поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2015 Милләт

Ижауда “Татар кызы - 2015” билгеләнде

Ямьле, ягымлы яз­ны яратмаганнар бар микән?! Озын-озак кыш буена өелгән тау-тау кар көртләрен мизгел эчендә эретеп, гөрләвекләр итеп агыза бит ул. Ач-ялангач табигатьне яшелдән киендерә, гөл-чәчәкләргә күмә. Курку белмәс, дәртле, тынгысыз, дуамал бит ул, яшьлекнең нәкъ үзе кебек. Республиканың “Иман” татар яшьләре берлеге 28 мартта “Татар кызы - 2015” бәйгесен уздырды.

Гөл үссә - җирнең күрке, кыз үссә - илнең күрке

Бәйгедә кызлар-йолдызлар барысы да озын толымлы, зат­лы озын күлмәкләрдән чыгыш ясадылар.12 иң уңган, иң булган кыз татарча биеп тә, җырлап та күрсәттеләр. Быелгы конкурсның тагын бер яңалыгы: гүзәл затларның кул эшләренә осталыклары сыналуы. Алар калфак һәм якалар чиккәннәр иде. “Иҗади эш” номинациясендә Гөлия Хәмидуллинаның чыгышын аеруча билгеләп үтәсе килә. Аның, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күз уңында тотып, Ижау медицина академиясендә бергә белем алучы дусты Илшат Мөхәммәтҗанов белән әзерләгән чыгышы бик тә табигый, эчкерсез, үтемле, уйландыра торган иде. “Бу миниатюраны әзерләгәндә, безгә бик күп кенә солдат хатлары, әдәби әсәрләр укырга туры килде. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң канкойгыч булып санала. Күпме аналарның газиз уллары, хәләл җефетләре чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган. Без бу дәһшәтле елларны онытырга тиеш түгел. Бигрәк тә хәзерге, кайбер илләрдә хәтерне юарга омтылган тынгысыз чорда”, - ди Гөлия. 
 
Можгадан Гөлфия Әхтәмова исә көнчыгышның борынгы һәм серле сәнгате “төрекчә мәрмәрләштерү (турецкое мрамирование)”, ягъни Эбру белән таныштырып, суда рәсем ясады. (Махсус катнаш­малы суда, махсус буяулардан пумала һәм без ярдәмендә сурәтләр ясау. Әзер рәсемне кәгазьгә, пыялага, тукымага, керамикага төшерергә мөмкин). Күпләр өчен әлеге сәнгать төре яңалык булгандыр. Рәсем ясау белән бергә Гөлфия әлеге сәнгать турында бераз мәгълүмат та бирсә, чыгышы күпкә отышлырак килеп чыгар иде.
 
 Иң кызыклы һәм җитди сынауларның берсе кызларның татарча шигырь сөйләү һәм жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирү булды. Бу ярышта күп кенә кызлар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. Тумышы белән Яңавылдан булган Светлана Каюмова Удмуртиядә якташы Кәүсәрия Шәфыйкова иҗаты турында бик аз белүләре турында борчылуын белдерде. Алия Илаева татар гаиләсендә тәрбияләнеп, мәктәптә туган телебездә белем алуы турында горурланып сөйләде. “Әтием ягыннан 14 буын туганнарымны беләм. Әбиемнән калган чулпыларны кадерләп саклыйм. Аларның моңлы чыңы күңелемне иркәли. Әнием әзерләгән чәкчәктән авыз итегез”, - дип, жюри әгъзаларын милли ризыгыбыз белән сыйлады. Ә12нче сан астында чыгыш ясаган 6нчы гимназия укучысы Гүзәл Зарифуллина катнашучылар арасында иң яше иде. Барлык сорауларга да тапкыр җавап бирде. “Татар кызына хас өч сыйфатны санап үтсәң иде?” - дигән сорауга: “Кызларның гүзәллеге - тыйнак булуда, татар сылуларына сабырлык хас һәм алар үзләрен күрсәтә беләләр”, - диде ул. Алисә Әхмәтҗанова сәхнәдә үз-үзен тотышы, нәфислеге, матур җырлавы белән игътибарны җәлеп итте. Жюри әгъзаларының: “Бу бәйгедә ни өчен катнашырга булдың?” - дигән сорауларына: “Беренчедән, яңа кешеләр белән танышасым килде. Өйдә, үз дөньяңа гына бикләнеп, ерак китеп булмый”, - диде яшь хуҗабикә. Бәйге җыр-биюләр белән үрелеп барды.
 
Бу көнне иң авыры жюри әгъзалары җилкәсенә төшкәндер. 12 гүзәл арасыннан җиңүчене сайлап алуы бер дә җиңелләрдән булмаган. Можга егете, “Голос” проектында катнашкан Рамил Нуриманов: “Бәйгедә катнашучы кызларны бәяләгәндә, мин аларның татар телен белүләренә, аралашуларына игътибар иттем. Кызларның үз куллары белән чиккән калфакларын күргәч, соклануымның иге-чиге булмады. Бу бит күп вакыт сорый торган, мәшәкатьле эш. Араларында бик тә зәвыклы итеп эшләнгәннәре дә бар иде. Бәйге, кайбер кимчелекләрне искә алмаганда, яхшы оештырылган иде. Миңа калса, киләчәктә бәйгене киң, иркен сәхнәле тагы да зуррак залларда уздырырга кирәктер”, - дигән фикерләрен җиткерде. Ә менә Әгерҗе Яшьләр үзәге рәисе Айзат Харисов: “Бәлки мин артык таләпчәндер. Әмма бәйгедә “Татар кызы - 2015” дигән титул бирердәй кыз күрмәдем. Билгеле, кайбер этапларда яхшы җырлавын яисә биюен, оста сөйләвен билгеләп үтәрдәйләре булды. Әмма, ни кызганыч, кызларның берсе дә күңелгә үтеп керә алмады”, - дигән фикерен җиткерде. “Андан” ансамбле әгъзасы Рәмис Шәяхмәтов: “Кызлар чарага бик җаваплы әзерләнгәннәр. Тик дулкынлануларын яшерә алмаучылар да булды ”, - диде. 
 
Шулай итеп, Удмуртиядә “Татар кызы - 2015” исеменә Ижау медицина академиясендә белем алучы Алия Илаева булды. Икенче урында - Алисә Әхмәтҗанова, өченче урында - Гүзәл Зарифуллина. “Яңарыш” газетасы редакциясе һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең махсус бүләге дә Гүзәлгә тапшырылды. Ә иң күп бүләкләрне Гөлия Хәмидуллинага бирделәр. Ул тамашачы мәхәббәтен яулады, шәхси фотосессиягә дә лаек дип табылды. “Әлеге бәйге турында миңа курсташым Алия әйткән иде. Теркәлүнең соңгы көнендә шаярып кына: “Минем дә катнашасым килә”, - дигән идем. Алия шул ук минутта оештыручыларга шалтыратып, мине яздырып та куйды. Мин бүген бик шат. Ерак араларны якын итеп килгән әти-әниемә, дус­ларыма, оештыручыларга зур рәхмәт!” - диде Гөлия Хәмидуллина. “Кызыбызның Удмуртиядә узучы шундый күркәм чарада катнашуына сөенеп туя алмыйбыз. Ижауда укый башлагач та, бик авыр, сагыныр дип борчылган идек. Киресенчә, бик ошатты Гөлиябез удмурт җирен. Кешеләре шундый ягымлы, киң күңелле, ярдәмчел. Бу бәйгене оештырган барлык егет-кызларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Афәрин, булдыралар!” - диделәр Фирдания апа белән Фәнил абый Хәмидуллиннар. Алар уллары Илфат һәм Гөлиянең бер төркем дуслары белән Түбән Кама шәһәреннән килгәннәр. 
 
Алия Илаева конкурс турында социаль челтәр аша белгән. Азнакай кызы югары уку йортына укырга дип килгәч, Ижау­ны бер күрүдә үк ошаткан. ”Безнең уку йортында татарлар бик күп. Күп кенә курс­ташларыбыз безне: “Җитәр инде, күпме татарча сөйләшергә була. Безнең хакта да уйлагыз әзрәк”, - дип орышалар. Киләчәктә Удмуртиядә калырга телим. Ижауда берничә ел яшәсәм дә, “Иман” татар яшьләре берлеге белән яңа гына таныштым. Киләчәктә мин дә Удмуртия татар яшьләре сафын тулыландырырмын, дип ышанам”, - диде ул. 300гә якын кеше сыйдырырлык зал шыгрым тулы иде. Оештыручыларның сүзләренә караганда, тамашачыларның күбесе бушлай чакыру билетлары белән килгәннәр.Түбән Кама, Азнакайдан, Башкортстаннан килгән җанатарлар көчле алкышлары белән кызларны дәртләндереп тордылар. 
 
Әлеге чараның тагын бер күрке - алып баручы егет Ильяс Нигъмәтуллин турында да әйтеп узасы килә. Ул туган телебездә иркен итеп аралаша, тамашачылар, жюри әгъзалары белән элемтә тота белә. Афәрин! Кукмара егете республикабызны үз иткән. “Удмурт дәүләт университетын тәмамлар чак җиткәч, ниһаять, татарлар белән таныштым. Минем Казанга китеп уку, хәзер эшкә урнашу мөмкинлеге бар иде. Тик мин Ижауны якынрак күрәм. Ижау татарлары мине гадилекләре, киң күңелле, ихлас булулары белән үзләренә җәлеп иттеләр. Әнием дә монда калуыма каршы түгел”, - ди. Киләчәктә аның милли тормышта актив катнашуын телибез.
 
Йомгаклау сүзе
 
Бәйге тәмам, җиңүчеләр билгеләнде. “Иман”лыларга быел җиңелләрдән булмаган. Нинди генә эшкә тотынсаң да, акча кирәк бит. Башка елларны “Татар кызы” бәйгесен уздырганда, Милли сәясәт министрлыгы булышса, быел ярдәм булмаган. “Башкалабыздагы йөздән артык оешмага, эшмәкәрләргә матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу яклап иң зур таянычыбыз Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе булды. Шулай ук дистәдән артык киң күңелле кешеләр үтенечебезгә битараф калмадылар. Бәйгенең “Строитель” мәдәният йортында узуы да, билет сатып акча юнәтеп булмасмы дигәннән эшләнде.Безнең хәтта бүләкләр алырга да акчабыз юк иде. Барлык иганәчеләребезгә дә зур рәхмәт! Аренда өчен түләргә дә, кирәк-яракларга да акча җитте, Аллага шөкер. Бәйгедә катнашучы кызлар белән өч ай дәвамында төрле мастер-классларда, тренингларда шөгыльләнгән педагогларга түләргә генә җитмәстер инде”, - дигән борчуын яшермәде “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Дилия Гатауллина. 
 
“Иман” татар яшьләре берлеге тагын бер кат үзләренең яхшы оештыручылар булуларын дәлилләделәр. “Иман”лыларның кайберләре гаилә корып, балалар тәрбияләсәләр дә, милли хәрәкәттән читләшмәүләре белән аерым мактауга лаек. Афәрин, кызлар-егетләр! 
 
 
Андрей Бояршинов фотосурәте.

Альбина ШӘЙХЕТДИНОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»