поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2015 Милләт

Авыл кызы - Пожар кызы

Бөтендөнья татарлар конгрессы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы өч ел элек “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсын оештырганнар иде. Аның сайлап алу туры төбәкләрдә үтә, финалы Казанда була. II Бөтенроссия “Авыл кызы” конкурсының төбәкара сайлап алу туры үткән елның апрель аенда күрше Чуаш республикасының Урмай авылында үткән иде. Анда республиканың татар авылларыннан биш кыз һәм безнең өлкәдән шулай ук биш кыз катнашты.

Ә финалда катнашырга ике кыз – безнең өлкәдән Сергач районы Кочко-Пожар кызы Лилия Юнисова (фотоларда) һәм Чуаш республикасыннан Урмай кызы Рәзилә Серенеева лаек дип табылган иделәр һәм менә 20 март көнне Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрында конкурсның финалы булды. Анда төрле төбәкләрдән барлыгы тугыз кыз катнашты. Конкурс югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Фойеда күптөрле милли сувенирлар сатылды, инструменталь ансамбль башкаруында милли көйләр яңгырап торды.

Нәкъ шул көнне БТК башкарма комитеты Россиянең татар авыллары эшмәкәрләрен IV Бөтенроссия җыенына җыйды. Көне буе программа буенча эшләгәч, алар кичен залны тутырып “Авыл кызы” бәйгесенә җыелды. Шулай булмыйча, һәрбересенең диярлек бит төбәген күрсәткән кызлар катнашты, алар өчен җан атарга килделәр. Безнең өлкә делегациясе дә алкышларын кызганмады Лилия өчен.
 
Бәйге “Казан” бию ансамбленең егетләр төркеме чыгышыннан башланды. Аннары сәхнәгә кичәне алып баручылар, ТНВ каналын караучыларга, бөтен татар дөньясына яхшы таныш булган “Казан егетләре” төркеменең беренче составы җырчылары Артур һәм Марат чыктылар. Матур, күңелле итеп бәйгене башлап җибәргәч, алар барлык тамашачыларны, катнашучыларны сәламләп җырладылар. Аннары пәрдә ачылгач искиткеч күренеш булды – Урмай авылының билгеле булган “Мишәр” ансамбле катнашучы кызлар белән бергә халык җыры башкаргач, ансамбль егетләре кызларны алгы сафка чыгарды һәм алып баручылар һәрбересе белән таныштырды. Бәйгедә Башкортостан, Чуаш республикалары, Түбән Новгород, Ульяновск, Әстерхан, Оренбург, Пенза, Свердловск өлкәләреннән тугыз кыз катнашты. Бәйге дүрт турдан торды. Беренчесе – визит карточкасында кызлар үзләренең туган авыллары белән таныштырдылар. Лилия Кочко-Пожарның кыскача тарихы, көнкүреше белән шигъри юллар аша таныштырды, бик сәнгатьле, матур итеп, хисләнеп сөйләде.
 
Икенче турда кызлар алдан әзерләгән кул эшләрен жюрига тәкъдим иттеләр. Кулъяулык бирү безнең татарның борынгыдан килгән матур йоласы – элек-электән кыз кеше яраткан егетенә чиккән кулъяулык бүләк иткән, хатын-кыз сөйгән ярларын, ирләрен кулъяулык  биреп сугышка озаткан. Менә кызлар да бик матур иттереп кулъяулык чиккәннәр, ә чигү буенча мастер-классны аларга бер көн алдан Казан остасы биргән. Барысы да кул эшенә уңган икән – кулъяулыклары искиткеч матур иде.
 
Өченче турда кызлар үзләренең сәнгать осталыкларын күрсәтте – күбесе җырлады, икесе шигырь, берсе үзе язган әкиятен сөйләде, ә Лилия танылган “Каз канаты” биюен искиткеч оста итеп башкарды. Ул шул хәтле матур биеде, һәр хәрәкәте шундый нәфис, талгын иде, әйтерсең, күл өстендәге аккош. Ә инде ап-ак костюмы биюдән алган тәэсирне тагы да арттыра төште һәм тамашачылар аны кайнар алкышларга күмде.
 
Дүртенче турда катнашучылар үз авылларының милли ашларын тәкъдим иттеләр. Чәк-чәк, гөбәдия, пахлава, бармак, күмәч – ни генәме пешермәгәннәр кызлар. Безнең Лилия Кочко-Пожарда популяр булган, кунак өстәленә кайнарлатып, майлап бирелә торган күптермә пешергән иде. Барысы да үз ашларын сәнгатьле итеп тәкъдим итте, ә “Мишәр” ансамбле егетләре аларны зал буенча йөртте һәм тамашачыларга, жюрига авыз иттерде.
 
Жюри составы бик абруйлы иде – ТНВ каналының генераль директоры Илшат Аминов, билгеле җырчылар Фердининд Сәлахов һәм Илсаф, дизайнер Альмира Бурханова, БТК башкарма комитеты хезмәткәре Гөлназ Шәйхи һ.б. Конкурс биремнәре тәмамлангач, алар киңәшләшергә китте, ә бәйрәм программасы дәвам итте. “Мишәр” ансамбле, Оренбург өлкәсенең “Ялан” бию ансамбле профессиональ чыгышлары белән шатландырды. Җырчылар Рөстәм Рахматуллин, Кытайдан килгән ике туган Базарбай һәм Ирҗан Бикчәнтәевлар, 
 
“Мишәр” ансамбле солистлары Разил Шәрәфетдинов һәм Илнар Хисамов җырладылар. 
 
Кыскасы, программа бай иде, өч сәгатькә якын вакыт сизелмичә үтеп китте, шулай да тамашачы түземсезлек белән жюриның карарын көтте. Ниһаять, Артур белән Марат сәхнәгә кызларны һәм жюри әгъзаларын, шулай ук хөрмәтле кунакларны чакырды. Алар арасында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Санзяпов, “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова, аның урынбасары Рәмзия Кашапова, ООО “Алмаз холдинг” ювелир заводының генераль директоры Фәрит Гөмәров бар иде. Алар барысы да кызларга җылы сүзләрен, теләкләрен әйтте, бу бәйгенең мөһимлеген билгеләп үтте. 
 
“Сез барыгыз да җиңүче инде, үз төбәкләрегездә “Авыл кызы” исеменә лаек булып, бу Казан сәхнәсенә җиңүче булып бастыгыз”, - диде Ринат Зиннурович.
 
Аннары бәйгенең кульминацион мизгеле – бүләкләү башланды. Бүләкләрне жюри рәисе Фердинанд Сәлахов тапшырды. Гран-при һәм “Авыл кызы” исеме Башкортостан кызы Эльвира Рәкыйповага бирелде. Беренче дәрәҗә дипломга Ульяновск өлкәсеннән Лилия Кәримова лаек булды, икенче дәрәҗә дипломны Чуаш республикасы Урмай авылы кызы Рәзилә Серенеевага бирделәр. Ә безнең Лилия Юнисова өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әлбәттә, бусы да зур казаныш һәм без бу кызыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Кызларга барысына да “Алмаз Холдинг” заводыннан бүләкләр тапшырылды, конкурсның бүтән спонсорлары да аларны буш итмәде. Һәм, әлбәттә, чәчәкләр бирелде һәрбересенә. Безнең эшмәкәрләр делегациясе исеменнән РНКАТНОның Уразавылдагы вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин да Лилиягә матур чәчәк бәйләме бүләк итте.
 
Конкурс “Казан” бию ансамбленең искиткеч чыгышы белән тәмамланды. Нәтиҗәләргә килгәндә, алар белән килешмәүчеләр дә булды, әмма жюри белән бәхәсләшү мөмкин түгел. Ничек кенә булмасын, кызлар бар осталыкларын күрсәттеләр, ә безнең Лилиягә килгәндә, аның әзерлеге югары дәрәҗәдә, һәр чыгышы сәнгатьле, эчтәлекле иде, безнеңчә, ул гран-прига да лаек иде, эшмәкәрләр җыенында катнашкан якташларыбыз нәкъ шул фикердә булды.
 
“Безнең өлкә кызының шундый дәрәҗәле конкурста катнашуы үзе зур казаныш. Ә инде Лилиянең чыгышына килгәндә, без аңа сокланып һәм аның белән горурланып утырдык. Безнең фикер буенча, ул иң азы беренче дәрәҗә дипломга лаек иде, өлкәбезне лаеклы итеп күрсәткәнгә зур рәхмәт үзенә. Һәм шулай ук аны бу конкурска әзерләүчеләргә рәхмәт”, - диде Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Нуриманов. Автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов та нәкъ шундый фикердә. “Чын мөселман кызларына гына хас булган тыйнаклык, сафлык, аз гына горурлык, йөренмеше, сөйләве – болар барысы да Лилиядә бар иде. кыскасы, аның чыгышы, бер сүз белән әйткәндә, супер иде, ә инде “Каз канаты”н биегәндә сәхнәдә аккош кебек йөрүе хушны алды. Молодец кызыбыз, сынатмады һәм, безнеңчә, иң югары бәягә – гран-прига лаек иде”, - диде ул.
 
“Мин шундый югары дәрәҗәдәге конкурста катнашуыма бик шатмын һәм миңа мондый мөмкинлекне тудырган өчен, әзерләнүдә гел ярдәм иткән өчен безнең Кочко-Пожар мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира апа Мусинага олы рәхмәтләремне белдерәм. Әлбәттә, әти-әниемә рәхмәт, аларның ярдәменнән, ышанычыннан гайре мин җиңүләр яулый алмас идем. Конкурс барышында да әниемнең залда булуы миңа көч, дәрт биреп торды”, - ди Лилия.
 
Эльвира Мусина, үз чиратында, Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлегенә, шәхсән аның җитәкчесе Светлана Лисинага, Дмитрий Федоринга, РНКАТНОга, район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовка, эшмәкәр Фаил Хамзинга, тегүче ханымнар Валентина Лобанова, Вера Шарышкина һәм Наталья Маматовага, безне Казанга илтеп китерүче ГАЗельнең йөртүчесе Александр Орловка зур рәхмәтләрен белдерә. 
 
Шулай бергәләшеп эшләгәндә генә без җиңүләр яулап, уңышларга ирешә алабыз, шуңа да бергә булыйк, бердәм булыйк.
 

Найлә ЖИҺАНШИНА, Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»