|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2015 Мәгариф
Кемгә кирәк ул ия белән хәбәр?Ун баланың сигезе китап укырга яратмый. Башкалабыз вузларында татарча укыту Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында (КДАТУ) һәм өлешчә КФУда гына сакланып калды. Урыс балаларына татар әдәбияты укыту бик уңышсыз, татарча өйрәтү нык аксый. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Х. Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге оештырган “Урта һәм югары белем бирү системасында татарча укыту: тарихы, бүгенге хәле һәм киләчәге” дигән гыйльми-гамәли җыелышның хәтергә уелып калган иң гыйбрәтле нәтиҗәләре болар. Егермедән артык галим, берничә урта мәктәп укытучысы нотык тоткан җыелышта милли мәгариф тарихына, аерым алганда, мәгърифәтче Каюм Насыйри эшчәнлегенә багышланган байтак кына чыгыш яңгыраса да, безне, табигый ки, мәгарифебезнең бүгенге торышына багышланганнары күбрәк кызыксындырды. Милли белем бирү өлкәсендә җыелган шактый җитди проблемаларны кузгаткан, шул ук вакытта чишү юлларын да күрсәткән сөйләшү булып истә калды әлеге җыелыш (тәнкыйть күп булыр дип курыкканнармы: чакыру җибәрелүгә карамастан, ТР Мәгариф министрлыгыннан бер чиновник та катнашмады анда). Районнардан килгән укытучылардан Зәй шәһәре укытучысы Ирина Васильева чыгышы аеруча гыйбрәтле тоелды миңа. “Мәктәпләребездә татар класслары бетеп бара. Балалар матур әдәбият укырга яратмый. Өйдә укып килергә кушсаң, китаптан түгел, компьютердан кыскартылган вариантын гына алалар. Татар төркемендә ун бала бар, шуларның икесе генә биргән әдәбиятны укый”, – дип сөйләде ул. “Укырга гына түгел, язарга да яратмый замана балалары. Күп кенә студентларның язуын танып булмый. Матур язу хәзер зур проблемага әйләнә башлады. Әле, җитмәсә, беренче сыйныфтан башлап ноутбук бирмәкчеләр. Көнгә бер мәртәбә дә каләм тотып карамаса, балалар ничек матур язсын инде?!” – дип хуплады аны Тарих институты галимәсе Эльмира Сәлахова.
Милли мәктәбе булмаган, булып та соңгы елларда эзлекле рәвештә җимерелеп килгән халыкларның, шул исәптән без – татарның хәле тагын да катлаулырак. Чыгарылыш имтиханнарын, БДИне урыс телендә генә бирү таләбе югары мәктәптә татарча һәм татар теле укытуны уңышлы гына гамәлгә ашырып килгән милли мәгарифебез башына күсәк белән органдай тәэсир итте. Башкалабыздагы 36нчы мәктәптә дә белем бирүче КФУ доценты Светлана Айдарованың чыгышы моны аеруча ачык күрсәтте. “Берничә ел элек, КДУ дигән исем йөрткән вакытыбызда һәр факультетта һәр студентка ике ел дәвамында 184әр сәгать татар теле укыта идек. Хәзер, факультетлар институтларга әйләндерелгәч, татар теле кайбер институтларда – 36шар, кайберләрендә – 18әр сәгать кенә укытыла башлады, кайберләрендә бөтенләй укытылмый. Элек безнең чит аудиториягә татар теле укыту кафедрасында 33 укытучы эшли, күбесе 1,5 ставкада иде. Хәзерге вакытта без 5 укытучы гына калдык”, – дип белдерде ул. Дөрес, бу җәһәттә башкачарак уйлаучылар да бар. Әйтик, КДАТУ профессоры, югары математика кафедрасы мөдире (югары математиканы татарча укытучы!) Наил Туктамышов, техник юнәлештә белем алучыларга, техник вузларда укучыларга тел өйрәтү белән шөгыльләнмәскә кирәк, татар телендә техник, һөнәри белем бирү зарур, техник вузларда тел өйрәтү кафедралары булмаска тиеш; югары уку йортларында татар төркемнәре оештырырга кирәк, аспирантура, докторантура татарча булырга тиеш, дип исәпли.
– Милли тел фән һәм технология теле булганда гына үсә ала. Бу хакыйкатьне онытмасак иде. Басып алынган халыкларның телләрен перспективасыз телләр исемлегенә, югары цивилизациягә ия булмаган халыклар телләренә кертү Карл Маркстан килә. Югары мәктәп өч максатка хезмәт итә: җәмгыятьнең элитасын тәрбияли, күпләп белгечләр әзерли, милләтнең генетик кодын саклый һәм тапшыра. Ни кызганыч, бездә – Татарстанда элитаны әзерләү эше начар куелган. Стратегик карарлар кабул итүчеләрне без элита дибез. Алар бик яхшы белемле булырга тиеш. Татар теле урыс һәм ингиз телләре кысынкысында калганга, элитабызны күптелле, полилингвиаль белем бирү нигезендә тәрбияләргә тиешбез”, – дип чыгыш ясады ул. Галим бик дөрес әйтә: полилингвиаль, билингвиаль белем бирү буенча аерым программалар язарга, татарча дәреслекләр бастыруга акча бүлеп бирү генә аз, берничә тел белгән укытучыларны матди кызыксындырырга, аларга күбрәк түләргә, хосусый вузлар булдырырга кирәк (һай, кайда сез, татар байлары?!).
Хәзерге вакытта КДАТУның I-III курсларында татар төркемнәре бар. Ел саен вуз татарча белем алган 25 белгеч укытып чыгара (гомумән алганда, ел саен биш йөзләп кеше тәмамлый икән). “Ел да республикабыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның 47 проценты – татар милли мәктәпләрендә белем алган балалар. Бездә шул балаларның 5 проценты гына укый. Менә бу хәл татар теленең абруе турында сөйли. Әгәр дәүләт заказы булса, без татар төркемнәрен күбәйтер идек. Әлегә чиновникларыбыз кырыйдан гына карап тора. Бу татар төркемнәре без – фидакарьләр булганга гына эшләп килә. Без киткәч, әлеге эш туктап калырга, сүнәргә мөмкин”, – дип уфтанды ахырда Наил әфәнде.
Җыелыш барышында урыс балаларына татар теле укытуның торышы уңаеннан да күп төрле фикер, тәкъдимнәр яңгырады. “Миңа быел тугызынчыларны бирделәр. Әйтергә оят: кайбер балалар беренче сыйныф материалын да белми. Бушка өстәмә дәрес бирәм, сорагыз, читенсенмәгез, дип әйтеп карадым. Уналты баланың икесе генә ике тапкыр кызыксынып килде”, – дип авыр сулады КФУда да, мәктәптә дә сабак бирүче, алда телгә алган Светлана ханым. Гомумән, бу җәһәттә фикер җиткерүчеләрнең күбесе урыс балаларына татар теле өйрәтү дәреслекләренең шактый катлаулы булуыннан зарланды. Әйтик, ТӘСИ галимәсе Зәйтүнә Исхакова, бездә басылган дәреслекләр бизәлеше, мәгълүмат-белешмәләрнең яңартылып торуы ягыннан инглизчә дәреслекләрдән күпкә калыша; яшь үзенчәлеге исәпкә алынмый, дәреслек язганда мәктәптә эшләүче укытучылардан гына түгел, укучы балаларның үзләренең дә киңәш-тәкъдимнәрен сораштыру җитми, дип Литвинов дәреслеген үрнәк итеп китерде, татарча өйрәтү дәреслекләрен, Литвинов алымнарына таянып, XI класска хәтле язып бетерергә тәкъдим итте.
КФУда татар теле укыту кафедрасы доценты Николай Максимов исә үзенең укыту ысулын – татар теленең сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү технологиясен алга куйды. “Төп максат урыс баласын татарча сөйләшергә өйрәтү булырга тиеш. Бездә исә ия белән хәбәрне табарга, грамматиканы өйрәтәләр. Телгә өйрәтү методика түгел, технология итеп каралырга тиеш. Телгә өйрәтү дәреслекләре сөйләшергә, аралашырга өйрәтергә тиеш. Ни өчен балалар сөйләшми? Чөнки укытучының сөйләштерергә вакыты юк. Ул программа буенча кагыйдәләрне укыта да кайтып китә. Урыс балаларына кагыйдә өйрәтергә кирәк түгел. Сабый бала бер кагыйдә дә белми бит. Рәхәтләнеп сөйләшә. Кагыйдә белмәгәнен мәктәпкә килгәч кенә белә. Әгәр урыс баласын татарча сөйләшергә өйрәтергә телисең икән, ул татар теленең матурлыгын тойсын”, – дип, Николай әфәнде үз ысулын бәян итте.
Аныңча, татарча сөйләшү, аралашу өчен урыс баласына 700 сүз, телебездә булган утыз сөйләм калыбын, моделен белү җитә. Байтак эзләнгәннән соң, балаларга менә шушы сөйләм калыпларын өйрәтү җитә, дигән нәтиҗәгә килгән галим. Бу технологиясен инде китап итеп язган, бастыру өчен Мәгариф министрлыгына тапшырган икән Н. Максимов. “Ел ярым кирәклеген исбат итәм, инде әллә ничә рецензия яздылар, тик һаман дөньяга чыга алмый. Хәзер мин бу ысул буенча I-XI класслар өчен программа төзим. Урыс балалары өчен тел дә, әдәбият та бер дәреслектә урнаштырылырга, әдәбият тел дәреслегенең дәвамы булырга, телдә үткән кагыйдәләр әдәбиятта чагылыш табарга тиеш”, – диеп белдергән галимне Мәгариф министрлыгында ишетми калмаслар дип өметләник.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|