поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
02.04.2015 Җәмгыять

“Адмирал” сабагы: прокурорлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды

11 мартта Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды.

Беренче булып Чаллыдагы “Комсомольский” базарының ябылуы турында да язган идек инде. Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, прокуратура Казандагы берничә эре сәүдә ноктасының эшчәнлеген туктатуын таләп иткән: 76 эшмәкәр эшләгән “Эмми” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Тукай урамы, 115) - 16, “Проспект” сәүдә үзәгенең ике объектында (Җиңү проспекты, 50А, 50Б) 14 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Себер тракты, 34 адресы буенча урнашкан күпфункциональ комплекста 265 хилафлык (!) теркәлгән.

Арчада исә суд приставлары “Шаром-Даром” сәүдә комплексының өс киемнәре сатыла торган өченче катын яптырган. Җитмәсә, әлеге сәүдә ноктасы Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан. Өченче катта сәүдә кагыйдә бозу очраклары бетерелгәч кенә җанланып китәчәк.
 
“Адмирал”дагы янгынга бәйле рәвештә Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев 10 апрельдән эштән китү турында рапорт язган. Документ Россия Генераль прокуратурасына җибәрелгән. Янгыннан соң аңа кисәтү ясалган иде, чөнки 2013 елда “Адмирал”дагы янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүне Рәфкать Уразбаев контрольдә тоткан. Ул вакытта 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, сәүдә комплексында хәтта янгын сигнализациясе белән янгын сүндерү системасы да булмаган, әмма прокуратура базарны яптыруга ирешә алмаган. Уразбаевтан кала, прокуратураның тагын биш хезмәткәре, шул исәптән Киров район прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Дворянский дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
 
Кызыл әтәч китергән афәттә 17 кеше һәлак булды, икесе хәбәрсез югалганнар исемлегендә, 70тән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казан стационарларында бүген өч кеше дәвалана.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы