|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2015 Җәмгыять
Хәйрияче Әсхәт Галимҗановның йортын су баскан (ФОТО)Исән чагында ук Казан Кремле янында аңа багышлап һәйкәл куелды. Бүген Әсхәт бабай Казанның Межлаук урамында тимер юл янындагы баракта гомер кичерә. "Әсхәт Галимҗановны СССРның иң атаклы хәйриячесе дип йөрттеләр. Ул базарда әрҗәләр җыеп, сатуга үгезләр асрап, шул акчага ятим балаларга азык-төлек һәм автобуслар ала иде. Бүген ул үзе ярдәмгә мохтаҗ", - ди аның турында танышы Алексей Попович.
Алексей сүзләренчә, шушы көннәрдә генә бабай яшәгән баракның беренче катын кар сулары баскан. Бу проблеманы үзе генә хәл итә алмый. Насос кирәк. "Ремонт белән ярдәм итсәләр дә яхшы булыр иде, бу торакны кешечә яшәрлек итәсе иде", - ди Алексей.
--- |
Иң күп укылган
|