|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2015 Тарих
Ерак бабаларыңны беләсеңме? (Рафаил Хәкимов белән ИНТЕРВЬЮ)Шөкер, җиде-сигез буын бабаларын белүчеләр күбәйде хәзер. Бер караганда шактый зур вакыт аралыгы кебек тоелса да, күп дигәндә өч гасырдан артмый бу чор. Сирәк-мирәк булса да, ни дәрәҗәдә дөрестер, ундүрт-унбиш буынны беләбез, дип әйтүчеләр дә бар. Ә менә ике-өч мең ел элек яшәгән бабаларыңның кемнәр икәнлеген, тамырларыңда кайсы кавем-милләт каны акканлыгын белсәң иде... Ген дәрәҗәсендәге тикшеренүләр моңа мөмкинлек бирә, ди галимнәр. Табигый, тарихчыларыбызны беренче чиратта төрки тамырларыбызның кайсы заманнардан килүе, без-төркиләрнең кемнәргә кардәш булуы кызыксындыра. Күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты башкалабызда IV халыкара Алтын Урда җыены уздырды. Шунда институт директоры Рафаил Хәкимов кабинетында үткәрелгән “түгәрәк өстәл” – “Тарихи чыганак буларак төркиләр таралышының генофонды” дигән сөйләшү бу юнәлештә шактый кызыклы эзләнүләр башланганлыгы хакында сөйли. Әлеге “түгәрәк өстәлгә” йомгак ясавын сорап, Рафаил әфәндегә мөрәҗәгать иттек. – Чынлап та, сөйләшүебезнең теле бик үзенчәлекле, махсус терминнар күп булганга, читтән, башка өлкәдән килгән кешеләр нәрсә хакында сүз баруын аңлап бетермәскә дә мөмкин. Гомумән, бу юнәлештә эш башланды гына әле. Сөйләшү барышында генетиканың нинди хәлдә икәнен ачыкларга тырыштык. Хәзерге вакытта Мәскәү, Петербург, Томскида бу җәһәттә яхшы гына эшлиләр. Казанда да генетик өйрәнүләргә керештеләр. Казакъстанда да эшли башладылар. Аерым алганда, Томскида да төркиләрне, татарларны өйрәнәләр.
– Ишетүемчә, анализ ясаучы иң яхшы лабораторияләр – Америкада?
– Чынлап та, иң яхшылары – Америкада, Япониядә. Без үзебез анализга дигән материалларны Америкага җибәрәбез. Ә менә Япония җир астында табылган борынгы сөякләргә анализ ясаучы иң яхшы ил дип санала. Хәзер бу юнәлештә Петербургта да җитди генә эш башланды. Ни кызганыч, бу эшкә сәясәтчеләр кысылып, монысы – урысныкы, тегесе – Европаныкы, анысы – финнеке, дип үзләренчә аңлатма бирергә ашыга. Еш кына кызыклы мәгълүматлар да килеп чыга.
– Гафу итегез, Сез шәхсән үзегез генетик анализ ясау өчен материалыгызны (гадәттә авыз эчендәге матдәләр алына – Р.М.) тапшырдыгызмы?
– Минеке шактый еракка – угорларга, һуннарга барып чыга. Мине инде өч мәртәбә тикшерделәр. Кайберәүләрнең ачыклау өчен унбиш маркер да җитә. Минем 111дә җитмәде. Бик кызык икән ул. Томскидагылар бу хакта аерым мәкалә язды. Озакламый ул басылып чыгачак.
– “Түгәрәк өстәл” нинди нәтиҗәләргә килде?
– Беренчедән, без кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрдек. Хәзер көчләрне тупларга тиешбез. Лабораторияләрнең ничек борынгы катламга төшүе, методикасы безнең өчен бик кызык. Томскидагыларның методикасы бар, Казанда юк әле. Акчалары күп, лабораторияләре яхшы булса да, мәскәүдәгеләрнең ысулы бераз буталчыграк. Кайбер нәтиҗәләрне ясарга мөмкин. Әйтик, татарлар арасында монгол гапло группасы бөтенләй диярлек юк. Берничә кеше генә очрый-очравын. Әмма бу гына, безгә хас нәрсә, дип әйтергә җирлек бирми.
– Алтын Урда заманында бер дәүләттә яшәсәк тә, безнең каннар катнашмаган дип аңларгамы инде моны?
– Чынлап та, аның эзе калырга тиеш. Монда Бату хан торган, аның 26 хатыны булган. Әле башка хатыннары да булуы ихтимал. Алардан күпме бала калган! Бернинди эзсез юкка чыга алмый ич инде, нәселе калырга тиеш. Димәк, ул да монгол булмаган. Хәзер менә хан сөякләрен тикшертмәкче булабыз. Хан сөякләре Казан Кремлендә саклана. Без аларның каберен ачмадык. Кеше кулы тимәгән, бик кадерле ядкарь алар.
– Егерме еллап элек, ханнарыбызның сөякләре дәфен ителмичә, Тарих институтының саклау шүрлекләрендә ята, дип чаң какканнар иде түгелме соң?
– Әйе, ачылган хан сөякләре дә бар. Аларны археолог Альфред Халиков ачкан иде. Аларга, чынлап та, кеше кулы тигән инде. Шуңа күрә әллә ни ышанычлы, дөрес булмавы бар. Безнең ачылмаган дүрт кабер бар әле. Аларны, әле фән үсеп җитмәгән, киләчәктә тикшерелер дип, махсус ачмый калдырдык. Кырымда да Гәрәйләрнең ачылмаган каберләре – хан сөякләре бар. Бездә дә шул Гәрәйләр нәселе бит. Бөтенесе – Җучиныкы, Батуныкы. Тагын бер кызык нәрсә бар. Татар, казакъ, үзбәк, уйгур, алтайда R1a дигән гапло группа бар. R1b дә мәгълүм. Алар Европаныкы дип санала. Болар Европа халыкларына, әйтик, немецларга караганда төркиләрдә күбрәк тә әле. Уйгурдан башласак, аларда – 30 процент, кыргызда бик күп 60тан артык. Алтай, татар, башкортта да бу нәрсә шактый күп. Якутларда N1с гапло группасы киң таралган диләр. Югыйсә, аны финнеке дип атыйлар. Бәлкем, Европага беренче булып төркиләр барып урнашкандыр. Моны яхшылап тикшерергә кирәк. Бу – беренче адымнар гына әле.
– Бу җәһәттә киләсе сөйләшү кайчан булачак: тәгаенләп куйдыгызмы?
– Инде туктамабыз, дәвам итәрбез дип уйлыйм. Әле мәскәүдәгеләрнең дә, казакъларның да болай җыелып, зурлап сөйләшкәне юк иде. Россиядәге шушындый беренче җитди сөйләшү булды бу. Дөрес, биологларның үзара очрашып фикер алышканы бар. Криминалистлар өчен дә кызыклы өлкә бу. Археологларның да бу җәһәттә юньләп җыелганы юк әле. Болай тарихка, шәҗәрәгә, телгә бәйләп өйрәнү омтылышы булмаган иде әле. Менә без комплекслы өйрәнүне башлап җибәрдек. Озакка сузмый, җыелырбыз дип уйлыйм.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|