поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2015 Җәмгыять

Норлат балалар йортында: "Фәйзрахманчы"ларга Ходай тырышканга гына бирә, дигәнне аңлата алдык

Норлат балалар йортына күптән кергәнем булмаган икән. Күп нәрсә үзгәргән монда, бассейннары да бар хәзер, балалар өчен яңартылган заманча мәй­данчык та кайтартылган, үз сыерларын да асрыйлар, зур гына теплица да салып куйганнар.

Әниле әнисезләр

Балалар йортының директоры Дамир Рәхмәтуллин биредә 2010 елдан бирле эшли.
 
«Ятимнәр йортындагы балалар белән эшләве авырмы, сезне кабул иттеләрме?» дигән соравыма:
 
– Балалар тыңлый, хөрмәт итә, шулай да бер юньләп йоклаган юк инде, – дип җавап бирде.
 
Гаҗәпләнәсе дә юк, берьюлы 45 баланың «әтисе» булу җиңел түгел. Бүген Норлат ятимнәр йортында 3тән 18 яшькә чаклы әнә шуның кадәр бала тәрбияләнә. Барысы да диярлек республика районнарыннан җыелган. Балалар йортына соңгы елларда ешрак 12-14 яшьлекләрне китерәләр икән. Ә алар, гадәттә, урам законнарын күреп үскән тәрбиясез балалар. Андыйларны гаиләләргә алырга да атлыгып тормыйлар. Шулай да үз гаиләсен тапкан балалар җитәрлек.
 
Элегрәк балалар белән чит илләрдән дә кызыксына торган булганнар. 2003 елларда дүрт баланы – Америкага, берсен Испаниягә озатканнарын хәтерлим. Ул балалар тәрбиячеләренә хат язып, фотоларын җибәреп торалар иде әле. Соңгы елларда чит илгә китүче сабыйлар юк. Моңа балалар йорты директоры борчылмый да кебек, «балаларын» еракка җибәрәсе килми, күрәсең.
 
– Былтыр 32 баланы гаиләгә алдылар. Шуларның 14ен үз әти-әнисенә кайтарып бирдек, –ди Дамир әфәнде.
 
Балалар йортында барлыгы 26 педагог эшли. Ятимнәрне уллыкка, кызлыкка алучылар арасында шунда эшләүче хезмәткәрләр дә бар икән. Әнә педагог-оештыручы Рәйсә Миңнуллина җиде баланы гаиләсенә алган.
 
Балалар йорты директоры әйтүенчә, биредә тәрбияләнүче 45 баланың 98 проценты – «әниле әнисезләр». Ягъни аларның әти-әниләре исән. Эчкән, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган өчен, кайберләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
 
Үз сыерыбыз да бар
 
Балалар үзләрен ятим, кыерсытылган хис итмәсеннәр өчен, балалар йортында барысын да эшләргә тырышалар.
 
– Авылда барысы да авылча инде ул. Балалар йортының нәкъ менә авылда булуы да зур роль уйный.  Үзебезнең ике гектар җиребез бар. Анда ел саен яшелчә, җиләк-җимеш утыртабыз. Җәен кышкыга кайнатмалар, компот­лар әзерлибез. Былтыр гына да 200 банка кыяр-помидор тозлады пешерүчеләребез. 32 куяныбыз бар. Сыер, бозау да асрыйбыз. Киләчәктә мал-туар санын арттыру ниятебез дә бар әле. Бер яктан, максатыбыз балаларны хуҗалык эшләренә тарту булса, икенче яткан, үзебезгә файда. Ел саен 150-200 килограмм итне үзебез җитештерәбез. Сыер сөтен балалар чират торып, бик яратып эчә. Ә этләр, мәчеләр күпме бездә, хуҗасыз йорт хайваннарын да бирегә алып ияләштерәләр, җитмәсә, – ди Дамир Рәхмәтуллин.
 
Зур бер гаилә
 
Норлат балалар йорты зур бер гаилә кебек. Үз мал-туарлары,  бакчалары турында әйттек инде, теплицаларын да салып куйганнар, ел әйләнәсендә эшли торган парник булдырырга хыялланалар. Мунчалары, бассейннары да бар.
 
Балалар тик утырмый монда, һәрберсенең үз шөгыле, үз эше. Урта яшьләрдәгеләр мал-туарны карарга булышса, олыраклары агач эшләрендә ярдәм итә. Балалар йортында күп түгәрәкләр эшли. Агачтан төрле эшләнмәләр ясау түгәрәгендә бигрәк тә югары сыйныф малайлары яратып шөгыльләнә. Нәрсә генә ясамый алар биредә, агачтан нинди генә могҗизалар тудырмыйлар. Сүз уңаеннан, балалар йортында күп нәрсә агачтан эшләнгән, гөл савытлары, төрле бизәкләр дисеңме? Челтәрләп-челтәрләп ясалган бизәк үрнәкләрен күреп исең китәрлек. Монда түгәрәкнең җитәкчесе Фирдүс Кашаповның тырышлыгы да зур икән. «Виктория» спорт түгәрәгендә балалар бильярд, мини-футбол, өстәл теннисы уйный. «Дельфин»да йөзәргә өйрәнә, «Театр теней» театр түгәрәгендә сәхнә серләренә төшенә, «Фантазия»дә кул эшләнмәләрен үзләштерә. Бу түгәрәккә йөрүчеләр Идел буе регионы буенча уздырыла торган «Мин яратам сине, Татарстан» бәйгесендә ел саен беренчелекне алып килә. Түгәрәкне алып баручы педагог Роза Кашапова:
 
– Үзең ясаган әйбер популяр бит хәзер. Җепләр кыйбат, шуңа да иске әйберләргә яңа сулыш өреп, төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнәбез. Балалар йортыннан киткәч тә, белгәннәрен кулланып, якыннарына бүләкләр ясый алачак укучыларыбыз, – ди Роза апа.
 
Балалар киләчәктә үзләрен башкалардан ким хис итмәсеннәр, «ак карга» булып күренмәсеннәр өчен, ятимнәр йортында балаларны барысына да өйрәтәләр. Җыр, бию, тегү, чигү, рәсем, спорт – кыскасы, күп юнәлешләрдә малайларга, кызларга дәресләр бирелә. Төрле өлкәләрдә тәҗрибә туплау мөмкинлеге тудырыла. Норлат балалар йорты, күп кенә халыкара, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Ел саен ветераннарга кул эшләнмәләре ясап бүләк итә.
 
– Өй мохитен тудырырга тырышабыз, минем бүлмә һәрчак ачык. Һәр бала яныма кереп серен сөйли, киңәш сорый ала. Киләчәктә туры юлдан тайпылмасыннар иде. 83 чыгарылыш укучысы арасында 41 бала укуын дәвам итә алды, соңгы  өч елда мәктәпне тәмамлап киткәннәрнең бишесе югары уку йортында белем ала, бу – безнең өчен сөенечле нәтиҗә, – ди Дамир әфәнде.
 
«Фәйзрахманчы»лар
 
Узган саннарда Норлат балалар йортында тәрбияләнүче, балачагында зиратта да яшәгән Настя турында язган идек. Шулай ук биредә «фәйзрахманчы»лар буларак халыкка таныш секта балалары да яшәп алган.
 
– Алар хакында җир астында яшәгән кыргый балалар дип әйтәләр, кешелектән аерылган булсалар да, балалар бик акыллы, тәрбияле иде, әти-әниләре дә югары белемле кешеләр, – дип искә ала тәрбиячеләр.
 
Моннан берничә ел элек балалар йортына унике «фәйзрахманчы» баласын китерәләр.
 
– Бу балалар бер-берсе өчен барысына да әзер, үзләрен яклый беләләр. Тиз аралашучан, кеше­ләрдән аерылып яшәсәләр дә, мәктәпкә йөрмәсәләр дә, белемнәре бар, әти-әниләре күп нәрсәгә өйрәткән аларны, – ди Дамир Рәхмәтуллин.
 
Рәсемне дә матур ясый алар. Сәләтләре дә бар, физик яктан нык, эшкә оста. Олыларга зур хөрмәт, ихтирам белән караулары аеруча гаҗәпләндерә тәрбиячеләрне.
 
Балалар йортында тормышны үзләре өчен икенче яктан ача алар. Рәхәтләнеп чаңгыда шуалар, велосипедта йөриләр, футбол тибә башлыйлар, компьютер белән танышалар. Җир астындагы яшәүгә караганда, җир өстендә тормышның күпкә кызыграк, күңеллерәк икәненә төшенәләр. Балалары ятимнәр йортына китерелгәч, әти-әниләре дә еш кына Норлат балалар йортында кунак була башлый. Атнага бер-­ике тапкыр килеп, директор белән сәгатьләр буе сөйләшүләр алып баралар. Дамир әфәнде, ничек кенә булмасын, прокуратураны, башка органнарны җәлеп итеп, «фәйзрахманчы»ларны нормаль тормыш рәвеше алып барырга кирәклегенә күндерә алдык, ди.
 
– Вакытында кирәкле кешеләр җәлеп ителде. Алар бер нәрсә дә эшләмичә генә, Ходай барысын да бирә дигәнгә ышанып яшәделәр. Үзләренең тормыш рәвешләре. Беркайчан да хастаханәгә барганнары юк, балаларга бер тапкыр да прививка ясатылмаган. Бер еллап яшәде бездә ул балалар. Күңелебездә бары яхшы яктан гына истә калдылар. Хәзер үз гаиләләрендә бәхетле яшиләр. Әниләре эшкә урнашты, Ходай тырышканга бирә дигәнне аңладылар, балалары мәктәпләрдә укый, – ди директор.
 
Теләсә кайсы балалар йортыннан да авыр тойгы белән китәм мин. Сабыйларын ятим иткән, хәзерге вакытта кәеф-сафа корып, эчеп йөрүче әниләренә, әтиләренә ачу чыга, бигрәк тә кечкенә сабыйларның: «Апа, мине алыр­га килдегезме?» – дип карап торуларыннан күзгә яшь килә. Шактый балалар йортларында булганым бар, ә менә авыл җирендәге ятимнәр йортларындагы мохит үзгә. Норлат балалар йортында да сизелә бу, шуңа да балаларның моңсу йөзләрендә елмаю күреп, күңел сөенә. Алга таба да барысы да яхшы булсын иде...
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»