поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.04.2015 Фаҗига

Табылдылар, әмма...

Атна башында Башкорт­станның Белорет районында югалган Казан туристларын эзләделәр. Ирәмәл тавына ике баласы белән менгән хатынны бер тәүлектән артык эзлә­деләр. Табылдылар, тик 14 яшьлек кыз салкында өшеп һәлак булган. 6 яшьлек малай һәм әнисе бик авыр хәлдә. Хәзер алар Чиләбе өлкәсендә хастаханәдә дәвалана.

32 яшьлек Лилия Р., язгы каникул булудан файдаланып, кызы белән улын ияртеп, Башкортстанга чыгып киткән. Башкортстан белән Чиләбе өлкәсен берләштергән Урал тауларын күрергә ашкынып барган алар. Кем генә килми бирегә! Туристлар бу якларны искиткеч матур табигате өчен үз итә, җәен дә, кышын да биредә кеше­ләр күп була. Ирәмәл тавына менү – күпләрнең хыялы. Менә Лилия дә балаларына матур тауларны күр­сәтергә тели. Казан туристлары Чи­ләбе өлкәсенең Төләк авылына исән-имин барып җитә, бер йортка урнашалар. 29 мартта Казан туристлары, бераз хәл җыйгач, тауга менәргә була. Алар гид чакырып тормый, Лилияләргә аның ахирәте дә иярә. Җиде чакрым юл узгач, алар ял итәргә туктый. Ли­лиянең дус хатыны кире кайтып китә, алар исә сәяхәтне дәвам итәр­гә булалар.

Әмма билгеләнгән вакытка – кичке сәгать 6га базага кайтып  җи­тә алмыйлар. Бер сәгатьтән соң да алар күренмәгәч, ахирәте, вакытлыча яшәгән йортның хуҗасы чаң суга башлаган. Икенче көнне ир­тән үк коткаручылар эзләү операция­се­нә тотына. Бу эштә Чилә­бе өлкәсе һәм Башкортстан коткаручылары, полиция хез­мәткәрләре – барлыгы 185 кеше катнашкан. Алар югалган туристларны кичке сәгать 9да гына таба алган. Әле җит­мәсә тауның текә урынында кар өемнәре булганга күрә, алар янына кар өстен­нән йөрүче техника белән барып җитәрлек түгел. Туңган туристларны аннан алып чыгу тагын берничә сәгать вакытны ала.
 
Кызганыч, ул вакытка кыз бала салкыннан өшеп үлгән булган. Туң­маслык та түгел. Алдагы төнне 22-27 градус салкын булган. Кыз бала энесенә үз киемен биргән. Мәрхүм бала Казанның Дәр­виш­ләр бистә­се мәктәбендә укыган. Аяклары, куллары өшегән кеч­кенә улы белән Лилия хәзер авыр хәлдә Чиләбе шәһәре хаста­ханәсендә ята. Табиблар аларның сәламәт­леге өчен көрәшә.
 
Ял итәргә дип чыгып киткән гаиләнең сәфәре әнә шулай фа­җига белән тәмамлана. Егыласымны алдан белсәм, салам җәеп куяр идем, дигән әйтем бар барын, әмма шул ук вакытта татарда “сакланганны саклармын” дигәне дә бар. Ха­тын-кыз берүзе ике бала белән бер дә күрмәгән, белмәгән урынга чыгып китәргә ничек тәвәккәллек тапкан, дип аптырыйсы гына кала. Алар үзләре тәҗрибәле альпинист та, турист та түгел. Ирәмәл тавы­ның югары ноктасына менү максаты да куелмаган. Тауга менәм ди­гән кеше, һич югы, җитди әзер­ләнә, ә аларның үзләре белән ашарлык ризыгы да, учак яндырыр өчен шырпылары да булмаган, өстәмә җылы кием дә алмаганнар. Гому­мән, тауга менүне кем оештыра, аны кем күзәтә, кем рөх­сәт бирә, җаваплылык кем өстендә?
 
“Хәтта кечкенә тауга менү дә җаваплылык, игътибарлылык та­ләп итә. Тауларда һава торышы гел үз­гәрүчән, әле генә аяз кебек, ә аннары буран да кубарга мөмкин. Кеч­кенә калкулыклар да куркыныч, ә аягыңны каймыктырсаң?! Авырткан аяк белән тауларда йөреп кара син! Кызганыч, кеше­ләр тауга менүнең хәвефле булырга мөмкин икәнен күз алдына китерми, матур табигатькә алдана, – дип сөйләгән альпинист Рафаил Ишморатов sntat.ru порталына. – Берәр хәтәр очрак булса, тәҗрибә­сез кеше юга­лып кала, учак яндыра да белми, эчәргә су да таба алмый, коткаручылар сине тапсын өчен нишлә­ргә кирәклеген дә чамаламый. Боларны белмисең икән, тауга менеп тә торасы түгел”. 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 47 | 03.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»