поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.04.2015 Шоу-бизнес

Раяз Фасихов Төркиядә кан анализын ник тапшырган? (ФОТОЛАР)

Бу көннәрдә җырчы Раяз Фасихов Төркиянең Измир шәһәрендә булып кайтты. Узган ел “Татар җыры – 2014” фестивалендә җырчыга Төркиянең курортлы шифаханәләрендә дәвалану һәм ял итү өчен ике кешелек юллама бүләк иткәннәр иде. Кем белән һәм кайчан баруны җырчы үзе хәл итәргә тиеш иде.

Раяз, уйлый торгач, тормыш иптәше Люциянең туган көне, ягъни 31 март көненә туры китереп, Измир шәһәренә бер атнага дәваланырга китәләр. Кызлары Венера белән уллары Рамазан әби-бабасы янында кала. Бер атна буе балаларның әти-әнине күрми торулары – шактый вакыт. Күрәмсең, артист балалары тәпи атлап китүгә үк моңа ияләнгән.

– Бөтен кеше Төркиягә баруны диңгездә коенып ял итеп кайтуны күз алдына китерергә мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, анда әле диңгез сезоны башланмаган. Беренче чиратта, “Татар җыры – 2014” фестивалендә туристлык агентлыгының миңа шундый бүләк ясавына рәхмәт әйтәсем килә. Төркиянең Измир шифаханәсендә дәваланып, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга мөмкинлек тудырды. Монда бит пляжда корсак киереп яту түгел, ә тән өчен кирәкле төрле процедуралар, әйтик, массаж, электротерапия, гидротерапия һәм башкалары башкарылды. Беренче килгән көнне үк канга анализлар алып, тулаем тикшерү узган идек. Онытып торам: термаль булган чыганакларда коендык. Урамдагысының температурасы +33 градуска җитсә, бина эчендәгесе +38 иде. Бик көчле дәвалану алдык. Моңарчы бу дәрәҗәдә ял иткән дә булмаган иде, – диде Раяз Фасихов Intertat.ru хәбәрчесенә.
 
Җырчы тормыш иптәше Люция белән 5 йолдызлы отельдә яшәп, шифаханәдә дәваланган арада Измир шәһәре белән дә танышырга өлгергәннәр. Шәһәрнең бик зур мәйданлы һәм халык саны 4 миллионнан артык булуына карамастан, аның чисталыгына, юлларының төзек булуына шаккатуларын да яшермәделәр. Шулай ук җирле халыкның итәгатьле, ярдәмчел булуын да әйтеп уздылар. Биредәге шәһәр ярым әйләнә формасында Эгей диңгезе яр буенда урнашкан. Шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына диңгез аркылы паром  белән дә йөргәннәр. Ә менә җәмәгать транспортында кондукторларның юклыгы шаккатырган. Бездә, ягъни Казанда, карта яки акча түләү каралган бит. Анда бары карта системасы. Карта аша түли торган җайланма автобусның эченә куелган. 
 
Раяз әйтүе буенча, автобуста акча санап тору юк, шалт-шолт картаны җайланмага куеп, кирәкле урыныңа барасың. Шулай да берсендә җырчының транспорт картасында акчасы беткән. Инде төрекчә дә, инглизчә дә бик үк әйбәт белмәгәч, ничек тә булса татарчасын кушып аңлатырга тырышкан. Турист икәнен белепме, әллә әйбәт йөртүче эләккәнгәме, автобус йөртүче түләп тормагыз, дип җибәргән. Автобусларда йөри торгач, җырчы тормыш иптәше белән шәһәрнең башка районнарына да чыга башлаган. Кибетләрдә, базарларда йөреп, шәһәрнең матур урыннары белән кызыксынган. Базар дигәннән, анда йөреп бетерерлек түгел икән. Аннан арып чыкканда, төрле уен коралларында уйнап утыручы урам музыкантларының кәеф күтәрүләре ошавын да искә алды Раяз. 
 
Ә тормыш иптәшенә нинди бүләк ясаган дип уйлыйсыз? Җырчы Люциянең туган көненә матур чәчәк бәйләме белән үзе теләгән йөзек бүләк иткән. Йөзек төрекләрнең үз куллары белән эшләнгән. Ул дүрт өлештән һәм ташлар белән бизәлгән. Әйтергә кирәк, Төркиягә бару Раяз Фасиховның балалардан башка гына тормыш иптәше белән романтик ял булып калган. Инде Казанга кире кайтып, ике сәгать йоклап алып, Самара шәһәренә чыгыш ясарга да китеп барган. Руслар әйтмешли, “с корабля на бал” диләрме?..
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 07.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»