|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2015 Җәмгыять
Молодец, Җәмәл! Бүген иртән Метшин троллейбуста йөрде (ВИДЕО)Казанда җәмәгать транспортының күчмә составы 100 гә якын кеше сыйдырышлы “Оптима-2” модельле заманча 15 троллейбус белән тулыландырылды. 8 нче номерлы маршрут буенча җибәрелгән яңа троллейбусны башка пассажирлар белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин да сынап карады. Троллейбуслар заманча хәрәкәт куркынычсызлыгы системалары белән җиһазландырылган. Илсур Метшин яңа троллейбусның уңайлылыгын шәхсән сынап карарга һәм шәһәрлеләрнең яңа модель турындагы фикерләрен белгән.
Үзенең “сәфәрен” “Филармония” тукталышында башлаган шәһәр җитәкчесе троллейбус пассажирлары – 5 яшьлек Җәмәл һәм аның әбисе белән аралашып алды. Казанда яшәүче ханымның сүзләренә караганда, троллейбуслар даими һәм шактый еш йөреп тора икән, алар пассажирлар өчен уңайлы, бигрәк тә яңалары сөендерә.
Җәмәл дә әлеге транспорт төрен ярата торган булып чыкты, үскәч троллейбус йөртүчесе булырга теләгәнлеген җиткерде. Татарстан башкаласы Мэры аның карарын хуплады һәм Казанның киләчәге нәкъ менә троллейбус, трамвай, метро кебек экологик төрдәге транспортларда дип билгеләп үтте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә составны яңарту “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиенең киләчәктәге планнарында тора, бу исә шәһәр халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга, юл хәрәкәте иминлеген арттырырга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|