайлыкта тотылса, аңа 500-1000 сум күләмендә штраф түләтергә кирәк. Ә инде аннан кечерәк балалар өчен ата-ана җавап тотарга тиеш, ди проект авторлары. Депутатлар мондый ата-анадан 1000-1500 сумлык штраф түләтү яклы.
Күптән түгел Россия Дәүләт Думасына мондый рухтагы бер закон проекты кертелгән иде инде. Анда проект авторлары “сукбайлыкта йөрүче яшүсмер” дигән төшенчәне гамәлгә кертеп, бу төркемгә керүче балаларны балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтеп тору үзәкләренә урнаштырырга тәкъдим итә. “Сукбайлыкта йөргән яшүсмерләрне андый үзәкләргә урнаштырып тору моңа кадәр хәбәрсез югалган дип исәпләнгән балаларны да табарга ярдәм итәчәк”, – дип өметләнә депутатлар.
|
Иң күп укылган
|